Latest posts

Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
22 Sept, 12:01
"Огонёк" рецептыКирәк булачак: Помидор – 3 кг Сарымсак – 1 стакан Чили борычы – 5-6 штук Шикәр комы – 1 стакан Тоз- 4 аш кашыгы Серкә(уксус) – 3-4 аш кашыгыИттарткыч аша чыгарып, болгатып, банкаларга салып, салкынга куясы. Тәмле булсын!Гөлназ Шәйхи рецепты📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
21 Sept, 10:35
КАБАК АШЫКирәк: Кабак – 600 г, суган – 1 данә, помидор – 3 данә, бәрәңге – 4 данә, сарымсак – 2 тырнак, татлы борыч – 1 данә, уртача майлылыктагы сөт өсте (сливки) – 100 мл, сыр – 100 г, үсемлек мае, тәменчә тоз, бизәү өчен чистартылган кабак төшләре, 1,5 л су яки ит шулпасы, сохари ясау өчен батон яки ипи.Әзерләү: Кабак, болгар борычы, суганны турыйбыз, сарымсакны угычта уабыз. Үсемлек маенда болгар борычын суган белән 7 минут чамасы кыздырабыз. Аңа кабак өстәп кыздыруны дәвам итәбез. 5 минуттан аңа туралган помидор, сарымсак һәм тәмләткечләрне салып кыздырабыз. Шулпага бәрәңгене салып пешерәбез. Барысын бергә шулпага салып, кайнатып чыгарабыз. Ахырда уылган сыр өстәп, тиз генә болгатабыз. Сыры эрегәннән соң, сүндереп, бераз суытабыз. Аннары яхшылап блендерда изәбез.Сохари өчен шакмаклап туралган батон яки ипине майлы табада кыздырып алабыз. Ашны тәлинкәләргә бүлгәндә, өстенә
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
20 Sept, 10:30
ТАПНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?✅Кер сабыны май, буяу, кипкән пычракны чистарта.✅“Аспирин” чирәм, тир, кетчуп, балчыкны бетерә.✅Нашатырь спирты тир, май, каләм эзен агарта.✅Тоз һәм чәй содасы шоколад, тирдән яхшы.✅Водород перекисе — кан, күгәргән эзләрне, күптәнге пычракларны ала.✅Лимон кислотасы яки аш серкәсе җиләк, сок, кетчуп тапларына яхшы.✅Чистартылган бензин майлы буяуларны бетерү өчен кулланыла.📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
19 Sept, 10:03
Итле винегрет рецептыИнгредиентлар: 200 г пешкән ит, 200 г ветчина, 2 тозлы кыяр (тозлы кәбестә), 2 бәрәңге, 1 чөгендер, 2 кишер, яшел борчак, майонез, яшеллек.Әзерләү тәртибе: бәрәңге, кишер, чөгендерне пешерергә һәм кабыгын әрчергә. Пешкән суытылган терлек итен һәм ветчинаны вак итеп турарга. Тозлы кыяр, пешкән бәрәңге, чөгендер һәм кишерне шулай ук шакмаклап турарга һәм итле ризык белән кушарга.Барысын да майонез белән болгатырга, салат савытына тау сыман өяргә һәм туралган яшеллек белән бизәргә.Тәмле булсын!✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез 👌 Югалтмас өчен саклап куегыз📝
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
18 Sept, 14:31
