gram news
Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп channel avatar

Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

@magarifgaile

ProjectsKKEducation

1,660subscribers

Open the Channel

Latest posts

  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    22 Sept, 17:53

    Мәктәп ул – дәресләр үткәрә торган җир генә түгел, ә кеше язмышында зур эз калдыра торган урын. Яңа Арыш урта мәктәбе бүгенге көндә авыл өчен генә түгел, ә район мәгарифе өчен дә әһәмиятле белем үзәге булып тора.🖇️Биредә традицияләр белән яңалыклар үрелеп, укучыларга сыйфатлы белем һәм тормышта үз юлын табарга ныклы нигез салына.Игътибар – безнең карточкаларга!#карточкалар
  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    22 Sept, 13:58

    🎦 Укытучылар йортында педагоглар өчен киноклуб ачылаБеренче чара 25 сентябрьгә планлаштырылган. Фильм караганнан соң, мөгаллимнәр фикер алышачак.Күрсәтеләчәк кинокартиналар тематикасы укытучы эшчәнлегенә бәйле булачак.Киноклуб очрашуларын 129 нчы мәктәпнең информатика укытучысы Ерлан Аймаганбетов алып барачак. Ул үзенең эшчәнлегендә кинопедагогиканы куллана.🔗 Чарага теркәлүФото: «Казанское образование» каналы
  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    22 Sept, 09:05

    Исегезгә төшерәбез, «Авыл укытучысы — 2025» исеменә Кайбыч районы Кошман төп мәктәбе информатика һәм физика укытучысы Җиһаншин Алмаз Равил улы лаек булган иде.«Авыл тәрбиячесе-2025» номинациясе җиңүчеләре:📃Хәсәнова Гөлинә Кираметдин кызы, татар төркемендәге тәрбияче (Лаеш районы Комлы Кавал «Умка» балалар бакчасы)📃Хитцова Алена Викторовна, рус төркемендәге укытучы-логопед (Питрәч районы Яңа Шигали авылындагы «Росток» балалар бакчасы)
    1511Open in Telegram
  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    22 Sept, 08:59

    ⚡️📃«Авыл укытучысы | Авыл тәрбиячесе - 2026» бәйгесенең II тур нәтиҗәләре билгеле.Быел конкурска барлыгы 265 гариза кабул ителде.II тур нәтиҗәләре буенча финалга түбәндәге катнашучылар чыкты
    1511Open in Telegram
  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    22 Sept, 06:12

    Хәерле иртә!Бүген, 22 сентябрь көнне, Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем көтелми.🌡 Һава температурасы: +21°... +26°
  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    21 Sept, 17:06

    🖇️Физика, математика һәм информатика буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен 40 мәктәп бер миллион, физмат сыйныфларында программаны гамәлгә ашырган өчен 40 мәктәп 600әр мең сум акча алды, – дип сөйләде Рамил Хәйруллин.– Бу акчалар балалар белән эшләүгә, педагогларга хезмәт хакын түләүгә, яисә укучылар белән бергә чыгып йөрүгә сарыф итә. Моннан тыш, 10 мәктәп һәрберсе 2 млн сумлык математика, физика һәм информатика кабинетлары өчен җиһазлар сатып алган. Проектка ярдәм итүгә республика бюджетыннан ике уку елында 500 млн сумга якын акча тотылган".
  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    21 Sept, 17:06

  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    21 Sept, 16:49

    📚 Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «Физика-математик алга китеш» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.Фото: Лилия Хисмәтова
  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    21 Sept, 13:03

    🌱 Лицейда эшли башлаган биолабораториядә ел саен 10 меңләп агач үсентесе үстереп, һәр бала үз төбәген яшелләндерү эшенә катнашыр дип көтелә.
    17video1Open in Telegram
  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    21 Sept, 13:02

    Әлмәт һөнәри көллияте эшче кулларны әзерли. «Көллияттә бүген 1150 студент белем ала. Эшче куллар түгел, кул белән уйлаучылар алар», – ди узган ел 50 еллык юбилеен билгеләп үткән көллиятнең директоры Анжела Шәрипова.
    14video1Open in Telegram
  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    21 Sept, 12:54

    📃Әлмәттәге М.К. Таһиров исемендәге 1 нче лицейның 100 елдан артык тарихы бар. Мәктәпнең шул чорларын хәтерләүчеләр өчен бүгенге белем учагындагы үзгәрешләр чынлап та могҗизага тиң.2023 елда белем учагына «Татнефть» компаниясе ярдәме белән таң калырлык итеп реконструкция ясала.🔗📐Математик белемнәрне күтәрү көн кадагындагы мәсьәлә биредә.
    13video2Open in Telegram
  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    21 Sept, 12:45

    📃🍁Редакция хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә сәфәрдә булып кайтты.М.К. Таһиров исемендәге 1 нче лицей һәм Әлмәт һөнәри көллиятендә укыту һәм тәрбия бирү үзенчәлекләре турында октябрь саннарыннар укырга мөмкин.Видеоларда әлеге сәфәрдән кайбер мизгелләр ⬇️
  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    21 Sept, 10:55

    📚⚡️Игътибар! 1 сентябрьдән киләсе елның беренче ярты еллыгына язылу старт алды.Тулырак мәгълүмат – безнең карточкаларда#карточкалар@magarifgaile
  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    21 Sept, 08:53

    Хәерле эш атнасы булсын! Актуаль яңалыклар түбәндә:📝 «Авыл укытучысы – 2026» конкурсының II тур нәтиҗәләре📝 Китап. «Белем» музее. Укытучыга һәйкәл📝 Илсур Һадиуллин Бөтенроссия туган тел укытучылары конкурсы призерлары белән очрашты📝 Казанда «Россия – минем офыкларым» төбәк форумы узачак
    2011Open in Telegram
  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    21 Sept, 06:09

    Хәерле иртә!Бүген, 21 сентябрь көнне, Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем көтелми. 🌡 Һава температурасы: +20°... +25°
    2011Open in Telegram
  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    20 Sept, 15:06

    Театрның әдәби бүлеге җитәкчесе Ләйсән Фәизова бина тарихы белән таныштырды@murkiyam
  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    20 Sept, 15:06

  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    20 Sept, 14:58

    🎭 Рус яшь тамашачы театры капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты.Биредә журналистлар өчен махсус экскурсия үткәрелде.Фото: Мөршидә Кыямова
  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    20 Sept, 14:52

    Азнакай районы Урманай урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айгөл Латыпова:«Балаларыбыз кечкенәдән үк сайлауның мөһим процесс икәнен белеп үсте»
    20video1Open in Telegram
  • Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп

    20 Sept, 14:18

    Казан медицина университеты ректоры Айрат Фәррахов Биектау районы Әлдермеш авылында урнашкан сайлау участогында Дәүләт Думасына сайлауларда катнашты. Ул үзе дә 7-8 чакырылышта әлеге югары Җыенда депутатлык эшен башкарды.