gram news
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы channel avatar

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

ProjectsKKNews

2,490subscribers

Open the Channel

Latest posts

  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    10 Sept, 11:50

    Пермьдәге мәхкәмә «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән тагын бер кеше - Айсуак Яугастинга җәзаны йомшартканПермьнең Мотовилихин район мәхкәмәсенең 48 яшьлек Айсуак Яугастинга билгеләнгән җәзаны йомшартуы турында "Idel.Реалии" хәбәр итә. Яугастинга нинди җәза билгеләнүе турында билгеле түгел.▪️"Баймак протестлары" вакытында тоткарланган алты бала атасы Айсуак Яугастин турында элек Youtube-та фильм чыккан иде. Анда Яугастинның гаилә тарихы, хезмәте, тикшерү изоляторыннан килгән хатларның эчтәлеге бирелә.▪️2024 елдв әтисе тоткарланганнан соң Яугастинның 20 яшьлек кызы Алита Русия президентына видеомөрәҗәгать белән чыккан иде. Ул әлеге хәлләр турында Азатлык Радиосына да сөйләде.▪️"Баймак эше"ндә хөкем ителүчеләргә җәзаларның ни сәбәпле йомшартылуы турында монда укырга була.@azatliqradiosi
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    10 Sept, 08:53

    Татар шагыйре Путин сугышын данлаган урын ачканМөслим районының Метрәй авылында «Егет без!» дип аталган блиндажлы һәм окоплы чишмә ачылган. Аны оештыручы — шагыйрь Рүзәл Минһаҗев.Биредә «сугыш тәмен татып карарга» тәкъдим итәләр: блиндаж һәм кыр мунчасы төзелгән. Намаз уку өчен мәчет тә ясап куйганнар.Чишмә янында Путин башлаган сугышта һәлак булучылар истәлегенә мемориаль комплекс та бар.Анда былтыр 19 гыйнварда һөҗүмнән чыга алмаган 430нчы полк хәрбиләренең кушаматлары язылган.Украинадагы бу сугышны 2022 ел башында бар килешүләрне бозып Путин хакимияте башлады.«Азатлык» мәгълүматларынча, Украинадагы сугышта 18 мең кеше яшәгән Мөслим районыннан инде 92 кеше һәлак булган.@azatliqradiosi
    135video33111Open in Telegram
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    10 Sept, 06:12

    Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:🔸Воронеж өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак булган - губернатор.🔸Дагыстанда һөҗүм нәтиҗәсендә дроннар Махачкаладагы порт һәм Авар театры бинасына төшкән, нәтиҗәдә янгын чыккан. Республика җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фёдор Щукин белдерүенчә, зыян күрүчеләр юк.🔸Техаста Республикан фиркасе корылтаенда чыгыш ясаганда, АКШ президенты Доналд Трамп, республиканнар быел ноябрьдә узачак сайлауда Конгрессның ике пулатында да җиңгән очракта, АКШның һәр балигъ булган ватандашына биш мең доллар түләргә вәгъдә итте.🔸Кичә Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителгәннән соң, Казан һава аланы 15 сәгать ябылып торды. Күп кенә очышлар тоткарланды.🔸Башкортстан Абхазиядә шифаханә төзәячәк. Бу хакта 9 сентябрьдә Башкортстан башлыгы һәм Абхазия президенты
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    9 Sept, 15:53

    8 сентябрьдә язучы, мөгаллим, нәшир Мәхмүт Галәүнең тууына 140 ел булды.Бүген дә аның тормышын өйрәнүдә ак таплар күп.Язуычыны ныклап өйрәнгән Флера Ганиева үзе дә 2025 елда вафат булды.Әлеге карточкаларда галимәнең Мәхмүт Галәү турында Азатлыкка элегрәк сөйләгәннәрнең искә алдык.@azatliqradiosi
    1695311Open in Telegram
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    9 Sept, 11:34

    Башкортстанда башкорт һәм урыс телләрендәге элмә такталарына яңа таләпләр расланды Башкортстанда оешмаларның элмә такталарын, күрсәткечләрен һәм рәсми документларын ике дәүләт телендә – башкорт һәм урыс телләрендә рәсмиләштерү тәртибен билгеләгән методик
    174video721Open in Telegram
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    9 Sept, 08:51edited

