gram news
Шагыйрь Булат Ибраһим channel avatar

Шагыйрь Булат Ибраһим

@bulatibrahim

Шагыйрь Булат Ибраһимның рәсми телеграм-каналы / Официальный телеграм-канал татарского поэта Булата Ибрагимова

ProjectsKK

422subscribers

Open the Channel

Latest posts

  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    18 Sept, 06:29

    Җомга көне мөбарәк булсын🕌🤲 Режиссер Александр Далматов бик шәп проект эшләп ята. "Сине дә тарихка кертәбез" дип мине дә яздыртып алдылар. Менә шундый хәлләр)
    45video611Open in Telegram
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    16 Sept, 13:01

    КАМАЛДАН 🎭🛍️ Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының фойесында менә шундый исемдәге китап һәм сувенирлар кибете эшли башлады 🎭 Дустым, талантлы шагыйрә Дания Нәгыйм белән без дә котлап кайттык. Video by @daniya.nagim
    60video42Open in Telegram
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    13 Sept, 09:48

    "Казан утлары" журналының сентябрь санында бер шәлкем шигырьләрем дөнья күрде. Редакция хезмәткәрләренә һәм аеруча Фәнил Гыйләҗигә рәхмәт🤝
    78video411Open in Telegram
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    31 Aug, 17:43

    Көз башлана диләр иртәгә, Әтәч менгән җимерек киртәгә: "Яңа фәрман төште, тыңлагыз, Барыбызны кирәк теркәргә.Берегез дә йоклап калмыйча, Больничныйлар, яллар алмыйча, Иртән иртүк чыгып басыгыз, Барыгыз да, соңга калмыйча".- Чебиләрне алып барыйкмы? - Үзебез белән ашау алыйкмы? - Ник селкенми ята күркәләр? - Ник каргалар бездән көләләр?"Кичә менә шулай кушылган, Аңлатулар булыр соңыннан..." Тавыкларын илткән әтәчләр, Шулпа булмый калып котылган.
    1195322Open in Telegram
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    30 Aug, 07:54

    Бәйрәм белән, дуслар 🎉 Шәһәр һәм республика көне уңаеннан, ясалма фәһем ярдәме белән иҗат иткән җыр ничек сезгә?
    93video521Open in Telegram
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    29 Aug, 16:58

    Сайлау дигән сүз бар, Һәрбер сүзгә күз бар. Пар күзләрнең Язлы йөзе бар. Юеш җирдә эзләр, Умырткасыз сүзләр, Илләрнең дә җирдә Көзе бар.Бу Җир гүя таба, Һәр көн кыза бара. Зарын түгә Ятим каланча. Кемдер ялгыз яна, Кемдер бергә яна, Кемдер түзә әле янмыйча.Бакчадагы таган, Тынып көйсез калган. Чаган коя
    91211Open in Telegram
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    25 Aug, 12:19

    КОШЧЫКМ.Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышлапӨмет өзми язлар, җәйләр буе, Килеп кунып шушы коймага, Өзелепләр сайрый моңлы кошчык, Җанын белми кая куярга.Чәнечкеле тимер чыбык тузган, Таралышкан кургаш болытлар. Ач бүреләр, исерек майорлар юк – Гүя барысын да җир йоткан.Кайда шагыйрь, нигә чыкмый инде, Сугыш бетте диләр үзләре. Эх, күрәсе килә тагын бер кат, Илем диеп янган күзләрен.Ишегендә һаман йозак микән?
    95511Open in Telegram
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    21 Aug, 17:40

    Сайлау дигән сүз бар, Һәрбер сүзгә күз бар. Пар күзләрнең Язлы йөзе бар. Юеш җирдә эзләр, Умырткасыз сүзләр, Илләрнең дә җирдә Көзе бар.©Булат Ибраһим
    116421Open in Telegram
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    20 Aug, 16:24

    Әби яшереп куйган кәнфитләрне... (Б. Ибраһим)
    129video32Open in Telegram
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    14 Aug, 06:41

    163511Open in Telegram
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    11 Aug, 17:42

    ЯҢГЫРДА 📝Б. Ибраһим 🎙️Шигырьне автор укый
    157video53Open in Telegram
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    8 Aug, 18:12

    АТАБАЙ АЛМАЛАРЫАвгуст үзенең алма исе белән Алып китте кабат балачакка. Кәрзиннәргә, абый белән сайлап, Алма җыя идек ул чакта.Бәрелмәсен, бу базарга дигән, Казан халкы тәмләп карасын. "Ай-яй, бигрәк тәмле булган икән Быел Атабайның алмасы,” - Шулай диләр иде, Телем-телем Турап куйган алма тәмләгәч, Шушы яшьтә авыл алмасының Тәмле икәнен дә белмәгәч.Сөртә-сөртә ялтыратып торам, Әйдә, апа, алма алыгыз. Үлчәүгә дә бераз күбрәк салам.
    1501142Open in Telegram
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    3 Aug, 20:36

