Latest posts

Институт прикладной семиотики АН РТ
4 Sept, 07:00edited
📣 Татар.Бу Хакатон быел яңа урында узачак!📍Уникаль Осталык Үзәге Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 2🔖 Хакатон 18–20 сентябрь көннәрендә уза. Безне түбәндәге программа көтә:1нче көн: теркәлү, ачылыш, мастер-класслар, проектларны әзерли башлау, 1нче чекпоинт2нче көн: проектларны эшләү, экспертлар белән киңәшү, 2нче чекпоинт3нче көн: проектларны яклап карау, финалга сайлап алу, эшләрне тапшыру, финалда яклау, бүләкләү һәм ябылу тантанасы📝 Катнашу өчен гариза биреп өлгер! Аны 7 сентябрьгә кадәр монда биреп була.#хакатон #татар_бу_хакатонХәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.TatSoft | @ipsanr


Институт прикладной семиотики АН РТ
28 Aug, 13:39edited
✏️ Профессор Р. Г. Бохараев исемендәге Татар.Бу Хакатонга гаризалар кабул итү башландыМәктәп укучылары һәм студентлар! Сезне татар теле һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән инновацион IT-проектлар булдыруда катнашырга чакырабыз.🔖 Кемнәр катнаша ала? • 7–11 нче сыйныф укучылары • көллият студентлары • югары уку йортларының 1–5нче курс студентларыКатнашу нәрсә бирә? • идеяңне прототипка кадәр җиткерү мөмкинлеге • ябык инструментлардан файдалану мөмкинлеге • ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка узу мөмкинлеге🤩 Бүләкләү фонды 600 000 сум! Җиңүчеләр үз проектларын Kazan Digital Week–2026 форумында Стартаплар аллеясында тәкъдим итә алачак.🗓 Төп даталар • 7 сентябрьгә кадәр — гаризалар кабул итү • 11 сентябрь — катнашучыларны сайлап алу


Институт прикладной семиотики АН РТ
9 Aug, 08:00edited
«Яңа гасыр» каналында — безнең хезмәттәшебез⌛️ 9 август «Ком сәгате» тапшыруында ТР ФА Гамәли семиотика институтының баш фәнни хезмәткәре, академик Җәүдәт Сөләйманов катнашты.Әңгәмәдә татар теленең цифрлы мохиттә мөмкинлекләре, тел һәм технологияләрнең үзара бәйләнеше, ясалма интеллектның үсеше һәм аны куллану белән бәйле мәсьәләләр турында сүз барды.Татар телен компьютерда эшкәртү, аны интернет киңлегенә кертү һәм ясалма интеллект технологияләрендә куллану — Җәүдәт Сөләймановның фәнни эшчәнлегенең мөһим юнәлешләре. Бу мәсьәләләр Гамәли семиотика институтының да фәнни эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйле.📺 Тапшыруны монда карый аласыз: «Ком сәгате»Фотода: «Ком сәгате» тапшыруын алып баручы Данил Гыйниятов (с) һәм Җәүдәт Сөләйманов#ГамәлиСемиотикаИнституты #ТатарТеле #ЯсалмаИнтеллект #ТНВХәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.TatSoft | @ipsanrt


Институт прикладной семиотики АН РТ
29 Jul, 07:01
Гаҗәеп татар теле. АлдаСпойлер. В татарском языке есть слово, которое может указывать как на будущее, так и на прошлое. Как такое возможно?! Разбираем интересный пример, присланный читателем.Челлә сүзе турындагы язмадан соң, укучыбыз кызыклы мисал җибәрде:"Алда" сүзе дә ике капма-каршы мәгънәне белдерә ала (вакыт мәгънәсендә). Мәсәлән, "Сезне алда нәрсәдер көтә" җөмләсендә алда сүзе хәлнең киләчәктә булачагын белдерә. "Алда әйтелгәнчә,..." дигән формада исә ул үткән заманны аңлата. "Алдагы" сүзе белән дә шундый ук хәл.Чынлап та, алда сүзе капма-каршы якка күрсәтә ала.Мисал өчен:➡️ Алда безне зур үзгәрешләр көтә.Монда алда киләчәкне аңлата.Ә хәзер башка мисал:⬅️ Алда әйтелгәнчә...


