gram news
Интертат: иң популяр татарча медиa channel avatar

Интертат: иң популяр татарча медиa

@intertatgazeta

«Интертат» сайтындагы иң кызыклы мәгълүматлар 16+ РКНда теркәлү: https://gosuslugi.ru/snet/67f650f57dc2a52ccfb69eb2

ProjectsKKNews

11,000subscribers

Open the Channel

Latest posts

  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    22 Sept, 18:10

  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    22 Sept, 16:25

    🧠 Табиб: «Альцгеймер чиренең беренче билгеләрен стресс дип уйлыйлар»Альцгеймерның беренче билгеләре еш кына стресс яки ару белән бәйләнә. Кыска вакытлы хәтернең начарлануы, бер үк сорауны кабатлау, холык үзгәрүе һәм элек кызыксындырган әйберләргә битарафлык – табибка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп булырга мөмкин.Интертат МАХта
  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    22 Sept, 14:14

    Чыгышның турыдан-туры теле-һәм радиотрансляция оештырылачак.Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-28-sentyabrda-daulat-sovetyna-ellyk-yullama-belan-cygys-yasyi-5929592
  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    22 Sept, 12:28

    Ильмира Нәгыймова: «Фирдүс репетициядән куып чыгарды...Җырчы Ильмира Нәгыймова яңа иҗат иткән җырын тәкъдим итте. Ильмираның яңа җыры ничек туды дисезме? «Фирдүс мине репетициядән куып чыгарды, чөнки мин акырып көлеп утырдым. "Көлеп утырганчы, бар, бер юньле җыр яз", – диде... Яздым».Интертат МАХта
  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    22 Sept, 12:11

    🎭Чын театр артисты нинди булырга тиеш?Эмиль Талипов җавап бирәИнтертат МАХта
    243video2Open in Telegram
  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    22 Sept, 12:08

    Казанның 2нче балалар поликлиникасында намаз бүлмәсе ачылдыНамаз бүлмәсе өченче катта урнашкан, 6-7 кешегә исәпләнгән, аның гомуми мәйданы 15 кв.м.Интертат МАХта
  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    22 Sept, 11:27

  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    22 Sept, 10:56

    Шушы сүзләр белән үскән балачагыгызны искә төшерегез әлеӘ сезне әбиегез ничек өйрәтә иде?Интертат МАХта
  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    22 Sept, 09:27

    Бүген Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак22 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз.Татарстанда җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исәчәк, көндез һава температурасы +21...+26 градуска кадәр күтәрелә.Интертат МАХта
  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    22 Sept, 09:21

    Булачак пенсия түләүләрен законлы рәвештә арттыру ысуллары турында: https://tatar-inform.tatar/news/pensiyane-arttyru-tatarstanda-tulau-kulamen-nicek-kubaiterga-momkin-5929578
  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    22 Sept, 05:55

    Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин вазифасыннан китте һәм Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры итеп билгеләнде.Интертата МАХта
  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    22 Sept, 05:44

  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    22 Sept, 05:33

    «Зинһар, кешегә андый сүзләр язмагыз»Чулпан Йосыпова сеңлесенә ярдәм итмәүдә гаепләүчеләргә җавап бирде. Җырчы Энҗегә мөмкин булганча булышуын, әмма сеңлесенең дәвалау чыгымнары өчен акча җыюны әнисе белән сеңлесе оештыруын аңлатты.Чулпан кешеләргә бер-берсенә авыр сүзләр язмаска киңәш итте. Шулай ук 22 ноябрьдә «Чулпан» концертлар залында сеңлесенә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узачагын әйтте.Интертат МАХта
  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    22 Sept, 05:18

    ⭐️ Бүген Түбән Камага 60 ел тулдыРоссиядәге иң зур сәнәгать үзәкләренең берсен төзү 1960 елда башланган. Бер елдан соң беренче торак йортка нигез салына. 1966 елның 22 сентябрендә Түбән Кама шәһәр тибындагы бистәсе шәһәр статусын ала.Кем Түбән Камада яши ♥️ куегызИнтертат МАХта
  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    21 Sept, 17:19

    Әти❤️Интертат МАХта
  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    21 Sept, 16:13

    Ул язылучыларына «җанкисәкләрем» дип эндәшә, һәр көнне «Хәерле иртә!», – дип видео төшерә. Кайчак матур шигырьләр укып сөендерә. Тормышчан нәрсәләр турында фикерләре белән бүлешә. Эшен дә онытмый, кибеттәге яңалыкларны, сатып алучылары турында сөйли, яңа кайткан товарлары белән кызыктыра.Айсылу Яриева белән аның блогерлык юлы, шәһәрдән авылга кайтуы, кибеттә эшләве һәм тормышындагы үзгәрешләре турында сөйләштек.Интертат МАХта
  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    21 Sept, 15:01

    Ә сезнең өчен бу урам нинди җыр булып яңгырый?Интертат МАХта
  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    21 Sept, 13:59edited

    ☑️ТР Үзәк сайлау комиссиясе бермандатлы окргуларда тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләрен атады31 нче номерлы Идел буе бермандатлы сайлау округында иң күп тавышны Илья Вольфсон – 67,5% җыйды, ә 32 нче номерлы Мәскәү округында – 51,77% тавыш белән Руслан Йосыпов, 33 нче номерлы Түбән Кама округында – 69,20% тавыш белән Олег Морозов алдынгылыкта бара.34 нче номерлы Яр Чаллы сайлау округында 76,74% тавыш белән Әлфия Когогина, 35 нче номерлы Әлмәт округында – Марсель Шәйдуллин (64,31%), 36 нче номерлы Үзәк округта – Марат Нуриев (59,92%) беренчелектә бара.50 нче номерлы Биектау бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауда тавыш бирүчеләр саны 88,14% тәшкил итте. Якынча мәгълүматлар буенча, иң күп тавышны Фәрит Әбделгәниев (64,90%) җыйды.Интертат МАХта
    2941111Open in Telegram
  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    21 Sept, 13:16

    Температура климатик нормадан 5 градуска югарырак булачак. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-sentyabr-axyry-klimatik-normadan-5-graduska-ylyrak-bulacak-5929552
  • Интертат: иң популяр татарча медиa

    21 Sept, 12:38edited

    Игьтибар! Бәйге!Билгеле булганча, 2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан «Ватаным Татарстан» газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Хезмәткә хөрмәт» дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте.Интертат МАХта