Latest posts

Фәнсар мәктәбе
21 Sept, 11:00
Ниһаять, озак көтелгән мизгел дә килеп җитте! Безнең яраткан «Фәнсар» мәктәбе гариза бирү компаниясен ача 😍✨31 октябрь - 6 ноябрь ✨фәнни - гамәли эш ✨«Фәнсар» базасы ✨8750 сум ✨гаризага сылтамаБу көзне бергә үткәрик!🫂
Фәнсар мәктәбе
20 Sept, 10:31
Без инде күптән әзер! Ә сез?🤫
Фәнсар мәктәбе
17 Sept, 09:59
✨Безнең белән һәрвакыт элемтәдә булыр өчен, социаль челтәрләребезгә кушыл!✨МАХ – каналыбыз ✨ВКонтакте төркемебез
Фәнсар мәктәбе
13 Sept, 14:17
…тиздән 🤓
Фәнсар мәктәбе
9 Sept, 09:02
Көз — гаҗәеп матурлык чоры: аның алтын буяуларында бертөрле сихер яшеренгән. Бу вакытта чын мәгънәсендә әһәмиятле һәм яраткан эш эшләргә кирәк 🍁Ә син көз көне нәрсә эшлисең?🤩 — мин һәрвакыт йоклыйм ❤️🔥 — яңа белем туплыйм 👏🏼 — спорт белән шөгыльләнәм 💯 — фильмнар карыйм 🥰 — «Фәнсар» мәктәбе турында уйлыйм 👍🏼 — тәмле ашыйм 🔥 — яңгыр астында йөрим 😍 — җырлар тыңлыйм 🎉 — шоппинглар яратамКомментарийларда сезнең эмодзиларыгызны көтәбез 😁
Фәнсар мәктәбе
2 Sept, 10:31
✨Бүген кояшлы матур көз көнендә бездә бәйрәм, чөнки Рәмис абыйның туган көнеСиңа һәрвакыт күтәренке кәеф, яңа идеялар, кызыклы көннәр һәм якын кешеләрең белән матур мизгелләр телибез. Һәр башлаган эшең уңышлы килеп, хыялларың чынга ашсын!«Фәнсар» мәктәбе сине бик ярата! ✨
Фәнсар мәктәбе
31 Aug, 21:00
✨ Яңа уку елы яңа битләрне ача, ләкин йөрәктә үткән елның җылы мизгелләре мәңгегә калсын ✨Яратып, «Фәнсар» мәктәбе 💞
Фәнсар мәктәбе
31 Aug, 15:59
Җәй, син безгә күпме матур мизгел бүләк иттең! 💙Быелгы җәй бик күңелле үтте, килешәсезме? Яраткан сменалар, кызу Биләр Форум һәм дуслар белән бергә онытылмаслык мизгел үткәрү — шундый рәхәт булды!«Фәнсар мәктәбе»нең сәлкешләре һәм әйдаманнары ерактан ук күренде: сары галстуклар, 3 һәм 2 дәрәҗә ияләре, Рухият аланы шәмәхә төстәге «Рух өмете» футболкасы — барысы да сезнең зур нәтиҗә! Без сезнең белән бик горурланабыз! 🔥✨ Алда тагын да зуррак мөмкинлекләр, яңа җиңүләр һәм матур башлангычлар көтсен. Һәрберегезгә үз юлыгызда уңышлар телибез!Ә без... тиздән кабат кайтырбыз, бәлки?
Фәнсар мәктәбе
26 May, 06:00
Соңгы кыңгырау белән, кадерле укучыларыбыз! 😍Сез бик зур юл үттегез, күп нәрсәгә өйрәндегез, тәҗрибә тупладыгыз. Алда — яңа мөмкинлекләр, яңа хыяллар һәм зур уңышлар көтә!📖 Белемнәрегез сезгә матур тормышка юл күрсәтүче маяк булсын«Фәнсар» мәктәбе сезнең белән чиксез горурлана һәм һәрвакыт ярата! 💕
Фәнсар мәктәбе
22 May, 16:30
Ниһаять, чыгарылыш укучыларга да мәктәп еллары артта кала башлады 🗓💌 Хәзер сезнең алда — яңа юллар, зур хыяллар һәм мөһим имтиханнар. Бу чор җиңел булмаса да, без ышанабыз: сез барысын да булдырачаксыз!Без һәр чыгарылыш укучысы белән чын күңелдән горурланабыз. Сезнең тырышлыгыгыз, көчегез һәм максатчанлыгыгыз зур уңышларга илтсен 💕Имтиханнарны уңышлы тапшырырга, үз юлыгызны табарга һәм һәрвакыт үзегезгә ышанырга телибез! Алда сезне иң матур җиңүләр генә көтсен!Яратып, сезнең «Фәнсар» мәктәбе 💙
Фәнсар мәктәбе
6 May, 06:45
Сәлкешләребез өчен бик горурланабыз! 🔥Полина Леванова — инглиз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призеры! ✨💌 Бу зур хезмәт, тырышлык һәм максатчанлык нәтиҗәсе. Алга таба да уңышлар, яңа биеклекләр телибезСин зур афәрин, котлыйбыз 💕
Фәнсар мәктәбе
27 Apr, 09:25
Камил абый, син безнең горурлык! 💕🗓 Күптән түгел әйдаманыбыз «Мистер һәм Мисс КГМУ» конкурсында катнашып, бик күп сынаулар аша үтте!Ул үзен төрле этапларда сынап карады һәм, әлбәтте, җиңүләр белән кайтты:🔵«Мистер Фитнес» номинациясендә җиңүче 🔵КГМУның II Вице-МистерыБу — зур хезмәт, дисциплина һәм үз-үзеңә ышаныч нәтиҗәсе 🔥Котлыйбыз сине! 💙
Фәнсар мәктәбе
21 Apr, 15:08edited
Камил абый өчен тавыш бирәбез 💙Безнең яраткан абыебыз «Мистер и Мисс КГМУ» конкурсында катнаша! Аның өчен бергәләп җан атыйк 🔥Безгә нибары: 🔵сылтама аша керергә 🔵Камил абыйны (5 номер) сайларга һәм комментарий калдырырга кирәкУңышлар сиңа! Без синең җиңүгә ышанабыз 💞
Фәнсар мәктәбе
9 Apr, 15:00