    Башкортстан балалар бакчаларында татар төркемнәренә 1% бала йөри8 сентябрь көнне, Русиядә Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Туган телләр көне уңаеннан, Башкортстанcтат республикада туган телләрдә белем бирүгә караган кайбер саннар белән уртаклашты.Оешмага күрә, 2025-2026 уку елында укучыларның 93,3 проценты урыс телендә белем алды. Башкорт телендә укучылар өлеше – 6,2 процент, татар телендә – 0,4 процент, чуаш телендә – 0,03, мари телендә исә 0,02 процент.Мәктәпләрдә урыс теленнән тыш Русия халыклары телләрен аерым предмет буларак 196 меңнән артык укучы өйрәнгән. Алар арасында 156,2 меңе башкорт телен, 34,3 меңе татар телен, 2,9 меңе мари телен, 2,2 меңе чуаш телен сайлаган. Удмурт телен предмет буларак 595 укучы өйрәнгән.2025 ел ахырына Башкортстанда мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында – балалар бакчаларында – 186,2 мең бала тәрбияләнгән. Аларның күпчелеге – 169,8 меңе,
    Азатлык РадиосыБашкортстан балалар бакчаларында татар төркемнәренә 1% бала йөриБашкортстантат туган телләрдә белем бирүгә караган саннарны чыгарды.
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    9 Sept, 06:09edited

    Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:🔸Русия дроннарының Одесса өлкәсендәге «Староказачье» пункты белән Молдова чигендәге чик уткәрү юлына һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, тагын өч кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Олег Кипер хәбәр итте.🔸Украина дроннарының Новороссийскига һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган, 29 кеше җәрәхәтләнгән. Аларның өчесе авыр хәлдә. Өлкә губернаторы Вениамин Кондратьев белдерүенчә, биш күпкатлы, өч шәхси йортка, балалар бакчасына зыян килгән.🔸АКШ Иранның биш танкерын юк итүе турында белдергән. Моңа кадәр Иран ислам инкыйлабы сакчылары корпусы АКШ хәрби корабына һөҗүм итәргә тырышкан булган, дип яза Reuters. Моңа җавап итеп Иран Үрдүндәге АКШ хәрби базаларына ракетлар җибәргән, ә хөситләр Согуд Гарәбстанының дүрт шәһәренә
    19031Open in Telegram
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    8 Sept, 15:32

    Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Волгоградка мәчеткә нигез ташы салу чарасына баргач, аңа урыс милләтчеләре һөҗүм ясарга ниятләгән.Бу хакта Равил Гайнетдин «Мөнбәр һәм сәхнә: йөрәккә юл табу сәнгате» дип аталган иҗади очрашу вакытында сөйләде. Чара «Алтын мөнбәр» кинофестивале кысаларында үткән.Мөфти сүзләренчә, Волгоград җитәкчеләре, полиция вәкилләре, тән сакчылары һәм ярдәмчеләре дә аңа бу урынга бармаска киңәш иткән, әмма мөфти аларны тыңламаган."Аллаһ Тәгалә тәкъдире шулай икән, алар кулыннан бу дөньядан китәргә язылган икән, шулай булыр", дип, булачак мәчет урынына юл алган ул."Килдек. Мәчеткә нигез ташы салынасы урында Волгоградта яшәүче татарларыбыз өстәлләр әзерләгән, такталардан эскәмияләр ясаган, пироглар пешереп килгән иде. Шул ук вакытта овчаркалар тотып, коралланган урыслар: "Сезгә монда мәчет салдырмаячакбыз", дип тора. Тәртип
    2043311Open in Telegram
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    8 Sept, 13:23

    🏒Ялларда Канаданың Монреаль шәһәрендә чираттагы Татар хоккей уены уздыУл Montreal Canadiens аренасында оештырылды. Уенны Монреаль татарлары ассоциацясе уздыра. "Ак барс" белән "Яшел барс" такымнары уенчылары тулысынча диярлек татарлардан торган. Такымнар Канада һәм АКШ татарлары тарафыннан тупланган. "Ак барс" такымы Канада татарлары, ә "Яшел барс" – АКШ татарларын тәшкил иткән.Уенны оештыручы Эрик Вәлиев Азатлыкка әйтүенчә, бу уенда даими катнашучылар да, шулай ук беренче тапкыр уйнаучылар да булган.— Барлыгы 22 кеше булды, арабызда ике кыз да бар иде. Моңа кадәр бер дә Татар хоккеенда катнашмаучылар да теләк белдерде, бу да куаныч. Уенда профессионал хоккейчылар да булды, һәвәскәрләр дә. Мәсәлән, Ризван Мансуров кайчандыр Казанның "Ак барс" такымында уйнаган спортчы. Әмма иң зур горурлыгыбыз - ул уеннарда гаиләләрнең катнашуы, аталы-улы хоккейчыларыбыз бар. Бер бозда уйнаулары
    Азатлык РадиосыМонреальдә Татар хоккей уены узды: "Яшел барс" кубокны АКШка алып киттеТатарлар оештырган бу уен тугызынчы тапкыр уздырылды. "Яшел барс" такымы "Ак барс"ны 12:6 исәбе белән отты.
    385321Open in Telegram
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    8 Sept, 10:50

