gram news
ДУМ РФ татарча channel avatar

ДУМ РФ татарча

@dumrf_tat

Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе хәбәрләре

ProjectsKK

703subscribers

Open the Channel

Latest posts

  • ДУМ РФ татарча

    22 Sept, 07:58edited

    «Аллаһ безнең белән!» Бүген, 22 сентябрьдә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә «Ватанның рухи терәге: Ризаетдин Фәхретдин мирасыннан башлап гражданлык бердәмлегенә кадәр» дигән темага халыкара вәкилләр катнашында Бөтенроссия форумы уздырылаӘлеге чара РФ мөселманнары диния идарәсенең пленумы белән XII Фәхретдин укуларын берләштерә.Мөселман мәҗлесләренең күркәм гадәтенә тугры калып, чара Коръән аятьләрен укып башланды. «Әт-Тәүбә» сүрәсенең 38-40 нче аятьләрен Свердловск өлкәсе мөселманнары диния идарәсе рәисе Рушан Камалетдинов ирештерде.@DUMRF_TAT
    45video2Open in Telegram
  • ДУМ РФ татарча

    19 Sept, 17:10

    Аллаһ Расүленең тормыш юлын беләбезме? Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ислам Зариповның җомга вәгазеннән бер өзек. 18 сентябрьдә Россия башкаласының җәмигъ мәчетендәге җомга чараларын Ислам хәзрәт җитәкләде. Аллаһ йортында вәгазьләрне татарча башлау горефе беркайчан да өзелмәде, хәзер дә саклана.@DUMRF_TAT
    77video1Open in Telegram
  • ДУМ РФ татарча

    18 Sept, 06:10

    Коръән нәсыйхәте Әле соң түгелحَتَّى إِذَا جَاء أَحَدَهُمُ الْمَوْتُ قَالَ رَبِّ ارْجِعُونِ لَعَلِّي أَعْمَلُ صَالِحًا فِيمَا تَرَكْتُАларның берәрсенә үлем килгәч, [кылган гамәлләренә үкенеп] әйтер: «И Раббым! Мине кире кайтар! Бәлки, мин калдырып киткәнемдә изге гамәл кылырмын» («Әл-Мүэминүүн» сүрәсе, 99-100 нче аятьләр).Җомга көн мөбарәк булсын!@DUMRF_TAT
    8111Open in Telegram
  • ДУМ РФ татарча

    17 Sept, 13:30

    ​​18–20 сентябрьдә узачак сайлаулар уңаеннан Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин мөрәҗәгатеХөрмәтле ватандашлар! Илнең төп закон чыгару органы – Дәүләт Думасы депутатлар составын сайлау, шулай ук аерым федерация субъектларында төбәк закон чыгару органнарына, депутатларның муниципаль советларына сайлаулар һәм төбәк башлыкларын сайлау буенча өч көн дәвамында тавыш бирү булачак. Әлеге сайлауның һәрберсенең нәтиҗәсе үз дәрәҗәсендә бар илнең, аның төбәкләренең, зур һәм кечкенә торак пунктларының, гаиләләребезнең, җәмгыятьләребезнең һәм хезмәт коллективларыбызның киләчәгенә йогынты ясаячак. Россиягә кушылганнан соң беренче тапкыр уздырылачак сайлауларда Донбасс һәм Новороссия халкының катнашуы аерым әһәмияткә ия.Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елында һәр ватандашыбызны үзенең гражданлык
    8122Open in Telegram
  • ДУМ РФ татарча

    17 Sept, 11:01edited

    ​​Күренекле журналист, университет мөгаллиме һәм җәмәгать эшлеклесе Рафаил Исхаков вафат Рафаил Лотфулла улы Исхаков филология фәннәре кандидаты, Урал федераль университетының доценты иде, ул агымдагы елның 16 сентябрендә каты авырудан соң 72 яшендә вафат булды Милләттәшебез 1954 елның 6 апрелендә Башкортостанның Первомайский бистәсендә туган.Рафаил әфәнде 1976 елда Урал дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Аның гамәли журналистикада мөхәррирлек эшчәнлеге төбәктәге «На смену!», «Уральский рабочий», «Рабочее слово» матбугат чаралары һәм Урта Урал китап нәшрияты белән бәйле.1994 елдан Рафаил Лотфулла улы университетта мөгаллимлек эшчәнлеген башлый, вакытлы матбугат кафедрасы доценты дәрәҗәсенә кадәр үсә. Аның шәкертләре остазларын һөнәри яктан югары бәяли һәм кеше буларак күркәм әхлаклы шәхес итеп искә ала. Университетта эшләү дәверендә Рафаил Исхаковның 5
    8531Open in Telegram
  • ДУМ РФ татарча

