Latest posts

Безнең мирас
8 Apr, 17:10
Хәйретдин МӨҖӘЙнең тууына – 125 елШагыйрь, прозаик, сугыш каһарманы Хәйретдин Мөҗәй (Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов) 1901 елның 26 мартында хәзерге Башкортстанның Туймазы районындагы Төрекмән авылында туган. 1932 елда Казанда «Мылтыклар» дигән беренче китабы басылып чыга.https://beznenmiras.ru/news/edebi-miras/xairetdin-moainen-tuuyna-125-el📲 Безнең МАХ
Безнең мирас
8 Apr, 07:34
Ашыгыгыз!
Безнең мирас
7 Apr, 07:35
Саксин каласыСаксин – Идел буенда урнашкан урта гасыр сәүдә шәһәре. Әлеге кала XII-XIV гасырларда гарәп географлары тарафыннан һәм Галишир Нәваинең «Saddi Iskandari» поэмасында телгә алына. Ул элекке Итил шәһәре урынында урнашкан дип фаразлана. Саксинны беренче булып XII гасырда Идел буена килгән гарәп сәяхәтчесе Әбү Хәмид әл-Гарнати тасвирлап калдырган. Соңгы искә алуларның берсе XIV гасыр башына карый һәм Әл-Гомәригә нисбәт ителә. С.А.Плетнева фикеренчә, борынгы Саксин каласы хәзерге Волгоград һәм Актүбә шәһәрләре арасында урнашкан. Самосделка исемле авыл янында шәһәр калдыклары табылганнан соң, Саксин шунда булган дигән фикер барлыкка килә. Андагы казу эшләре 1990 нчы еллардан бирле алып барыла.https://beznenmiras.ru/news/tarikhi-miras/saksin-kalasy📲 Безнең МАХ
Безнең мирас
7 Apr, 06:19
Алма җыяр вакытҺөнәре белән – табиб, күңеле белән шагыйрь Флорит Хәмитов шигырьләрен укыганда, чын каләм иясенең үзгә матур дөньясы белән очрашасың. Ул ике юнәлешне дә тигез һәм бер дәрәҗәдә яхшы итеп алып бара күрәсең. Кеше күңелен медицина кушканча да дәвалый, сүз белән дә сихәтләндерә. Соңгы еллар татар шигъриятендәге табиб-шагыйрьләр Нәкыйп Каштан белән Ринат Мәннан шикелле.https://beznenmiras.ru/news/saxeslarebez/alma-yiar-vakyt📲 Безнең МАХ
Безнең мирас
6 Apr, 18:06
Заман һәм шәхес: Рифкать ВахитовТатарстанның халык рәссамы Рифкать Вахитов 1998-2019 елларда иҗат ителгән «Тарих һәм шәхес» картиналар шәлкеме белән җөмһүриятебезнең рәсем сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. XX йөздә дөньяга килеп, XXI гасырны күрү бәхетенә ия, ил таркалып, мөстәкыйль республикалар оешу шатлыгын кичергән 88 яшьлек бу рәссамның үзенең гомерен дә «Тарих һәм шәхес» темасы кысаларында карау гаять кызык.https://beznenmiras.ru/news/sengati-miras/zaman-ham-saxes-rifkat-vaxitov📲 Безнең МАХ
Безнең мирас
6 Apr, 05:29
Телсез спектакль «ГАШЫЙК КӘРИБ»Тамашаның жанры ук гадәти түгел. Ул сүзсез хикәя дип билгеләнгән һәм, чыннан да, спектакль дәвамында ике дүртьюллыкны исәпләмәгәндә, бүтән бер сүз дә яңгырамый. Артистлар вакыйгаларны бию аша, тән телендә – мимика, ишарәләр аркылы бәян итә.https://beznenmiras.ru/news/madaniiat/telsez-spektakl-gasyik-karib📲 Безнең Telegram
Безнең мирас
4 Apr, 17:18
Ике мөнбәрле мәчетнең ике гасырлык тарихыТарихка «Беренче татар мәчете» булып кереп калган Тарихи мәчет 1823 елда Мәскәүнең I гильдия сәүдәгәре бохаралы Назарбай Хошалов җирендә нигезләнгән. Әлбәттә, ул бернинди дә «беренче» булмаган. Мәскәү аръягы бистәсендә татарлар Мәскәү кенәзлеге чорыннан ук тупланып яшәгән, Аллаһ йортын төзергә рөхсәт сорап язылган прошениеләрдә әүвәлге мәчетләр телгә алынган.https://beznenmiras.ru/news/tarikhi-miras/ike-monbarle-macetnen-ike-gasyrlyk-tarixy📲 Безнең Telegram