Институт прикладной семиотики АН РТ
27 Jul, 06:59edited
Челлә сүзенең сереНи өчен челлә сүзе ике капма-каршы мәгънә белдерә, дип сораган идек. Менә җавап.Челлә сүзе фарсы телендәге چهل («чил» — кырык) сүзеннән килә һәм "кырык өлештән торучы" дигәнне аңлата.Борынгы традицияләрдә челлә кырык көнлек вакыт аралыгын аңлаткан.Тора-бара сүзнең мәгънәсе яңа төсмерләр алган: авыр көннәр, сынау чоры, ел фасылының иң кыен чагы.Шулай итеп, бер семиотик билгедә ике капма-каршы мәгънә хасил булган:☀️ җәйнең иң эссе чоры ❄️ кышның иң салкын чоры⚖️Семиотик нәтиҗә: бер үк билге капма-каршы күренешләрне дә белдерә ала, әгәр алар уртак мәдәни модель белән бәйләнгән булса.Белешмә. Тел белемендә мондый күренеш энантиосемия дип атала — бер сүзнең капма-каршы мәгънәләргә ия булуы.Белгән булсагыз 👍 куегыз, белмәгән булсагыз ❤️ куегыз.


Институт прикладной семиотики АН РТ
26 Jul, 06:59
26 июль — Табышмак көне🧩 Табышмакны еш кына балалар уены яки күңел ачу чарасы итеп кенә кабул итәләр. Әмма чынлыкта ул — билгеләр теле, ягъни семиотик текст.🧩 Табышмакта әйбер йә күренеш турыдан-туры аталмый. Аның урынына сыйфатлары — төсе, формасы, хәрәкәте, үзенчәлекләре — сурәтләнә.🧩 Табышмакны чишкәндә без, асылда, билгеләрдән мәгънә төзибез. Башта аерым сыйфатларны таныйбыз, аннары аларны берләштереп, нәрсә турында сүз баруын аңлыйбыз.🧩 Ягъни, һәр табышмак — кечкенә генә семиотик эксперимент: мәгънә алдан бирелми, аны эзләп табарга кирәк.❓ Ә сез бу табышмакны чишә аласызмы:Югалткан әйберең түгел, Эзләмичә тапмыйсың.Тагын нинди кызыклы табышмаклар беләсез? Комментта языгыз!#ГаҗәепТатарТеле #Семиотика #ТабышмакХәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.


Институт прикладной семиотики АН РТ
24 Jul, 07:00edited
Гаҗәеп татар теле. ЧелләСпойлер. Почему одно и то же слово может обозначать две противоположности — летний зной и зимнюю стужу? На примере слова челлә посмотрим, как меняется значение языкового знака под влиянием культуры и традиции.Татар телендә гаҗәеп бер сүз бар — челлә.Күпләр аны җәйнең иң эссе вакыты белән бәйли:☀️ җәйге челлә — якынча 25 июньнән 5 августка кадәр, җәйнең иң кызу чорыКояш күтәрелгән саен, җирдә дә, һавада да иртәнге юешлек кимеде, җәйге челләнең эссе көне кызганнан-кыза барды. Г.ИбраһимовӘмма сүзлекләрдә челләнең тагын бер мәгънәсе бар:❄️ кышкы челлә — якынча 25 декабрьдән 5 февральгә кадәр, кышның иң салкын чорыБылтыргы кышкы челләдә аларның да ике тавыгы, безнең дә ике тавыгыбыз туңып үлде. А.Хәлим


Институт прикладной семиотики АН РТ
18 Jul, 07:01edited
Гаҗәеп татар теле. БуенчаУкучыбыз кызыклы сорау җибәргән.Вопрос. В русском языке есть предлог "по". Он универсален. В татарском языке есть "буенда, буенча, буйлап, буе". Когда что применять? Можете пояснение написать, отличие указать. Дать примеры. Когда какой послелог применяется?Бер сорауда — мең сорау! Мәсьәләгә семиотика күзлегеннән карыйк! 😎Әйе, рус теленең "по" предлогы күпмәгънәле. Татар телендә бу мәгънәләр төрлечә бирелә. Шул исәптән бәйлекләр (послелог) белән дә, башкача да.Кайсы бәйлек кайчан кулланыла? Мәгънәгә карап.БУЕ / БУЕНА / БУЕНДАУрын (гадәттә буйга сузылган берәр урын тирәсе)Мәсәлән: - елга буе, дивар буе - су буена киттеләр - юл буенда агачлар үсә