    12 Sept, 17:04

    Аллаһны күргән кебек... Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге вәгазьнең татарча өлешеннән өзек Бу атнада Россия башкаласының төп мәчетендәге җомга чараларын мөфти Илдар Аляутдинов җитәкләде.@DUMRF_TAT
    113video2Open in Telegram
  • ДУМ РФ татарча

    11 Sept, 04:55

    Коръән нәсыйхәте Килешеп яшәوَلَا تَسْتَوِي الْحَسَنَةُ وَلَا السَّيِّئَةُ ادْفَعْ بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ فَإِذَا الَّذِي بَيْنَكَ وَبَيْنَهُ عَدَاوَةٌ كَأَنَّهُ وَلِيٌّ حَمِيمٌЯхшылык белән явызлык тиң түгел. Син иң яхшы мөгамәлә белән кайтар, шулвакыт сиңа дошман булган кеше гүяки шәфкатьле бер дус [булыр] («Фуссыйләт» (аңлатылды) сүрәсе, 34 нче аять).Җомга көн мөбарәк булсын!@DUMRF_TAT
    11321Open in Telegram
  • ДУМ РФ татарча

    10 Sept, 12:50

    Үзебезнең татар Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Казанда киң җәмәгатьчелек белән очрашты 2 сәгатькә бу кичәгә татар матбугаты тарихи вакыйга һәм затлы очрашу дигән бәяләмә бирде.Мөфти Гайнетдин: 🎤«Театр белемен биргән өчен Раббыма мең шөкерләремне әйтәм. Чөнки мин анда күзләрне күрергә өйрәндем, залның тынын тоярга өйрәндем. Мәскәү югары Ислам көллиятендә имамнарны укытканда: «Залны тоегыз», – ди идем, «Сез мөнбәрдә басып торасыз, халык соңгы рәттән дә синең пышылдап әйткәнеңне дә ишетергә тиеш», дип өйрәттем. Мин Мәскәүдә эшли башлаганда безнең залда 3000 кеше була иде. Хәзер вәгазьләремә 250 мең кеше килә - 250 мең кеше бер мәчеткә җыела. Минем телевизион трансляцияләремне миллионнар карый. Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан – кая гына барсам да: «Вы не только муфтий России, вы наш муфтий», – диләр. Алар Мәскәү сүзен тыңлый, интервью алганда да: «Сездән ишетәсебез килә», диләр. Россия
    11961Open in Telegram
  • ДУМ РФ татарча

    9 Sept, 11:39

    Ил башкаласыннан татарлар башкаласына 4 сентябрьдә Казанда «Россиянең Ислам мирасы: халыклар һәм традицияләр» дигән күргәзмә ачылды Күргәзмә «Үзенчәлекле осталык үзәге»ндә (ЦУМ) эшли. Күпмилләтле Россиянең мөселман халыклары мәдәниятенә багышланган әлеге
  • ДУМ РФ татарча

    9 Sept, 11:35

    Ил башкаласыннан татарлар башкаласына 4 сентябрьдә Казанда «Россиянең Ислам мирасы: халыклар һәм традицияләр» дигән күргәзмә ачылды Күргәзмә «Үзенчәлекле осталык үзәге»ндә (ЦУМ) эшли.Күпмилләтле Россиянең мөселман халыклары мәдәниятенә багышланган әлеге күргәзмә юлы Мәскәүдән башланды, ил башкаласында ул 22-27 август көннәрендә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә эшләде. Татарстан башкаласында ул 10 көн булачак.Экспозиция илнең төрле төбәкләрендә – Кавказдан алып Себергә кадәр җәелеп яшәүче мөселманнарның тарихы һәм мәдәнияте турында сөйли.Рәсми ачу тантанасында РФ мөселманнары диния идарәсе рәисе урынбасары, мөфти Рушан Аббясов баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең мөрәҗәгатен ирештерде. Анда РФ мөселманнары диния идарәсе рәисе болай дип ассызыклаган: 🖋️«Мәскәү Җәмигъ мәчетендә тәкъдим ителгән күргәзмә Россия Исламы тарихының һәм хәзерге тормышының аерым урын тоткан шәһәре – Казанда ачыла. Нәкъ
  • ДУМ РФ татарча