Безнең мирас
4 Apr, 11:27
Хәйдәр САФИН: «Халык көйләре баян-гармунсыз яши алмый»– Артка борылып карасаң, үткән юл үкенечле түгел. Бик күп шәхесләр белән белән эшләдем, алардан сабак-тәҗрибә тупладым... Бүгенгедәй хәтердә: 1973 елда Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда Наил Бариев оештырган атаклы хорда музыкант-аккомпаниатор булып эшли башладым. Бер елдан соң Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Әлфия Авзалова төркеме белән 46 концерт куеп кайттык. Әле укуын тәмамламаган студент егеткә олы мәктәп булды бу. Ә инде 1976 елда филармониягә баянчы булып эшкә кердем.https://beznenmiras.ru/news/madaniiat/xaidar-safin-xalyk-koilare-baian-garmunsyz-iasi-almyi📲 Безнең Telegram
Безнең мирас
3 Apr, 16:16
«Сорнай моңы»на үрелгән язмышТатарстанның халык артисты җырчы Шамил Әхмәтҗанов «Сорнай моңы» дип исемләнгән җырлар җыентыгы өчен 2026 елда республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Шамил аганың бөтен гомере – татар халкына тугры хезмәт үрнәге ул.https://beznenmiras.ru/news/saxeslarebez/sornai-monyna-urelgan-iazmys📲 Безнең Telegram
Безнең мирас
3 Apr, 08:27
Чиләгенә күрә капкачы– Булды, җитте! Бүген барам да Галяга... ну... Галиягә инде... барысын да сөйләп бирәм. Ярата икән, аңлар... Иртәме-соңмы барыбер беләчәк! Ник өйләнгәнче үк әйтмәдең, дияр... Өзгәләнер, җылар, каргар мине... Кирәкме бу миңа? Юк!https://beznenmiras.ru/news/edebi-miras/cilagena-kura-kapkacy📲 Безнең Telegram
Безнең мирас
3 Apr, 06:22
Коръәннең фәлсәфәсен аңлыйсы, аңлатасы иде– Мин муллаларга мәрхүм Адлер Тимергалинның «Алла» дигән фәлсәфи уйлануларын укырга киңәш итәм. Ул анда Алланы үзенчә аңлатырга тырышкан. Ялгышмасам, ул мәкалә «Казан утлары» журналының 2009 елгы 2 нче санында чыкты. Моңа 17 ел вакыт узган инде. Күпләр укыса да оныткандыр. Яшьләр күрмәгән дә инде. Аны «Мәдәни җомга»да бастырсагыз, яхшы булыр иде. Мин ул мәкаләнең күчермәсен бастырып авылларга алып чыгам, «Муллалар, таратыгыз, үзегезгә дә калдырыгыз», дим. Аны мин кат-кат укыдым. Әле һаман аңлап бетермәгән җирләре бар. Менә шуңа төшенергә кирәк. Адлер Тимергалин – физик. Ул – бердәнбер фәнни аңлатучы татар фантасты. Аның мәкаләләре чынлыкта Коръәнне аңлата.https://beznenmiras.ru/news/dini-miras/korieannen-falsafasen-anlyisy-anlatasy-ide📲 Безнең Telegram
Безнең мирас
2 Apr, 18:21
Әдәбиятлар дуслыгыТатарстан Язучылар берлеге йортында Казакъстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Исхаков һәм Алматы шәһәрендә нәшер ителә торган «Таң-Шолпан» («Таң Чулпан») журналының баш директоры – редакторлар советы рәисе Дидар Кулькенов белән очрашу булып узды.https://beznenmiras.ru/news/respublikada/adabiiatlar-duslygy📲 Безнең Telegram
Безнең мирас
2 Apr, 10:59
forwarded from @madani_zhomga
Татарстан Республиксы фәннәр академиясе бинасында Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы булып узды.Ләбиб Лерон фотолары📲 Безнең Telegram
Безнең мирас
2 Apr, 09:58