Институт прикладной семиотики АН РТ
12 Jul, 14:04

Институт прикладной семиотики АН РТ
12 Jul, 12:00edited
🤖⚽️ Ясалма интеллект фаразлары тап килә⚽️ Футбол дөнья чемпионаты ахырына якынлаша. Бер ай барган турнирда инде 100 матч уйналды. Соңгы дүрт уен калды. 48 командадан дүртесе генә калды. Кайсысы чемпион булыр?Өч атна элек сезне Opta AI фаразлары белән таныштырган идек. Ул чакта Ясалма акыл җиңү шансларын болай бәяләгән иде:🇫🇷Франция — 15,06% 🇪🇸Испания — 12,38% 🏴Англия — 11,86% 🇦🇷Аргентина — 11,80%Күрүегезчә, Ясалма акыл фаразлары тап килде! Ярымфиналга нәкъ шушы дүрт команда чыкты!Бүген Opta AI аларның шансларын болай бәяли:🇫🇷Франция — 34,05% 🇪🇸Испания — 23,45% 🏴Англия — 21,94% 🇦🇷Аргентина — 20,55%


Институт прикладной семиотики АН РТ
10 Jul, 08:00
Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре Сәләт Биләр Форумда катнашты💜 Сәләт Биләр Форум быел да белем һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Җыен кысаларында фән, иҗат, сәнгать һәм спорт юнәлешләрендә тематик лабораторияләр эшли.⚛️ Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре форумда катнашучылар өчен лекцияләр һәм мастер-класслар үткәрде.🌐 Институт директоры Ринат Гыйльмуллин институтның тарихы һәм эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында сөйләде. Ясалма интеллект өлкәсендәге заманча алымнар турында «Цифрлы ярдәмнән аңлатмалы ясалма интеллектка» дигән лекция тәкъдим итте.🟣 Институтның баш фәнни хезмәткәре Җәүдәт Сөләйманов, педагогика һәм фикерләүнең фундаменталь мәсьәләләренә кагылып, «Мәгарифтә фикер» темасына лекция укыды.




Институт прикладной семиотики АН РТ
21 Jun, 07:00edited
🤖⚽️ Ясалма интеллект җиңүчене фаразлый⚽️ Футбол дөнья чемпионаты кыза бара. 104 уенның 36сы уйналды. Ахырда кем җиңәр?Opta AI аналитика системы командаларның шансларын бәяли. Хәзергә болай:🇫🇷Франция — 15,06% 🇪🇸Испания — 12,38% 🏴Англия — 11,86% 🇦🇷Аргентина — 11,80%Тулы исемлек Stats Perform сайтында онлайн режимда яңартыла.Stats Perform — спорт аналитикасы өлкәсендә эшләүче халыкара ширкәт. Аның Opta AI платформасы ясалма интеллект, машиналы өйрәнү һәм зур мәгълүматлар ярдәмендә уеннарны анализлый, спортчылар нәтиҗәлелеген бәяли, фаразлау модельләре төзи.Opta AI ничек хисаплыйУен нәтиҗәләре генә түгел, күп кенә башка күрсәткечләр дә анализлана:⚽️ туп белән эш итү


Институт прикладной семиотики АН РТ
19 Jun, 10:00edited
Гаҗәеп татар теле. -ЛАр кушымчасыКүплек сан гынамы? Юк!«Гаҗәеп татар теле» шәлкемендә аффикслар полисемиясе темасын дәвам итеп, -ЛАр кушымчасының төрле мәгънә функцияләрен карап үтик.Искәрмә. -ЛАр аффиксы дигәндә аның барлык алломорфлары күздә тотыла: -ЛАр = {-лар, -ләр, -нар, -нәр}Мәгънәләрне шартлы рәвештә берничә төркемгә бүлдек:1. Күплек сан китаплар – күплек сан, иң еш кулланылган функцияӘ хәзер бу җөмләне карыйк:Абыйларга йөгерепләр бардым, тик өлгермәдем, ишекләрен бикләп киткәннәр иде индеБу җөмләдә -ЛАр кушымчасы дүрт төрле функция үти:2. Гаилә, йорт, мохит


