gram news
ӘЙТТЕМ ӘЛЕ! channel avatar

ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

@eyttemele

Әйтәсе килеп кычытканда кереп яза торган канал. #ЭльвираФатыйхова

ProjectsKK

486subscribers

Open the Channel

Latest posts

  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    20 Sept, 11:18edited

    Мин бу төксе, саран егет төсле нурсыз посадкага өч шанс биреп карадым. Мәхәббәт барып чыкмады. Нүжәли, күңел өчен, өч гөмбә жәл инде аңа?!
    85114111Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    17 Sept, 14:22

    "Казан утлары"ның сентябрь санында Абхазия буенча сәяхәтнамә басылып бетте. Инде мактау сүзләре җиткерүчеләр бар. Мин бик шат бу хәлләргә!🫠
    1275542Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    16 Sept, 12:14edited

    "Болгар" радиосыннан кайтып киләм. Туры эфирда булдык. Сәяхәтләр турында сөйләшәбез дип башлаган идек.Нәрсәләр сөйләп бетергәнмендер инде, и, Аллам?! Жириновский, татарларны Монголиягә куарга кирәк, дигәннән бирле Монголиягә барырга хыялланам, дип әйттем. Казахстанда бензин 47 сум 80 тиен тора, чиратлар да юк, дидем. Блин. Иштем бугай мин ишәк чумарын.
    154753211Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    11 Sept, 16:21

    Нинди зур табышка юлыктым бүген... 😍
    2108621Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    8 Sept, 09:26

    Балыкка барырга блесна актарып утырам. Кайтавазлар укыйм.Әллә нинди әкәмәт яхшы әниләр бар инде. Миңа әни беркайчан да блесна алып бирмәс иде, мәсәлән. Чели дә казып бирмәс иде. Кармакны яшереп куйса куяр иде, яңа блесналар, челиләр тоттырып, термоска чәй ясап биреп, хәстәрләп чыгарып җибәрмәс иде. Бу күренеш ялгыш кына төшемә керсә дә куркып уяныр идем, чөнки ул минем әни булмас иде инде. Аны алыштырганнар, ул югалган, дип котым алыныр иде.Аннан соң, ачуым килмәгәе, ул блесна малайга ошарга тиеш түгел бит инде, балыкка ошарга тиеш, кансаканис!
    2641321Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    7 Sept, 16:09

    🍁Көзне яратам!🍂Көз бик эмоциональ ел фасылы бит ул. ☀️ Әле көләч кояш булып елмая, 🌧әле күз яшьләредәй яңгыр булып түгелә, 💨әле җил-давыл булып туза, 🔥әле пешереп ала, ❄️әле суыта... Гел хатын-кыз төсле! 🍄Безнең бәйрәм язда түгел, көздә булырга тиеш кебек сыман төсле тоела.🌈Көздә булган кадәр төсләр бер ел фасылында да юк. Башкалар аның фонында бигрәк төссез, күңелсез, скучный булып кала. Көздәге көязлек, муллык, зәвык тагын кайсында бар? Юк бит!Көзнең тагын шул ягын яратам: телисеңме теләмисеңме, бөтен гардеробыңны бер кат җилләтәсең. Дождевик та эшсез утырмый, шуба да. Бер көн сарафаннан йөрисең, икенче көн курткадан, дүртенче көн сырган ыштан белән шубадан, итектән... Искиткеч!Ә сез кайсы ел фасылын яратасыз? Тансык әйбер булганга, җәйнедер инде... Име?
    2069411Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    1 Sept, 11:55

    💥Минем бүген туган көн! Бөтен ил белән бәйрәм итә торган көн! 😍☄️Соңгы елым бик уңышлы узды. Яңа эшләр, кешеләр, сәяхәтләр, маҗараларга бай булды. ☀️Үзем теләгәнчә, үз көемә, бәхеттә, рәхәттә, бәрәкәттә, тынычлыкта һәм муллыкта яшәвемне дәвам иттем. 🙏 Күз тимәсен! Тьфуй! Тьфу! Тьфу!😇Еллар узган саен, мондый идиллиянең кыйммәтен ныграк аңлыйм. Һәм бу бәхетем, рәхәт тормыш рәвешем, еллар узган саен күбрәк кешенең ачуын китерүен күрәм. И, рәхәт шуннан, беләсезме?! Тагын да рәхәт итеп яшисе килә башлый! Ходаем булган бәхетемне күпсенмәсен, арттырсын гына!📌Традицион рәвештә, бу көнне зур түбәнчелек белән сорыйм: әгәр сезне ничектер рәнҗеткәнмен, үпкәләткәнмен, ачуыгызны китергәнмен
    1,14017123211Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    1 Sept, 05:22