Фәнсар мәктәбе
9 Apr, 15:00

Фәнсар мәктәбе
8 Apr, 08:15
Рания апабыз — безнең «Яз гүзәле»без 💕💬 Узган атна дәвамында ул төрле сынаулар аша узды, һәр этапта ул үзенең көчен, тырышлыгын һәм чын лидер булуын күрсәттеКичә бәйгенең финалында Рания апабыз топ 10 суперфиналистарының берсенә керде һәм «Иң оста пешерүче» номинациясенә лаек булды ✨Син зур афәрин, «Фәнсар» мәктәбе синең белән бик горурлана 💙
Фәнсар мәктәбе
7 Apr, 07:29
Рания апа өчен тавыш бирәбез 💙Безнең директорыбыз Рания апа «Яз гүзәле» конкурсында катнаша! Аның өчен бергәләп җан атыйк 🔥Безгә нибары: 🔵сылтама аша керергә 🔵«Яз гүзәле» ВКонтакте төркеменә һәм Телеграм-каналына язылырга 🔵Рания апаны (21 номер) сайларга һәм комментарий калдырырга кирәкУңышлар сиңа! Без синең җиңүгә ышанабыз 💞
Фәнсар мәктәбе
29 Mar, 16:42

Фәнсар мәктәбе
29 Mar, 16:42
кичәге мизгел дулкынландыргыч булды. яңа язгы чыгарылыш буыны, әти-әниләрдән иң кирәкле сүзләр, җылы кочаклар, тарихка яңа бер адым...әйе, быелгы язгы сессиябез үзенчәлекле булса да, ул барыбер безнең йөрәкләрдә калачак нәкъ шундый сменабыз кебек беркайчан кабатланмасбез саубуллашмыйбыз, чөнки әле барысы да алда 💙
Фәнсар мәктәбе
28 Mar, 20:42
Рания апаның хыялы чынга ашты ✨
Related Channels
Other channels in the same section of the catalogue.
