gram news
Мәдәни җомга х Безнең мирас channel avatar

Мәдәни җомга х Безнең мирас

@madani_zhomga

Биредә татарлар турында ✊🏼

ProjectsKKOther

1,310subscribers

Open the Channel

Latest posts

  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    22 Sept, 19:45

    🤔❓ «Сабан туеның иң кызган чагы» картинасының авторы кем дип уйлыйсыз?👍🏼 Шамил Шәйдуллин 👌🏼 Рәшит Гыйләҗев 🙏🏼 Виктор Куделькин
  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    22 Sept, 18:28

    🏡🐔«Тәмле тавык» – КошмандаБиш-алты гасырлык тарихыбыз бар, Алтын Урда чорында ук булганбыз, дип күкрәк кагучы авыллар аз түгел. Тик моны дәлилли алучылар сирәк. Дөрес, язма чыганакларыбыз янган, юкка чыгарылган. Гыйбадәтханә, каралты-кура нигезләренә салып калдырылган борынгы кабер ташлары да телсез, үксез. Шул ук вакытта Кайбыч районындагы Кошман авылы кешеләре, Казан ханлыгы чоры документларында, 1565-1567 нче елларга караган Зөя өязенең теркәү кенәгәләрендә авылыбыз телгә алынган, дип горурлана ала.Бүген Кошман дип бер генә атама белән йөртелсә дә, XIX гасырда Олы Кошман, Кече Кошман дип аталган ике авыл булган монда. Хәер, аларны кечкенә Кошман елгасы гына аерып торган. Шуңа күрә вакытлар узу белән, авылларның берләшүе – Кошманга әйләнүе гаҗәп түгел. Һәрхәлдә, бер гасыр элек кенә, 1920 елда – совет хакимияте аякка баскан вакытта оешкан җирлек идарәсе Олы Кошман авыл советы дип
  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    22 Sept, 18:28

  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    22 Sept, 13:45

    🕌🌙 Мактану яраган тәкъдирдә, гыйлем-әдәп белән ярый, мал-нәсәп белән ярамый.Пәйгамбәребез (с.г.в.): «И адәм баласы, кигән киемнәрең белән мактанма, ахыргы киемең кәфен булыр, торган өйләрең белән мактанма, ахыргы йортың кабер булыр, атларың белән мактанма, соңгы утырып йөргән әйберең кабык булыр, ашаган ризыкларың белән мактанма – бер көн үзең кортларга ризык булырсың», – дигән. Әлбәттә, булдыра алсаң, яхшы йорт салырга, матур киенергә, әйбәт машинада йөрергә кирәк, «Әнә, мөселманнар ничек яши!» – дисеннәр. Динсезләр, материалистлар кешегә байлыгына карап бәя бирә.Һарун әр-Рәшид патша, мәкруһ булса да, үзенә кабер казытып куйган. Көн саен шул кабер янына барып: «Патшалыгың бар, хезмәтчеләрең, сарайларың бар, монда алып килергә нәрсәң бар?» – дип, үз-үзеннән сорый торган булган.Гыйлемең Аллаһны тануга, Аллаһны тануың ихлас күңелдән гыйбадәт кылуга, гыйбадәттән гүзәл әхлакка,
  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    22 Sept, 08:27

    📖✍🏼 Альманахның яңа санын тәкъдим итүӘдәби-нәфис һәм мәдәни-агарту басмасы – «Казанский альманах» журналының (16+) яңа саны укучыларга тәкъдим ителде. Язучылар, галимнәр, журналистлар катнашында оештырылган тантаналы чара Казанның «Ногай» кунакханәсендәге «Тукай» конференцияләр залында үткәрелде (Бауман урамындагы элек Матбугат йорты буларак билгеле бу бинада совет чорында Татарстан язучыларының Г.Тукай исемендәге клубы урнашкан иде).Кичәне Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова ачып җибәрде һәм сүз дилбегәсен әлеге затлы басманың баш мөхәррире һәм рәссамы Әхәт Мушинскийга тапшырды. Чыгыш ясаучылар искәртеп үткәнчә, альманахның ошбу саны әдәбиятыбыз классикларына – юбилейлары быел булган могтәбәр шәхесләребезгә нисбәтле әсәрләргә бай булып чыккан.Габдулла Тукайның 140 еллыгына кагылышлы эссе хакында филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов чыгыш
  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    22 Sept, 08:27

  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    22 Sept, 06:23

    👩🏽🪡 Татар дизайнеры Лилия Гәрәева 130 еллык тарихы булган намазлыкны әбисенең истәлеге итеп саклый.Ә сезнең әбиләрегездән нинди истәлекле әйберләр саклана?Эльза Газизова видеосы
    18video2Open in Telegram
  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    22 Sept, 05:32