Помидордан бик тәмле кабымлык ясау ЫСУЛЫИлсөя Гыйззәтуллинадан артык-портык помидорлардан кабымлык ясау рецепты.Кирәк булачак: 3-4 помидор, 2 тырнак сарымсак, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 аш кашыгы аш серкәсе (9 процентлы), берәр чеметем төелгән кызыл һәм кара борыч, яшел тәмләткечләр.Помидорларны эрерәк кисәкләргә бүлеп, сарымсакны ваклап турыйбыз. Тирәнрәк эчле савытка салып, калган ингредиентларны өстибез һәм барысын бергә болгатабыз. Ярты сәгатьтән бик тәмле кабымлык әзер!✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез 👌 Югалтмас өчен саклап куегыз📝
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
18 Sept, 10:32
🥳🎉 РОЗЫГРЫШ! «Көзге җилләр» концертына 3 кешегә (2 шәр урынлы) чакыру уйнатабыз!❗️РОЗЫГРЫШТА «КАТНАШАМ!» га БАСЫП КАТНАШ❗️МОНДА ➡️ https://max.ru/afishatatar/AaCz4jiFLiY
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
14 Sept, 12:51
АштәмләткечДүрт литрга: 1 кг помидор, 1 кг кишер, 1 кг башлы суган, 300 г баллы борыч, 300 г яшел тәмләткеч, 1 стакан тоз кирәк.Иң элек яшелчәләрне юып киптерегез. Аннары яшел тәмләткечләрне ваклап турагыз, кишерне эре угычта уыгыз, башлы суган, баллы борыч һәм помидорны ваклап турагыз. Барлык яшелчәләрне эмаль кәстрүлгә салып, тоз өстәп болгатыгыз. Шул катнашманы стерильләштерелгән банкаларга тутырып, полиэтилен капкач белән ябып, суыткычта саклагыз. Бу тәмләткеч ашка, соуска, итле ризыкларга кушу өчен яхшы.📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
13 Sept, 10:54
БӘРАКӘТ СОРАП КЫЛЫНА ТОРГАН ДОГАКүз тию көнләшү (хөсетлек) хисе кичергән кешеләрдән килүенә карамастан, галимнәр аның артык сокланудан да булуы мөмкинлеген аңлаталар.Пәйгамбәребез (саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм) әйтте: «Әгәр сезнең берәрегез үзендә яки кардәшендә ошаткан нәрсәсен күрсә, аның файдасына дога кылсын, чөнки күз тию – хак» (Әл-Хәким «Әл-мүстәдерак гъәләә-с-съахихәйн», №7706-нчы хәдис).Кеше күз тидерүе белән хәтта үзенә зыян китерергә – байлыгыннан, дәрәҗәсеннән, гаиләсеннән мәхрүм калырга – мөмкин.Андый очракларда әлеге доганы кылырга киңәш ителә:اللَّهُمَّ بَارِكْ فِيهِ[Әллааһүммә бәәрик фийһ]«Аллаһым, аны бәракәтле ит»
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
12 Sept, 09:53
Халык медицинасында кара милэш1️⃣ Гипертоник авыруны һәм атеросклерозны дәвалау өчен 1 кг кара миләшне 700 г шикәр комы кушып изәргә. Көненә 2 мәртәбә 75-100 әр г ашарга кирәк.2️⃣Геморрой вакытында бер үк күләмдә алынган кара миләш белән балны кайнаталар һәм көненә 3 мәртәбә ашарга 30 минут кала 100 әр г ашыйлар.3️⃣Витамин җитмәгән чорда 1 чәй калагы кипкән миләшкә 400 мл кайнар су коеп, 4 сәгать төнәтергә һәм көненә 2-4 мәртәбә 1 әр стакан эчәргә.4️⃣Организм арыганда, азканлылык булганда һәм сидек куу өчен 2 чәй калагы кипкән миләшкә 400 мл кайнар су коеп, 1 сәгать төнәтергә һәм бераз шикәр комы өстәргә. Төнәтмәне көн дәвамында 3-4 кә бүлеп эчәргә.5️⃣Эч киткәндә 1 а.к. кипкән миләшкә 1 стакан кайнар су коеп, 30-40 минут төнәтергә һәм көненә 3-4 мәртәбә яртышар стакан эчәргә.
