gram news
Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын channel avatar

Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

@chulpan_dietolog

Всем привет 🤗 Я @chulpan_pp Чулпан Муслихова НУТРИЦИОЛОГ ☘️6 лет практики ☘️Я научу вас правилам здорового питания, помогу похудеть не считая калорий 🤩 Автор 3 проектов: марафоны "Правильное питание - здоровое похудение»; «FMD-детокс»; «ПП в Рамадан»

ProjectsKK

963subscribers

Open the Channel

Latest posts

  • Channel photo removed

    8 Sept, 05:22

  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    1 Jul, 13:16

    Минем МАХ каналыма ссылка Анда файдалы контент күбрәкhttps://max.ru/join/0kzh9IyQDDtexrgMHaBnOdmWP_yi2r-1szqkvV8ITVE
  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    20 Jun, 07:22

    Мочевая кислота дәрәҗәсе күтәрелү (гиперурикемия) подаграга китерергә мөмкин. Шуңа кайбер төр яшел үләннәрне куллануны чикләү киңәш ителә. Төп сәбәп — бу продуктларда пуриннар булуда.📍Шпинат, щавель, спаржа: бу яшел үләннәр пуриннарга бай. Бераз куллану рөхсәт ителә, ләкин артык күп куллану мочевая кислота дәрәҗәсен арттыра ала.📍кайбер яшелчәләрдә Оксалатлар югары була: мәсәлән, щавель, шпинатта оксалатлар да бар. Оксалатлар бөердә ташлар барлыкка китерә ала.Салат яфраклары, руккола, петрушка, укроп, кинза, сельдерейда пуриннар дәрәҗәсе әз. Аларны кулланырга ярый.⛳️Яшел үләннәрдән тулысынча баш тартмаска: чөнки алар файдалы витаминнар, минераллар һәм клетчаткага бай. Бары тик пуриннар күп булган яшел үләннәрне мочевая кислота арткан кешеләргә чама белән кулланырга киңәш итәм!
  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    20 Jun, 07:22

    Ләкин яшел үләннәрне күп итеп ашау бөтен кешегә дә ярамый!Соңгы вакытларда индивидуаль эшләргә килгән кызларның кайберләрендә мочевая кислота микьдарының югары булуы күзәтелә. Менә аларга яшел үләннәрнең кайбер төрләре (щавель, шпинат), кызыл ит, диңгез продуктларын күп ашау ярамый!
  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    20 Jun, 07:22

    🥦🥬🌿Яшел үләннәр!Шпинат, салат, руккола, укроп, петрушка. яшел суган һ.б. — витаминнар һәм минералларга бай табигать бүләге. Бу яшел үсемлекләрдә клетчатка күп, ул ашказанының эшкәртү системасын яхшырта, шулай ук организмны A, C, K витаминнары, фолий кислотасы һәм антиоксидантлар белән баета.🌿Даими рәвештә яшел үләннәр куллану иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын нормалаштыра, тиренең хәле һәм күз күремен яхшырта. 💥организмдагы ялкынсыну киметергә, йөрәк сәламәтлеген сакларга һәм хәтта күзәнәкләрне зарарланудан сакларга ярдәм итә.Яшел үләннәрне салатларга, смусига яки ашларга өстәгез!
  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    29 May, 09:58

    🧠 Имтихан чорында баш миен энергия белән тәэмин итү өчен баланы дөрес тукландыру һәр әти-әнинең бурычы. Күп очракта табында ни торса - бала шуны ашый!🐠 Балык, аеруча диңгез балыгы — омега-3 чыганагы. Ул нерв системасы күзәнәкләре, аерым алганда, баш мие күзәнәкләре активлыгын саклау өчен кирәк.🤩 Диңгез суүсемнәре (диңгез кәбестәсе) — йод чыганагы, ә ул — интеллект микроэлементы булып тора.🥩 Сыер итеннән әзерләнгән ризыклар (пешкән яки кыздырылган, ләкин "корочка" булырлык итеп кыздырмагыз! Бавыр өчен зыянлы! ) — тулы кыйммәтле аксым, шулай ук тимер чыганагы. Тимер күзәнәкләрне кислород белән тәэмин итүдә зур роль уйный, ә бу баш мие эшчәнлеге көчәйгән чорда бик мөһим.🍚 Ярмалардан (солы, карабодай, ясмык, кукуруз һ.б.) әзерләнгән ризыклар — катлаулы углеводлар чыганагы. Алар уку процессы дәвамында энергия дәрәҗәсен тотрыклы тотарга ярдәм итә.🥛 Сөт продуктлары, мәсәлән,
  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    27 May, 05:35