Аксуның асыл затларыБүген Татарстанның Буа районына керә торган борынгы Аксу авылы бер Гыйльметдин Шәрәфне генә биргән булса да, күренекле татар авылы булып керер иде тарихыбызга. Ә ул ун Шәрәфне биргән! Сәүдә белән чит җирләргә чыгып йөргәнлектән дөньяга күзе ачылган, шактый җитешле тормышта яшәүче Шәрәфетдин авылдагы мәдрәсә хуҗасы, укымышлы мулла кызы Гайнелнәвал белән тормыш корып җибәргәннән соң, дөньяга бер-бер артлы 26 бала туа. Шуларның уналтысы яшьли мәрхүм була. Ә калган биш ир бала һәм биш кыз бала татарның күренекле кешеләре булып җитешә.https://beznenmiras.ru/news/tarikhi-miras/aksunyn-asyl-zatlary📲 Безнең Telegram
Безнең мирас
1 Apr, 16:31
Бала туган телен өнәмәсә...Баланың, яшүсмернең рухын дөрес тәрбияләү – катлаулы гамәл: ул әти-әнинең акыллы һәм тәрбияле, югары җаваплылык хисенә ия булуын таләп итә. Без бу язмада бүгенге иң мөһим мәсьәләләр – татар әти-әниләренең балаларда милли үзаң тәрбияләү, милли мәгарифне үстерү һәм туган телне саклау бурычлары турында сөйләрбез.https://beznenmiras.ru/news/terbiyavi-miras/bala-tugan-telen-onamasa📲 Безнең Telegram
Безнең мирас
1 Apr, 10:51
Тукай – үзе бер ВатанБу көннәрдә Татарстан радиосы Тукай рухы белән яши. Сөекле шагыйребезнең тууына 140 ел тулу уңаеннан яңа тапшырулар, әңгәмәләр әзерләнә, шагыйрьләребезнең яңа поэмаларына нигезләнеп эшләнгән берничә моноспектакльнең премьерасы булырга тора. Казанда 26 апрельдә үткәреләчәк Шигырь бәйрәменнән репортаж, һәр елдагыча, эфир дулкыннарында һәм интернет киңлекләрендә дөньяның барлык почмакларына да таралачак. Кыскасы, эш гөрли. Шулар белән бергә, радиобыз фондында дистә еллар дәвамында тупланып килгән архив материаллары да хәрәкәткә килә.https://beznenmiras.ru/news/tarikhi-miras/tukai-uze-ber-vatan📲 Безнең Telegram
Безнең мирас
1 Apr, 08:34
Марста туган мәхәббәт җырчысыРәдиф Гаташ 60 ел иҗат итү дәверендә татар дөньясында гына түгел, төрки дөньяда да танылу таба. Казакъ халкының тыелган, 1937 елда кулга алынып, 1938 елда атып үтерелгән классик шагыйре Магҗан Җомабаевның шигырьләрен татарчага тәрҗемә итеп, тууына 120 ел тулу уңаеннан, Нури Арсланов, Мөдәррис Әгъләмов, Флера Тарханова тәрҗемәләрен дә кертеп, «Җан сүзе» исемле китабын бастырып чыгара. 2014 елда Татарстан китап нәшриятында, шулай ук 1937 елда кулга алынып, 1938 елда атып үтерелгән үзбәк шагыйре Чулпанның «Уйный сазым» китабы аның тәрҗемәсендә дөнья күрә.https://beznenmiras.ru/news/saxeslarebez/marsta-tugan-maxabbat-yrcysy📲 Безнең Telegram
Безнең мирас
1 Apr, 07:07
ЯҢА СУЛЫШ, яки Иҗат тулы тормыш- Хатын-кыз буларак, әлбәттә, чәчәкләргә битараф кала алмыйм. Баулыда үз өебез белән гөлбакча эчендә яшәдек. Хәзер дә киндергә төсле буяулар белән шомырт, сирень чәчәкләрен язам, орхидеяларны сурәтләргә яратам.Картиналарымдагы яктылык минем өчен төсләр-төсмерләр уены гына түгел, ул – рухи башлангыч та. Күңелемнән агылган бу якты нурларны тамашачы тоемласа, үз итсә, димәк, мин максатыма ирешкәнмен…https://beznenmiras.ru/news/sengati-miras/iana-sulys-iaki-iat-tuly-tormys📲 Безнең Telegram
Безнең мирас
31 Mar, 17:20
Рәхим итегез!📲 Безнең Telegram
Безнең мирас
31 Mar, 14:52
Дәвамы бар…Кичәнең беренче өлеше «Дәвамы бар» исемле шигъри спектакльдән гыйбарәт булды. Лилия Гыйбадуллина шигырьләреннән тупланган әсәр бу. Анда төп рольләрне шагыйрә үзе һәм Әлмәт Татар дәүләт драма театрыннан Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина башкарды.https://beznenmiras.ru/news/respublikada/davamy-bar📲 Безнең Telegram
Related Channels
Other channels in the same section of the catalogue.