    ☕️☀️ Хәерле иртә, укучыларыбыз. Кәефләрегез?Июнь өчен дә үлмәгән... (Күрәзәчеләр мәзәге)Апрельдән бирле акча алмаган берәү май аенда күрәзәчегә килә:– Алда мине ни көтә?– Июньдә ачка үләчәксең!Сентябрьдә ул тагын күрәзәче янында:– Апрельдән бирле акча алган юк...– Октябрьдә ачка үләчәксең!– Тәк, мин бит әле июнь өчен
    1611Open in Telegram
  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    21 Sept, 18:41

    🕌🌙 Ачык йөзле булу – дуслыкның нигезе. Ачык йөзле булсаң, халык дус күрер.Кибетләрнең дә витринасы бар, шуңа карап, кешеләр анда керергәме-юкмы икәнен хәл итә. Ачык, мөлаем йөз кешенең күңел хөрлеген, самимилеген күрсәтә. Андый кеше янында үзеңне уңай хис итсәң, аның яныннан китәсең килми, кайберәүләреннән аерылсаң да, кабат күрешәсе килә. Ясалма елмаю белән ихлас елмаюның да аермасы бар. Күпме генә көчәнсәң дә, күңел аны сизә. Чын ачык йөз ихлас кешедә генә була.Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сезгә кемнең генә йомышы төшсә дә, авырсынмагыз, ярдәм итә алмасагыз да, ачык йөз белән озатыгыз», – диде. Ышану (иман) – гыйбадәткә, гыйбадәт күркәм холыкка илтә. Рәсүлебез (с.г.в.): «Мин гүзәл әхлакны тәмам урнаштыру өчен килдем», – диде. Димәк, соңгы максат – гүзәл әхлак. Гыйбадәтнең камиллеге кешенең әхлагында күренә. Ә гүзәл әхлакның көче үзара мөнәсәбәттә күренә. Кешеләргә карата ихлас
  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    21 Sept, 16:11

    👩🏽‍🦱👜 Багъбостан ханым Оренбург шәһәрендә татар кызлары өчен мәктәп ача.1908 ел. Багъбостан ханымның мәктәбендә Оренбург төбәгенең иң караңгы авылларыннан башлап, Себер, Төркестан, Кырым, хәтта Кавказдан да килгән кызлар укый. 7 ел дәвамында алар дин гыйлеме, татар һәм гарәп әдәбияты, рус теле, математика, медицина гыйлемен өйрәнә, кул эшләре – технология дәресенә зур игътибар бирелә.Мәктәп матур гына эшләп торган көннәрдә Багъбостанның ире Гобәйдулла әфәнде Рәдүди вафат була.Милләт дошманнары аңа яла ягып, мәктәбен ябарга тырыша. Багъбостан бирешми! Уфага барып, имтихан бирә һәм мөфти кулыннан шәһадәтнамә ала да җәйге каникулда Төркиягә чыгып китә!Андагы китапханә, музейлар, гаскәри һәм дини мәктәпләр белән таныша, төрек әдипләре белән аралаша, Истанбул университетындагы иң мәшһүр галимнәрдән белем ала. Багъбостан ханым хәтта Төркия депутатлары җыенында татар ханымнары
  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    21 Sept, 16:10

  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    21 Sept, 14:27

    👱🏼‍♂️✍🏼 Шәүкәт Галиевның «Кунаклар» шигыре - безнең карточкаларда.Карточкаларны ясалма фәһем ярдәмендә Энҗе Хөсәенова әзерләде.#карточкалар #мәдәниҗомгагазетасы #безнеңмирас #шәүкәтгалиев #шигырь #шигърият
  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    21 Sept, 12:50

    👩🏽‍🦱👨🏽‍🦱«Җәннәт бакчасы: Россия ислам сәнгате» күргәзмәсе финисажы22-23 сентябрьдә «Җәннәт бакчасы: Россия исламы сәнгате» күргәзмәсе үз эшен XII Санкт — Петербург халыкара Берләшкән мәдәниятләр форумы алдыннан финисаж-махсус программасы белән төгәлли. Программа ТР Милли музеенда узачак.«Җәннәт бакчасы: Россия ислам сәнгате» күргәзмәсе — Татарстан Республикасы Милли музееның, стрит-артны тикшерү институтының, Көнчыгыш музееның һәм Мәрҗани фондының уртак проекты. Музейлар тарихи экспонатлар өчен җавап бирде, ә заманча рәссамнар өчен — стрит-артны тикшерү институты. Экспозициядә Татарстан, Дагыстан, Башкортостан һәм Кырымнан заманча рәссамнарның эшләре һәм объектлары тәкъдим ителде.Күргәзмәнең концепциясе бакчаларны эмоциональ кабул итүгә һәм аларның оҗмах символыннан алып социаль бәйләнешкә кадәр мөселман мәдәниятендәге урынын билгеләүгә корылган. Экспозиция алты зонадан
  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    21 Sept, 12:50