    Башкортстанда башкорт һәм урыс телләрендәге элмә такталарына яңа таләпләр расландыБашкортстанда оешмаларның элмә такталарын, күрсәткечләрен һәм рәсми документларын ике дәүләт телендә – башкорт һәм урыс телләрендә рәсмиләштерү тәртибен билгеләгән методик тәкъдимнәр эшләнде.Документ "Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында"гы канунны тормышка ашыру кысаларында әзерләнгән.Оешма исемнәре, эш тәртибе кебек мәгълүмат башкорт һәм урыс телләрендә урнаштырылырга тиеш. Ике вариант эчтәлек һәм күләм ягыннан бер-берсенә туры килергә тиеш – башкортча вариантны кыскартырга яки гадиләштереп бирергә ярамый.Тышкы бизәлешкә дә таләпләр бар: хәрефләрнең зурлыгы, төсе, шрифты һәм контрастлыгы ике тел өчен дә бертөрле булырга тиеш. Язу горизонталь урнашкан очракта башкортча текст сулда, урысча – уңда булырга тиеш; вертикаль урнашканда башкортча вариант өстә, урысчасы астарак языла.Тәкъди
    Азатлык РадиосыБашкортстанда башкорт һәм урыс телләрендәге элмә такталарына яңа таләпләр расландыБашкортча язылган өлешне кыскартырга яки гадиләштереп бирергә ярамый, диелә документта. Башкортча текст өстә, урысчасы астарак язылырга тиеш булачак.
    193411Open in Telegram
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    8 Sept, 08:08

    Башкортстаннан "Ватан" батальоны командиры өч хәрбинең үтерелүендә гаепләнгән, әмма җинаять эше ябылганТикшерү версиясенә күрә, ул акча түләргә баш тарткан Башкортстан хәрбиләрен шоферы белән бергә атып үтергән.Тулырак 👉монда укыгыз.@azatliqradiosi
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    8 Sept, 05:31

    Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:🔸Русия армиясе дроннарының Киевка һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, ун кеше җәрәхәтләнгән. Шәһәрнең хәрби хакимияте хәбәр итүенчә, барлыгы шәһәрнең биш районында торак йортларга, машиналарга, уку йортларына, келәтләргә зыян салынган.🔸Украина дроннары Сарытауга һөҗүм иткән. ASTRAның OSINT-анализы күрсәтүенчә, һөҗүм максаты нефть эшкәртү ширкәте булган. Өлкә губернаторы Роман Бусаргин белдерүенчә, һөҗүм нәтиҗәсендә тыныч халык инфраструктурасына зыян салынган һәм җәрәхәтләнүчеләр бар.🔸Финляндия Русия белән чиктә 200 чакрым озынлыктагы койманы төзеп бетергән. Бу хакта Yle хәбәр итә. Койма чикне канунсыз узуга каршы тору өчен төзелгән.🔸Татарстанның Археология институты лабораторияләре киләчәктә Татарстан Милли китапханәсе бинасының буш торган өлешенә урнашачак.
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    7 Sept, 15:55

    Башкортстанда ир-ат полиция машинасына ут төрткәнОктябрьский шәһәрендә билгесез ир-ат Эчке эшләр министрлыгының “Газель” машинасына килеп сыекча сибә һәм ут төртә. Машинага шунда ук ут кабына. Әлеге домофон камерасы яздырып алган видеоны RusNews Telegram каналы чыгарды.Ут төрткәннән соң ир-ат качып киткән, аны эзлиләр. Эчке эшләр министрлыгы вәкиле җирле медиаларга белдерүләренчә, зыян күрүчеләр юк.@azatliqradiosi
    TelegramRusNewsВ Башкортостане мужчина поджёг полицейскую «Газель» В городе Октябрьский неизвестный мужчина в капюшоне подошёл к служебному автомобилю МВД, облил его легковоспламеняющейся жидкостью и поджёг. Инцидент произошёл во дворе одного из зданий. Автомобиль загорелся…
    22281Open in Telegram
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    7 Sept, 14:01

    Татарстанда яшүсмерләр өчен "Ну, Кәрим!" исемле яңа сериал төшерелдеАны "ШАЯН ТВ" телеканалы әзерләде, беренче сериясе социаль челтәрләргә 7 сентябрьдә чыгачак дип көтелә.ТНВ бу проектны татар телендә беренче "вертикаль сериал" дип атый. Сүз социаль челтәрләрнең (беренче чиратта, Instagram, TikTok, Youtube) вертикаль форматка яраклаштырылган видео рәвеше турында бара. Шул ук вакытта сериалның бу платформаларда чыгу-чыкмавы турында билгесез. Instagram Русиядә томаланган, ә Youtube эшчәнлеге чикләнгән.Сериалның төп герое – сигезенче сыйныф укучысы Кәрим Галиев. Ул мәктәп тормышы, дуслык, беренче мәхәббәт кебек һәр яшүсмергә таныш хәлләр белән очрашачак.Проектның төп максаты – татар телен һәм мәдәниятне заманча медиа мохиттә популярлаштыру, татар теленең дигитал дөньяда яңгырашын киңәйтү өчен яшьләргә кызыклы, көндәшлеккә сәләтле эчтәлек тудыру, ди оештыручылар.Сериал Казанның
    Азатлык РадиосыСоциаль челтәрләрдә татар телендә беренче "вертикаль" сериал чыгачакСериалны "ШАЯН ТВ" телеканалы әзерләде.
    22481Open in Telegram
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    7 Sept, 11:50edited