    Дәвамы➡️➡️➡️ Татарларны биредә хөрмәт итәләр, яраталар. Һәр икенче кеше булмаса да, һәр өченчесенең татарлар белән бәйле тарихы, кадерле истәлеге, йә татар әбисе, йә татар әнисе бар❤️ 🛒 Ә күпләрне кызыксындырган тема — бәяләргә килгәндә, мин кергән кибетләрдәге азык-төлек бәяләре Казанныкы белән чагыштырганда шактый арзанрак. Ягулык бәясе дә куандыра: ⛽🚗 🔹 АИ-92 — 244 теңге (40–41 сум) 🔹 АИ-95 — 315 теңге (52–53 сум) ✍️ © Булат Ибраһим
    15462Open in Telegram
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    3 Aug, 20:33edited

    🇰🇿 26 июль көнне Казахстанның Кызылъяр каласында, ягъни Петропавловск шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй гөрләп узды. 🌾 Минем Казахстанга беренче тапкыр баруым.📍Петропавловск шәһәре Россиянең Омск шәһәреннән 270 чакрым гына ераклыкта урнашкан, шуңа күрә әлеге шәһәрдә рус милләте вәкилләренең халык саны буенча беренче урында торуы шаккатыргыч әйбер түгел. Әмма соңгы елларда Казахстанның Алтын Урда варисы дигән исемне үз дәүләтенә димләве, халкының үзаңына сеңдерү сәясәте тиздән үзенең нәтиҗәләрен бирер дип уйлыйм 🏹 . Бу варислык казах кардәшләребезнең Сабантуйның башлам (пролог) өлешендә әзерләгән тамашасында да нык сизелде (гадәттә Сабантуйны кабул иткән өлкә, ил үзенең җирлеге, тарихы турында театраль тамаша әзерли🎭 ). Соңгы елларда милли үзаң шактый үсә дип сөйли җирле халык вәкилләре. Дәвамы киләсе постта⤵️⤵️⤵️
    14471Open in Telegram
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    24 Jul, 06:27

    Казакъстанның Петропавловск шәһәрендә Магҗан Җомабаевка (1893-1938) игътибар һәм хөрмәт бик зур. Биредә шагыйрь исемендәге үзәк бар, әлеге үзәк янындагы гүзәл паркта һәйкәле тора, ерак түгел бер йортның диварында олы гына муралын да ясаганнар👍
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    22 Jul, 04:35

    Тормыш матур була, Матур яши белсәң... ©Булат Ибраһим
    170video61Open in Telegram
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    20 Jul, 12:33

    Язучылар берлегенең яңа әгъзалары Миләүшә Гафурова һәм Ландыш Равилова📚
    16642Open in Telegram
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    19 Jul, 09:09

    ЧИРАТ (исемдә калганнар)3. Бензинга чират.Ул чаклардан шактый еллар узды, Үзгәрмәде кебек бу заман, Ягулыкка диеп тезелештек, Ягулыгын көтә бар Казан.Казан гына түгел, Уфа көтә, Ижау көтә, көтә Чабаксар... Хуҗалыкка җиңел булсын диеп, Һәр гаиләнең тимер аты бар.Ул тимер ат бензин эчеп яши, Ул хуҗасы белән чиратта. Матвей тора, Иван, Мухаммаджон, Якынлашып килә Азат та.
    179741Open in Telegram
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    18 Jul, 07:39edited

    ЧИРАТ (исемдә калганнар) 2.Акчага чират.Ә соңыннан, үскәч, Казан дәште, Шунда киттем, мәктәп тәмамлап. Күп тә бетә, әз дә җитә, диләр, Яши белсәң җирдә чамалап.Без авылдан килдек, Ипи һәм сөт Үз бизәген уйган күңелгә. Шәһәр арбасыннан калмаска дип, Туры килде чабып йөрергә.Шәһәр бит ул кызыктыра белә, Күзең төшә монда бик күпкә. Сайлау булгач, сайланабыз инде, Риза түгел ипи һәм сөткә.
    14253Open in Telegram
  • Шагыйрь Булат Ибраһим

    17 Jul, 07:28

    ЧИРАТ (исемдә калганнар) 1.Ипигә чират. Ул көнне ипи соң кайтты, Буран иде, Юлны күмгән авыл башында. Ипи машинасы куркып калган, Кар көртләре күреп каршында. Арыш ипиләрен коткарырга Атлы чана китте ыжгырып. Дошманнарны җиңгән батыр кебек, Бахбай кайтты, Чанасына ипи тутырып. Туктады ул кибет каршысына. Ә без күптән ишек саклыйбыз. Өйләдән үк чират торабыз без, Өйләдән үк ипи аулыйбыз.Сабый чакның тәүге чираты бу, Бар да таныш:
    7015511Open in Telegram