  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    21 Sept, 12:07

    👨🏽‍🦱💼 Альберт Рәхмәтуллин: «Горурланырлык шәхесләребез бар»(Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин белән «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон әңгәмәсе)– Альберт Илгизәревич, нинди гаиләдә тәрбияләндегез? Район башлыгы булганчы нинди тормыш мәктәбе уздыгыз?– Без гаиләдә алты бала туганбыз. Кызганыч, ике абыем яшьли вафат булган. Олы абыем туган авылым Бәрлебашта җитәкче булып эшли иде, ул да вакытсыз арабыздан китте. Әтиебез көне буе колхоз эшендә булганлыктан, без күбесенчә абыебыз тәрбиясендә үстек. Абыем Ветеринария институтын тәмамлаган, мин дә әлеге юнәлештә укырга булдым. Әнием гомер буе фермада сыер савучы булып эшләгәнлектән, аңа авыр хезмәтендә һәрдаим ярдәм иттем. Шулай итеп, балачактан ук фермада эшләп үстек, малларны, аеруча атларны бик яратам. Без, авыл малайлары, җәйләрен ат, сыер көтүен көттек. Атка атланып йөргәч, авылда
  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    21 Sept, 08:46

    🔝🎉 «Безнең мирас» журналының сентябрь ае санына кыскача күзәтү.Язылу индекслары:Татарстанда - П2343 Россиядә - П7074Эльза Газизова видеосы
    15video1Open in Telegram
  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    21 Sept, 06:36

    📖👨🏽‍🦳 Татар алфавитын тәртипкә китерүгә ирешкән галимТатар алфавитын 1939 елда латиннан кириллицага күчергәндә, ни сәбәптәндер алты хәреф: Ә, Ө, Һ, Ү, Ң, Җ рус алфавиты ахырына урнаштырылган. Аларны үзләренә тиңдәш А, О, У, Ж, Н, Х хәрефләреннән соң кую дөрес, отышлы булыр иде.Фәнни нигездә төзелмәгән бу алфавит җәмгыять тормышында һәм үсешендә төрле уңайсызлыклар, кыенлыклар тудырган. Әйтик, энциклопедияләр, сүзлекләр төзегәндә, хәрефләрнең мондый тәртибе аеруча кулай түгел. Мәсәлән, мәшһүр язучы Габдрахман Әпсәләмов турында, рус телендә Абсалямов Татар энциклопедиясе сүзлегендә алдан, энциклопедиядә беренче томда язылды. Татар телендә сүзлек ахырында, энциклопедиядә соңгы томда язылыр иде. Безнең күренекле шәхесләребез күп: язучы, шагыйрь, сәнгатькәрләр, галимнәр, хезмәт һәм сугыш каһарманнары, дәүләт эшлеклеләре һ.б. Алар турында мәкаләләр болай язылса, безнең басмаларны
  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    21 Sept, 05:35

    ☕️☀️ Хәерле иртә, укучыларыбыз. Яңа атнаны башлыйбыз.Ирләр булыйкРадиодан шаян җыр яңгырый:Суын булса – китерәм, Керен булса – киптерәм, Идәнен булса – себереп, Көзгедәй ялт иттерәм. Һай, шулай да эш харап: Хатынга булмый ярап...Өстәл янында ашап утыручы Галимҗан каш астыннан гына радиоалгычка караш ташлап алды да:– Бозау булган ул! – диде.Виктор ШАДРИН Түбән Кама
  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    20 Sept, 19:43

    👨🏻‍🦱✍🏼 Рафисның гомере өзелергә бары тик санаулы сәгатьләр генә, ә бәлки минутлар гына калганын Галимә бөтен җаны-тәне белән тоя, сизә. Ләкин нәкъ менә шулай буласын – егерме дүрт ел бергә яшәгән иренең тиздән, бик тиздән бакыйлыкка күчәсен – аның йөрәге барыбер кабул итә алмый. Кабул итә алмый моны аның йөрәге. Нибары кырык сигез яшь кенә бит әле Рафиска. Яшәргә дә яшәргә югыйсә... Яшәргә дә яшәргә... Галимә аның әүвәлгечә азгын тормыш алып баруына да риза. Ярар, әйдә, кайда тели, шунда йөри бирсен, ятсын чит хатыннар кочагында, кайчан кайтырга уйласа, шул вакытта өйгә кайтсын... Тик... яшәсен генә! Яшәсен генә аның Рафисы! Галимә ияләште инде ыгы-зыгылы, гаугалы-ызгышлы, зарлы-интизарлы тормышка. Галимә түзәргә өйрәнде инде иренең уйнаш кыланышларына.
  • Мәдәни җомга х Безнең мирас

    20 Sept, 18:31

    🍂🍁 Алтын көзнең иң матур мизгелләрен күреп калыгыз!Казанның Комсомольск күле янында хәзер искиткеч матурлык — алтынсу агачлар, көзге кояш һәм тыныч күл...Табигатьнең шушы сихри чагын күрергә өлгерегез!Ә сез алтын көздә кайсы урыннарда йөрергә яратасыз? Кайсы парк, урман, күл яки табигать почмагы сезгә аеруча ошый?Үзегез яраткан урыннарны комментарийларда языгыз — бер-беребезгә матур урыннар тәкъдим итик!Ләйсән Данилова фотолары