    Әлмәт бәйрәмендә татар теле яңгырамады диярлек5 сентябрь Әлмәттә "Нефтьчеләр көне" узды. Тамашачылар иртән булган чарада татар теле берничә җырда гына чагылганын билгеләде."Татнефть" оештырган бәйрәм көн дәвамында барган. Кич тә концерт оештырылган, аны татар артислары татарча алып барган, дип әйтәләр.@azatliqradiosi
    251video153Open in Telegram
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    7 Sept, 08:24

    Әлмәттәге колониядә утыручы биология фәннәре кандидаты, Казан активисты Андрей Бояршинов инде бер айдан артык штраф изоляторында тотыла.Бояршиновка теләктәшлек белдерүче «Свободу Андрею Бояршинову» Telegram-каналы хәбәр итүенчә, рәсми рәвештә аны эчке тәртипне бозуда гаепләгәннәр. Телеграм-канал мәгълүматынча, чын сәбәп исә, төрмәдәгеләр Бояршиновтан алынган шәхси көндәлектәге язуларга үпкәләгән.Хәзер комиссия аны тәртип бозучы дип таныса, Бояршиновны кырысрак шартларга күчерергә мөмкиннәр.Бояршиновның хокуклары беренче тапкыр гына бозылмый. Элегрәк Әлмәттәге колония аңа җибәрелгән хатларны тапшырмаган иде. Telegram-каналлар бу хакта язганнан соң гына аңа хатларны бирә башладылар.▪️2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе Бояршиновка каршы җинаять эше ачты.▪️Карарда әйтелгәнчә, Бояршинов «Андрей Ossian» тәхәллүсе белән «ПротестныйЧат | Казань» Telegram-чатында һәм
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    7 Sept, 07:17

    Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Башкортстанның Нефтекама янындагы Әмзә авылында ике катлы агач йортның бер бүлмәсендә ут чыгып өч бала һәлак булган. Күршеләре янгын сүндерүчеләрне
    TelegramExilenova+Пермь, сообщают о работе РЭБ.
    231211Open in Telegram
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    7 Sept, 05:45

    Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:🔸Башкортстанның Нефтекама янындагы Әмзә авылында ике катлы агач йортның бер бүлмәсендә ут чыгып өч бала һәлак булган. Күршеләре янгын сүндерүчеләрне чакырган. Алар дүрт, алты һәм 13 яшьлек балаларның мәетләрен тапкан. Җинаять эше ачылган.🔸Түбән Камага дроннар һөҗүм иткән. Шәһәр башлыгы Радмир Беляев белдерүенчә, аларны бәреп төшергәннәр. Татарстанда 01.57 сәгатьтән 07.27 сәгатькә кадәр дроннар һөҗүме куркынычы гамәлдә булды.🔸Дрон Пермьнең Закамски микрорайонындагы торак йортка төшкән. Бу хакта «Пермь 36,6» Телеграм каналы хәбәр итә. Һәлак булучылар турында мәгълүмат юк. Элегрәк Пермьдә дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Пермь нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм ясалган булуы ихтимал.🔸Майамида Amazonның йөк очкычы автомобильләр белән бәрелешү сәбәпле, биш кеше һәлак
    25011Open in Telegram
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    6 Sept, 17:16

    🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләреБарлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.@azatliqradiosi
  • Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

    6 Sept, 14:55

    Казан федераль университеты профессоры Венера Хисамова вафатБу хакта "Вконтакте" битендә КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова хәбәр итте.Хушлашу иртәгә 13.30 сәгатьтә "Алтан" мәчетендә узачак.Венера Хисамова 1957 елның 25 августында туган. Филология фәннәре докторы һәм профессор. Татар дәүләт һуманитар институты факультеты деканы һәм инглиз теле кафедрасы мөдире, аннары көнчыгыш телләре факультеты деканы, шулай ук инглиз теле теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире, соңрак Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының роман-герман телләре һәм халыкара коммуникацияләр кафедрасы мөдире булып эшли.Венера Хисамова шулай ук туган тел аша инглиз телен өйрәтү методикасын үстерү белән танылган иде.📷КФУ сайты@azatliqraduosi
    26332211Open in Telegram