Latest posts

Арск-Информ
22 Sept, 20:02
Матур көзге кич ✨ Хәерле төннәр булсын#добрыйвечер #арча
Арск-Информ
22 Sept, 15:35
Завтрак — не просто традиция, а настоящий «запуск» дня. После ночного перерыва организму нужна энергия — и завтрак даёт её ровно тогда, когда она особенно нужна 🍵В наших карточках - рецепты быстрых завтраков☝ Делитесь с друзьями🔄
Арск-Информ
22 Sept, 13:01
Арча үзәк район хастаханәсенең балалар поликлиникасында сезонлы гриппка каршы вакцинация башланды.💉Балаларга «Ультрикс Квадри» һәм «Совигрипп» вакциналары белән прививка ясау оештырылган.🧑⚕ Вакцинация балалар консультациясе бинасының өченче катындагы 3нче кабинетта үткәрелә. Прививка ясату өчен башта участок табиб-педиатрында баланы тикшертергә һәм вакцинациягә рөхсәт алырга кирәк.Балаларны вакцинациягә кабул итү вакыты: 10:00–12:00 13:00–16:00😷 Табиблар гриппка каршы иммунитетның прививкадан соң билгеле бер вакыт узгач формалашуын искәртә. Шуңа күрә сезонлы инфекцияләр таралганчы вакцинацияне алдан узу мөһим.🩺 Арча үзәк район хастаханәсе ата-аналарны балаларның сәламәтлеген кайгыртырга һәм гриппка каршы вакцинация мәсьәләсе буенча участок педиатрына мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Арск-Информ
22 Sept, 12:10
Арча спортчылары өчен йөгерү көне узачак🏃🗓 24 сентябрь 🕘 Теркәлү - 9.00-10.00 🎤 Ачылыш - 10.00 ⛳ Старт - 10.30 🌐 Урыны - үзәк стадион
Арск-Информ
22 Sept, 11:05
"Алдынгылар хәрәкәте"нең беренчел бүлекләрендә Алдынгылар советы рәисләрен сайлау дәвам итә.Укучылар актив рәвештә үз лидерларын сайлыйлар.Бүгенгә түбәндәге исемнәр билгеле:Яңа Кырлай мәктәбе — Фәйзрахманова Зәмирә, Ашытбаш мәктәбе — Хуҗиева Ралия, Урта Курса мәктәбе - Бикбаев Ильяс, Иске Чүриле мәктәбе - Ширян Жасмин, Кушлавыч мәктәбе - Минһаҗева Азалия, Лесхоз мәктәбе - Гарифуллина Зәлия, Түбән Аты мәктәбе - Шәмсетдинов Зилә, Носы мәктәбе - Егоров Наргиз, Хәсәншәех мәктәбе — Хәбибуллина Дилә, Шушмабаш мәктәбе - Шакирова Зәринә.
Арск-Информ
22 Sept, 07:23
🌽 Арча районында 41 мең тоннадан артык силос әзерләнгән!Кырларда эш дәвам итә. Механизаторлар һәм агрономнар кукуруз уңышын җыюны һәм мал азыгы әзерләүне актив рәвештә алып бара.Алдагы кыш чорында терлекләрне сыйфатлы һәм җитәрлек азык белән тәэмин итү өчен бүген үк зур эш башкарыла. 🚜🌽Чыганак: Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе
Арск-Информ
22 Sept, 06:07
Осень — время тепла и заботы о близких!Эмиз — федеральный бренд с подтверждённой репутацией качества, входит в список «100 лучших товаров России». Халяль. А еще Эмиз - это целая традиция сохранения семейных ценностей. И сейчас самое время позаботиться о своих близких.Только осенью: скидка 40% на всё! При покупке от 2-х бутылок (0,75 л) выгодно покупайте: 🔸 Эмиз Таврический 🔸 Эмиз Премиум 🔸 Эмиз Гранат 🔸 Эмиз ДиабетическийХит сезона — благородный кофе Эмиз. Уникальный состав (100% арабика, чёрный имбирь, тмин, экстракт финика, мангостин и гималайская соль) мгновенно обеспечит бодрость на целый день.Новинка — конфеты Эмиз. Подарят настоящее наслаждение вам и вашим близким. Мы создаём честно, вкусно и по-настоящему. Позаботьтесь о семье — сделайте заказ прямо сейчас!