    8 Sept, 21:37edited

    «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең президенты баш мөфти шәех Равил Гайнетдин фестивальнең максаты турында@DUMRF_TAT
    100video1Open in Telegram
  • ДУМ РФ татарча

    8 Sept, 18:18edited

    ⚡Быелгы «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә, аның президентыннан премия тапшырылачак Яңа бүләк булдырылуы хакында 4 сентябрьдә әлеге халыкара кинофестивальнең президенты, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин тантаналы ачылышта хәбәр итте XXII Халыкара кинофестивальнең
    TelegramДУМ РФ татарча⚡Быелгы «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә, аның президентыннан премия тапшырылачак Яңа бүләк булдырылуы хакында 4 сентябрьдә әлеге халыкара кинофестивальнең президенты, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин тантаналы ачылышта хәбәр итте XXII Халыкара кинофестивальнең…
  • ДУМ РФ татарча

    5 Sept, 08:08

    ​​Мәскәү татарлары «Алтын мөнбәр»гә «Кәҗүл читек» белән килә 4-8 сентябрь көннәрендә Казанда «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале уздырыла Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез Дилә Сөләйманова фестивальдә «Кәҗүл читек» кыска метражлы нәфис фильмы белән катнаша.
    220video6Open in Telegram
  • ДУМ РФ татарча

    5 Sept, 08:06

    ​​Мәскәү татарлары «Алтын мөнбәр»гә «Кәҗүл читек» белән килә 4-8 сентябрь көннәрендә Казанда «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале уздырылаМәскәүдә яшәүче милләттәшебез Дилә Сөләйманова фестивальдә «Кәҗүл читек» кыска метражлы нәфис фильмы белән катнаша. Фильмны ул Гаяз Исхакыйның шул ук исемдәге әсәре буенча үзе төшергән, үзе монтажлаган.Дилә Сөләйманова белән сезне таныштырган бар. Ул Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә туып үскән, башкалада лингвист белгечлеген үзләштергән татар мәдәнияте үсеше өчен җан атучы кардәшебез.Дилә Сөләйманова 2024 елда Мәскәүдә балалар өчен «Алиш» театр студиясен оештырды. Бу эшне яшь ханым татар мохите булмаган шартларда татар балалары туган телендә аралашсын, өйрәнсен дигән ният белән башлады һәм бу нәтиҗәле адым булып чыкты: татарча белмәгән балалар телебезне өйрәнә, белгәннәре тагын да яхшырак сөйләшә һәм укый башлаган. АЛИШ студиясенең иҗади уңышы да
  • ДУМ РФ татарча

    4 Sept, 21:41edited

    ​​Казанда XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең ачылыш тантанасы уздырылды Кинофестивальнең президенты – Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале 2005 елдан башлап үткәрелә һәм быел Россия халыклары бердәмлеге елында, Казан Ислам дөньясының мәдәни башкаласы дәрәҗәсен алган елда уздырыла. Шуңа күрә, баш мөфти Гайнетдин сүзләре буенча, кинофестивальнең «Мәдәниятләр диалогыннан – диалог мәдәниятенә» дигән шигаре аеруча әһәмиятле булып яңгырый. 🎙Тантаналы ачылышта чыгыш ясаганда: «Күп еллар дәвамында «Алтын мөнбәр» хаклы рәвештә иҗади аралашу, үзара хөрмәт һәм төрле ил халыкларының рухи-мәдәни кыйммәтләре белән танышу урыны буларак хезмәт итә», – диде ул.Халыкара фестивальне оештыру комитеты рәисе, Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның
    10131Open in Telegram
  • ДУМ РФ татарча