    Корбан гаете мөбәрәк булсын 🤲📿🕌
    19833Open in Telegram
  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    15 May, 08:55

  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    13 May, 14:43

    Бавыр бн гемоглабин күтәрергә, яшел үләннәр белән яшьлекне сакларга тырышып ятыш әле 😁________ Бавыр яратасызмы?❤️ әйе 👍 юк 💥сирәк ашаганда - бара
    310video8Open in Telegram
  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    12 May, 08:03

  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    11 May, 13:11

    «Теләгән бар нәрсәне» ашау һәм шул ук вакытта организмга зыян китермәү өчен, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз:📚 1. «Чиратлылык» кагыйдәсе . Бу аеруча шикәр авыруы бн интегүчеләр өчен, артык авырлыклары булганнар өчен төп кагыйдә!! Әгәр сез зыянлы ризык (мәсәлән, баллы десерт яки камырлы ризык) ашыйсыгыз килә икән, аны ач карынга ашамагыз. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ризыкны куллану чираты кандагы шикәр микьдарына нык йогынты ясый: • Башта: Клетчатка (яшел салат, яшелчәләр). Ул эчәклектә шикәрнең сеңүен акрынайтучы «сетка» ясый. • Аннары: Аксымнар һәм майлар (ит, балык, йомырка, чикләвек). • Ахырда: Углеводлар һәм татлы ризыклар. • Нәтиҗә: Сез теләгән нәрсәне ашадыгыз, әмма инсулин сикерүе 2–3 тапкыр түбәнрәк булачак, димәк, кан тамырларына зыян һәм артык май җыелу минимальләшә.📚 2. «Метаболик депо»ны үстерегез Сезнең мускулларыгыз — глюкозаның төп кулланучысы. Мускул массасы
  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    10 May, 18:31

    Майлы ризыкны Бер кайчан да Салкын эчемлек бн бергэ кулланмагыз!
    208video4Open in Telegram
  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    8 May, 07:44

    Больничный көннәрем шулай үтеп бара 🤲Барчабыз да сәламәт булып, яраткан эшебезгә барырга, кадерлеләребез янына яхшы кәефләр белән кайтырга язсын . 💕
  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    8 May, 07:41

    Кичә ТНВ да "Манзара" тапшыруында кунакта булдым. Экспромт булды дип әйтсәм дә була, кайбер әйтәсе фикерләр әйтелми дә калды.11 майда карый аласыз.Тема: "Бар әйберне дә ашарга ярый" - шундый көн бар икән 😁Сез ничек карыйсыз бу сорауга? Ярыймы, ярамыймы, чамасын белеп кенә ярыймы?_______ ❤️ - ярый 👍- ярамый 🔥- чамасын белеп
  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    4 May, 10:09edited

    Кычыткан — безнең суперфуд🤩 чын хәзинә!💎Табигый протеин: кычытканда 25% ка кадәр аксым бар 💎Гемоглабинны күтәрә 💎Лимонга караганда витамин С күбрәк: 100 гр яңа өзелгән кычыткан — көндәлек норма дигән сүз! 💎Канны һәм лимфаны чистарта: хлорофилл һәм тимер ярдәмендә кычыткан кан тамырлары сәламәтлеген һәм матдәләр алмашын саклый. 💎Чәчләрне һәм тырнакларны ныгыта: кычыткан төнәтмәсе — матурлык өчен табигый эликсир булып тора. Балачакта кычыткан суы бн чәчләрне чайкый идек, бальзам кулланмадык) 💎Кандагы шикәрне көйли: глюкоза дәрәҗәсен арттырмый✅Аш пешерегез, салатларга пешекләп салыгыз! 😌 ләкин чамасын да белегез 👆 ⛳️ул канны куертырга, кан басымын арттырырга мөмкин. Бәби көтүче
    249video5Open in Telegram
  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    4 May, 10:07

  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    2 May, 16:47

    Ниһаять, 3 атнадан соң мунчабызга бардык бүген 😍🌿🍃🌱🍀🧖‍♀️
  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    2 May, 12:38

    Май кычытканыннан авыз иттегезме әле!_________________❤️ - әйе 👏- өлгерергә кирәк 🔥 - яратмыйм
    20384Open in Telegram
  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    1 May, 07:33edited

    Майның беренче көненә дә аяк бастык 🌸🌿🥚Иртәнге тәмле аш - цельнозерновой оннан пешерелгән ипине йомыркага манчып алам да сары майда кыздырам 😍
    221video411Open in Telegram
  • Чулпан Мөслихова | Ризыгың шифа булсын

    30 Apr, 17:18