    Казахстанда ит бик тәмле! Бездә андый ит юк. Ашап туйгысыз!Базарда хакы бездәге белән бер, әмма никтер рестораннарда ит ризыкларына хаклар түбәнрәк. Шашлыкларның таягы монда, безнең акча белән, 300-500 сум тора.Авызда эри торган, сусыл ит ул. Күз туймыйча, бер көнне ике порция алдым. Мең үкендем аннары, кафедан тәгәрәп кайттым.Стейклар монда 900-1500 сум, бездә - 1800-3500 сум. Ничек ашамыйсың инде аны, име?! Ябыгырмын дип киткән идем, исәнләшми дә килеп кунды дүрт кило.Бу Казахстанга ит ашар өчен генә дә барып кайту ярый. Хуплыйм!😁🙈
    2291142Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    31 Aug, 16:15

    Китерелгән уңайсызлыклар өчен кичерүне сорыйбыз😁
    20152Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    31 Aug, 08:13

    Быелгы туган көнем Казахстанда уза. 🎉 Сөенәсездер инде, сезгә никадәр экономия бит: чәчәкләр җибәрәсе юк.😁
    186632221Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    31 Aug, 07:30

    "Тутыгу салоны"ның нәрсә икәнен үзегез аңлыйсызмы, үзем әйтимме?😁 Салон для загара.
    224541Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    31 Aug, 07:28edited

    Куырылган канаттар асханасы тәкъдим итә😁😍Асхана - Ашханә
    24552Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    29 Aug, 13:35

    Бүген тагын бер обряд шаһиты булдым. Баксы хатын ничек эшлисен өйрәтте, өстән-өстән генә уртаклашам.Минем китапта да бар иде, болай да язган бар бугай: гаиләле парга яки икесенең берсенә ясалган бозым, гадәттә, энергетик яктан иң көчсез кешегә төшә. Балалар булган очракта, ул бала өстенә өелә. Бүген ир белән хатынны аеру, хатынны гүргә кертү өчен эшләнгән бозымны 5 яшьлек баладан чистарттылар.Баянбай әүлия кабере янында бала исеменә атап корбан чалдылар. Шул корбан сарыгының тиресен тунап, баланы шул тирегә төреп, баксы догалар укыды. Акырып елаган улын кочып, ата тотып торды. Аннан үзе дә бала өстенә кычкырып укыды. Аннары шул тирегә ирне, аннан хатынны төреп укыдылар. Һәркайсының күпме утырасын баксы хатын әйтеп торды. Азактан өчесе бергә, юынырга, әүлия чишмәсенә киттеләр...
    220621Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    28 Aug, 14:57

    Казахстанга килгәч тә, сеңелләрем белән, бер кафега кереп, 3990 тәңкәгә (767 сум) бишбармакка заказ биргән идек. Өч аюга өч корбан чалгандай, өч табак бишбармак чыгарып утыртмасыннармы?! Янында бер "чиләк" куе шулпасы да бар. Катык сыман соусы да. Ул бик күп, ашап бетерә алмыйсыз, дип әйтүче дә булмады ичмасам.Бер табакны өчкә бүлеп көчкә ашап бетердек. Калганнарын контейнерларга төяп, төркемебездәге башкаларны сыйларга алып кайттык.Бүген тагын шул кафега кердем әле. Порцияләр шаккаткыч монда канешно. Бер табак "беш" алсаң - биш көн тук йөрергә була.
    229642111Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    28 Aug, 12:37edited

    Сеңлем, кызының туган көненә әзерләнергә дип, Казанга кайтып китте. Сюрприз ясый.Анда кафе, аниматорлар белән галәмәт программа, зур торт, фото-видеога төшерү һәм бүләккә чын телескоп...Минем балачактагы сюрприз: иртәнге 7дән 78 рәт бәрәңге иде.
    1771333111Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    28 Aug, 08:45

    Автобуста кайтып барган арада сезгә бензин хакларын төшереп эләм әле. Бәяләрне 5.2 бүләргә кирәк. АИ 92 - 47.8 сум АИ 95 - 61.9 ДТ - 66.3
    1864221Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    28 Aug, 04:40edited

    Бүген Алматада иртәдән кыздыра - 31 градус эссе. Үзебездә күрмәгән җәйне монда күреп кайтам, шөкер. Тагын бер атна бит әле...
    19694111Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    27 Aug, 15:18

    Уртанчы сеңлем дә кызыкты бу фотосессиягә. Аны да төшердек.😍❤️
    170106221Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    27 Aug, 15:15

    Бер казах гаиләсе фотосессия ясап ята иде. Шулар бу. Матур ич, име.
    1671064Open in Telegram
  • ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!

    27 Aug, 15:03

    😁🙈Тауның иң югары ноктасында сулыш югала башлаганчы бишбармак эзләп йөрдек әле без. Анда бер юртада бик тәмле бишбармак әзерлиләр дигәннәр иде.🙈Ике видео салам. Гадәттә, ужыслар әнә шулай башлана.😄 Сеңлем төшергән. Илмир төшергән.
    178video6321Open in Telegram