Арск-Информ
22 Sept, 05:06
Хәерле иртә, дуслар🍁Һава торышы иртән һәм кичен 10 градус кына җылы булса да, көндезләрен +24 булуы көтелә. Мондый һава торышы атна дәвамында сакланачак, ди синоптиклар☀️
Арск-Информ
21 Sept, 18:21
Хәерле кич, дуслар! 🍂 #добройночи
Арск-Информ
21 Sept, 16:18
Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин , ООО АФ Игенче җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин ТНВ каналының "Таяну контасы" тапшыруында кунакта (17.09.2026 ) . Сылтамасы: https://tnv.ru/tv-projects-item/tugan-ir/#video&id=556773&iblock_id=8&iblock_type=https://tnv.ru/tv-projects-item/tayanu-noktasy/?project-search-input=#video&id=575762&iblock_id=8&iblock_type=
Арск-Информ
21 Sept, 15:52
🏀 Баскетболчылар уңышы 🏆18–20 сентябрьдә Можгада узган турнирда Арча районының кызлар командасы III урын яулады! 👏🌟 Розалина Нургалиева — иң яхшы уенчы 🌟 Амелия Нуруллина — иң яхшы сакчы 🌟 Даяна Әхмәтҗанова — «Американка» конкурсында җиңүчеКазанның «Трудовые резервы» командасы өчен чыгыш ясаган Таир Муртазин да үз командасының иң яхшы уенчысы дип табылды! 💪Чыганак: район спорт мәктәбе
Арск-Информ
21 Sept, 15:52
Туган авыл өчен эшләнгән матур гамәлАрабызда туган авылының киләчәге, халкы өчен янып яшәүче кешеләр аз түгел. Югары Мәтәскә авылында гомер итүче Фәргать Әхмәтов — шундый райондашларыбызның берсе.☀️Балачакта уйнап үскән елга буендагы күмелгән чишмәне ул берничә ел элек яңадан тергезә. 💧Су чыккан урынны эзләп табып, торба суза, чишмәне төзекләндерә һәм бүген дә аны үзе карап, чистартып тора.Хәзер бирегә су алырга төрле яклардан кешеләр килә. Чишмәнең суы да белгечләр тарафыннан тикшерелгән һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.Фәргать Әхмәтовның зур теләге — чишмәгә илтүче юлны да тәртипкә китерү.«Судан күбрәк кеше файдалансын», — ди ул.🏘️ Туган җиргә мәхәббәт зур сүзләрдән түгел, шундый гади гамәлләрдән күренә. 🌿💧
Арск-Информ
21 Sept, 11:53
Ветеринария һөнәрен сайлаучыларга юл ачык«Һәр клиник очрак — яңа бурыч. Ә авыр хәлдәге малның савыга башлавын күрү — хезмәтебезнең иң зур нәтиҗәсе», — дип билгелиләр Арча районы ветеринария хезмәте белгечләре.Арча районының дәүләт ветеринария оешмасында тәҗрибәле хезмәткәрләр яшь белгечләр белән бергә эшли, аларга һөнәри яктан үсәргә һәм тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Яңа алымнарны үзләштерүгә һәм ветеринария хезмәтен үстерүгә дә игътибар бирелә.Ветеринария өлкәсен үзенең киләчәк һөнәре итеп күргән яшьләр өчен Арча районында да мөмкинлекләр бар. Белем алырга, тәҗрибә тупларга һәм кешеләргә, хайваннарга файдалы хезмәт башкарырга теләүчеләрне коллектив үз сафларында күрергә әзер
Арск-Информ
21 Sept, 11:01edited
Арча районында ашыгыч ярдәм чакыру тәртибе үзгәрәТатарстанда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең бердәм диспетчерлык хезмәте эшли башлады.‼️Арча районы үзәк хастаханәсе хәбәр итүенчә, моңа кадәр ашыгыч ярдәм чакыру өчен кулланылган 3-15-03 телефон номеры хәзер эшләмиАрча районында яшәүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда түбәндәге номерларга шалтыратырга кирәк:📞 103 — ашыгыч медицина ярдәме; 📞 112 — ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номеры. ❗3-15-03 номеры ашыгыч ярдәм чакыру өчен инде кулланылмый.Тиешле мәгълүматны саклап куегыз һәм якыннарыгызга да җиткерегез.
Арск-Информ
21 Sept, 06:41
Афиша мероприятий в Арском районе на неделю в наших карточках☝
Арск-Информ
20 Sept, 18:54
forwarded from @tatmediaofficial
💚🗳Рустам Минниханов: Выборы в республике прошли успешноОб этом Раис Татарстана сообщил на концерте «Время быть вместе».Рустам Минниханов выразил слова благодарности татарстанцам за то, что они выполнили свой гражданский долг. Выборы прошли без происшествий.Мероприятие завершилось исполнением песни «Мин яратам сине, Татарстан!».@tatmediaofficial | Telegram замедлен, читайте Татмедиа в MAX
Арск-Информ
20 Sept, 18:23
Тыныч төннәр булсын, дуслар! #добройночи
Арск-Информ
20 Sept, 18:21
МХО ветераннары сайлау участогына килде.Сайлау участокларында тавыш бирү дәвам итә. Бүген бирегә махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннар да килеп, үз тавышларын бирделәр. МХО ветераннары өчен ил һәм республика тормышында катнашу, гражданлык позицияләрен белдерү мөһим. Алар сайлау мөмкинлегеннән файдаланып, үзләренең гражданлык бурычын үтәде.
Арск-Информ
20 Sept, 18:21
Гөлфинә белән Ленар Сабировлар сайлауга гаилә белән килделәр. Шушмабашта яшиләр. Гөлфинә үзе Ашытбаш кызы. Өч бала әнисе. Олы кызлары Камиләгә 15 яшь, уртанчысы малай, Раяз, 14 яшь, 8 сыйныфта, кечкенәсе Амилә 1 сыйныфта укый. " Күкләребез аяз, илләребез тыныч, үзебез исән-сау булыйк!", - дип тели алар.
Арск-Информ
20 Sept, 18:09
🇰🇿 Бүген Казахстан күзәтүчеләре Яңа Кырлайда булдыБәйсез Дәүләтләр Берлеге күзәтүчеләре делегациясе 965нче сайлау участогында тавыш бирүне оештыру барышы белән танышты. Кунакларны Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район Советы Аппараты җитәкчесе Роберт Хәбипов һәм Яңа Кырлай җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров озатып йөрде.Делегация шулай ук Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексында булды. Музей җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина кунакларны яңартылган экспозиция белән таныштырды.Юллар яхшы, музей-комплекс югары дәрәҗәдә, бар да төзек, бик яхшы оештырылган. Сайлауларның да оешкан төстә баруы күренә. Авыл җирлегендә мондый чаралар аеруча яхшы үтә, җитешмәгән якларны күрмәдек, – диде миссия хезмәткәрләре.
Related Channels
Other channels in the same section of the catalogue.