    4 Sept, 21:28edited

    ⚡Быелгы «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә, аның президентыннан премия тапшырылачак Яңа бүләк булдырылуы хакында 4 сентябрьдә әлеге халыкара кинофестивальнең президенты, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин тантаналы ачылышта хәбәр иттеXXII Халыкара кинофестивальнең яңа премиясе «За духовность в киноискусстве» дип атала һәм ул: «кешеләрнең күңеленә һәм вөҗданына мөрәҗәгать итеп, үз иҗаты белән мәңгелек әхлакый кыйммәтләр, намус, игелек, мәхәббәт һәм җаваплылык турында сөйләргә ярдәм итүчеләрне билгеләп үтәргә тәгаенләнгән», – дип аңлатты баш мөфти Гайнетдин.XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең тантаналы ачылышы Казандагы Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында уздырылды. Фестиваль 8 сентябрьдә төгәлләнәчәк.@DUMRF_TAT
  • ДУМ РФ татарча

    4 Sept, 13:13

    Мөнбәр - тынычлыкка өндәү Казанда «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале башланды Бүген XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале президенты, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм фестивальнең оештыру комитеты рәисе ТР премьер-министры урынбасары Васил
    10122Open in Telegram
  • ДУМ РФ татарча

    4 Sept, 13:11edited

    Мөнбәр - тынычлыкка өндәү Казанда «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале башландыБүген XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале президенты, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм фестивальнең оештыру комитеты рәисе ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев жюри әгъзалары белән ТР Хөкүмәте йортында очрашты.Утырышта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, фестивальнең жюри рәисе, танылган Иран режиссеры Мәҗит Мәҗиди һәм жюри әгъзалары, шулай ук төрле илләрдән килгән халыкара кино белгечләре катнашты.Кинофестивальнең президенты, баш мөфти Гайнетдин жюри әгъзаларына хезмәтләре өчен һәм шәхсән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка кинофестивальнең Казанда уңышлы уздыру өчен бар мөмкинлекне тудырганы өчен рәхмәтен ирештерде. Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин: 🎙«Кинофестивальнең мөселман дөньясында гына түгел, ә дөньяның башка кыйтгаларында да абруй казануы белән горурланам. Безнең
    10221Open in Telegram
  • ДУМ РФ татарча

    4 Sept, 05:34

    Коръән нәсыйхәте Игелекле булыгыз:وَاعْبُدُواْ اللّهَ وَلاَ تُشْرِكُواْ بِهِ شَيْئًا وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا وَبِذِي الْقُرْبَى وَالْيَتَامَى وَالْمَسَاكِينِ وَالْجَارِ ذِي الْقُرْبَى وَالْجَارِ الْجُنُبِ وَالصَّاحِبِ بِالجَنبِ وَابْنِ السَّبِيلِ وَمَا مَلَكَتْ أَيْمَانُكُمْ إِنَّ اللّهَ لاَ يُحِبُّ مَن كَانَ مُخْتَالاً فَخُورًاАллаһка гыйбадәт кылыгыз. Аңа тиңдәш тотмагыз. Ата-анага, якын кешеләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, ерак күршеләргә, янәшәдәге иптәшләргә, юлда мохтаҗлыкка төшкән кешеләргә, кулларыгызда булган кешеләргә яхшылык итегез. Аллаһ тәкәббер, мактанчык кешеләрне яратмый («Ән-Ниса» сүрәсе, 36 нчы аять).Җомга көн мөбарәк булсын!@DUMRF_TAT
    9452Open in Telegram
  • ДУМ РФ татарча

    2 Sept, 14:10

    «Мәдинә» китапларын Мәскәү Халыкара китап ярминкәсеннән алыгыз «Мәдинә» нәшрият йорты Мәскәү Халыкара китап ярминкәсендә катнаша Әлеге эре китап ярминкәсе ел саен уздырыла һәм башкаланың «Гостиный двор» сәүдә-күргәзмә үзәгендә эшли.Адресы: Мәскәү, Ильинка ур., 4 Кайчан: 2-6 сентябрь Эш вакыты: 2-5 сентябрьдә - 10:00-21:00 6 сентябрьдә - 10:00-20:00Нәшрият йорты урнашкан стенд - F59Күргәзмәдә яңа басмалар да тәкъдим ителә.@DUMRF_TAT
    9022Open in Telegram