Институт прикладной семиотики АН РТ
11 Jun, 08:00
⚽️ Футбол чемпионаты һәм Ясалма интеллект🏆Бүген елның төп спорт вакыйгасы — футбол дөнья чемпионаты башлана. Ул тарихта иң "рекордлысы" булачак.▪️Турнир берьюлы өч илдә — АКШ, Канада һәм Мексикада уза ▪️Ул 39 көн дәвам итәчәк ▪️48 ил җыелмасы катнаша ▪️Барлыгы 104 матч уйнала📱 Иң мөһиме — бу чемпионат тарихта иң «акыллысы» булачак — турнир барышында Ясалма интеллект (AI) киң кулланыла.Иң кызыклы яңалыклар:⚽️ 1248 футболчының һәркайсы өчен шәхси 3D-аватар булдырыла. Цифрлы модельләр уенчыларның кырдагы позициясен төгәлрәк билгеләргә ярдәм итәчәк.⚽️ Офсайдларны ачыклауда AI кулланыла. Махсус камералар һәр футболчының тәнендәге 29 ноктаны секундына 50 тапкыр тизлектә күзәтәчәк.⚽️ Хөкемдарның тәненә беркетелгән камералардан килгән сурәтләр AI ярдәмендә эшкәртелә. Тамашачылар


Институт прикладной семиотики АН РТ
7 Jun, 11:00edited
Алынма сүзләр бәйгесе нәтиҗәләреУкучыларыбыз бик кызыклы мисаллар табып җибәргән, рәхмәт! Дөрес, кайбер сүзләр сорау тудыра ала, чыгынаклар китерелмәгән. Ләкин аларның күбесен, чынлап та, алынмалар сүзлекләрендә табып була.Нәтиҗәләр түбәндәгечә.🥇VUYYUV (14 сүз) кирпич, тахта, тулуп, кафтан, сарафан, очкур, кушак, башлык, ичетыги (ичиги), бахрома, багряный, сафьян, кумач, черевички🥈Джавдет Сулейманов (7 сүз) рукавица, кольцо, колесо, кучер, ямщик, дорога, лошадь🥉Danil Ahmetşah (5 сүз) чебурек, пирог, боярин, богатырь, очаг🏅ILDAR Shangareev (4 сүз) чердак, утюг, сундук, караул🏅R Y (3 сүз) беркут, буран, балык
Институт прикладной семиотики АН РТ
6 Jun, 08:59edited
Рус телендә татар сүзләрен эзлибез! 🔎🗓 6 июнь – Рус теле көне буларак билгеләнә. Рус телендә көн саен кулланыла торган күп кенә сүзләрнең тамырлары татар яисә башка төрки телләргә барып тоташа.Мәсәлән: ▫️ арба – арба ▫️ аул – авыл ▫️ базар – базар ▫️ башмак – башмак ▫️ деньги – тәңкә ▫️ изюм – йөзем ▫️ казна – казна ▫️ караван – кәрван ▫️ сундук – сандык ▫️ ярлык – ярлыкБу сүзләрнең күбесе рус теленә шулкадәр нык кереп урнашкан ки, аларның читтән кергәнлеге сизелми дә.📚 Ә сез рус телендә татар яки төрки тамырлы тагын нинди сүзләр беләсез?


Институт прикладной семиотики АН РТ
3 Jun, 14:19edited
Әле яшисе дә яшисе иде...Казанда танылган журналист, Институтыбыз һәм "Сәләт" хәрәкәтенең якын дусты, "Шәһри Казан" газетының баш мөхәррире Радик Сабиров белән хушлаштылар.Радик көтмәгәндә, 47 яшендә арабыздан китеп барды.Гаиләсе, якыннары, хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклашабыз.Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын!🤲Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.TatSoft | @ipsanrt


Институт прикладной семиотики АН РТ
1 Jun, 13:10
Котлыйбыз! Сез дә кушылыгыз!


Институт прикладной семиотики АН РТ
1 Jun, 07:04

Институт прикладной семиотики АН РТ
1 Jun, 06:59edited
Җәй. Мәкаль-табышмак☀️ Җәйнең беренче көне уңаеннан бүген сезгә мәкаль-табышмак тәкъдим итәбез!🤔 Мәкальнең соңгы сүзе нинди? Җавабыгызны комментта языгыз!Мәкальне белсәгез 👍 куегыз, белмәгән булсагыз ❤️ куегыз.☀️ Җәй турында тагын нинди мәкальләр беләсез?#ГаҗәепТатарТеле #МәкальТабышмакХәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.TatSoft | @ipsanrt

Related Channels
Other channels in the same section of the catalogue.