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
11 Sept, 11:50
Кабаклы дөге боткасы рецептыКабаклы ботканы дөге һәм тары ярмасы белән пешергәндә аеруча тәмле була.Кабаклы ботка организм өчен файдалы микроэлементларга бай. Ул олыларга гына түгел, балаларга бигрәк тә файдалы. Әлеге ботка диетик туклану өчен дә туры килә.Ингредиентлар: 100 мл су, 100 мл сөт, 50 грамм дөге ярмасы, 1 аш кашыгы шикәр комы, чама белән тоз, 220 грамм кабак һәм ботка пешеп чыккач салу өчен — атланмай.Ярманы яхшылап юарга һәм кайнап чыккан сөт белән суга салырга. Шунда ук кабакны шакмаклап турап, тоз һәм шикәр комы салырга. Ботка кайнап чыккач, сүрән утта болгатып пешерергә.Кабакны изелеп беткәнче пешерергә яки кисәкле итеп калдырырга була. Ботка пешеп чыгар алдыннан йөзем җимеше дә салырга мөмкин. Ә инде пешеп чыккач атланмай салып болгатырга һәм 5 минут өстен каплап тотарга кирәк.Гөлүзә Василова
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
10 Sept, 10:49
Йоклар алдыннан һәр мөселман башкарырга тиешле 7 ГАМӘЛЙоклар алдыннан:✅тәһарәт алырга,✅ «Аятел-Көрси» укырга, өч тапкыр учларга «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен укып өрергә, куллар белән тәнне сыпырырга,✅бу көндә кылган хаталар, гөнаһлар өчен ярлыкау сорарга,✅дога кылырга: «Бисмикә-әллаһүммә әмүтү вә әхъйә» («Аллаһы исеме белән үләм һәм тереләмен»),✅бар мөселманнар өчен хәерле дога кылып куярга,✅зикерләр әйтергә,✅уң якка ятарга кирәк.Чыганак: «Дин вә мәгыйшәт”
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
9 Sept, 08:50
Борычлы чөгендер салатыҖиде литрга: 4 кг чөгендер, 1,5 кг помидор, 1 кг баллы борыч, 2-3 баш суган, 200 г сарымсак, ярты литр үсемлек мае, 1 стакан аш серкәсе, 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, укроп кирәк.Чөгендерне иттарткычтан чыгарыгыз, баллы борычны саламлап, помидорны кисәкләп, суганны ярым божралап, сарымсак белән укропны ваклап турагыз.Туралган чөгендер, борыч, помидор һәм суганны кәстрүлгә салыгыз да, үсемлек мае өстәп, 30-40 минут пешерегез. Аннары шикәр комы, тоз, сарымсак, укроп, аш серкәсе өстәп, кабат 10-15 минут пешереп алыгыз. Салатны кайнар килеш банкаларга тутырып капкачлагыз.📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
8 Sept, 10:49
Алмалы кабак ашап дәвалан1️⃣ Ашказаны согы эшләүне көчәйтү өче, зур яшел алманың кабыгын әрчеп, угычтан уарга кирәк.2️⃣ Шуңа 300 грамм уылган чи кабак, 1әр чәй кашыгы лимон согы һәм бал кушып болгатырга һәм иртән ач карынга ашарга кирәк.📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
7 Sept, 08:47
Бик җайлы эшләнә торган тәмле кабымлык😋Сезгә ничек, ошыймы? ❤️ - әйе, бик шәп 👍 - әзерләп карыйсы булыр 🔥 - минем болай ясап караган бар✅ Ошаса, үзегезгә саклап куегыз яки дусларыгызга җибәрегез
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
7 Sept, 08:45
Тамакка йодлы су килешә👍 Берничә сәгатьтән соң авырту басыла.💧Тамакка ангина чыгып, авыртып интектергәндә, 1 стакан җылы суга 1әр чәй кашыгы сода һәм тоз салып, 1-2 йод тамызыгыз да, 4-5 сәгать буе һәр ярты сәгать саен тамакны чайкатыгыз. Берничә сәгатьтән соң авырту басыла. Авырмагыз!📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
6 Sept, 09:48
Гөлҗимеш җыеп калБеренче кыраулар төшү белән гөлҗимешләр балланып китә. Бу көннәрдә гөлҗимеш яратучылар аларны җыя, киптерә.Гөлҗимешнең файдаларын, баксаң, санап бетерерлек түгел икән: ✅ С витаминына бай (кара карлыганга караганда да күбрәк) ✅ В төркеме витаминнары ✅ Е, К, А, РР витаминнары ✅ Кальций, марганец, органик кислоталар һәм башка организмга кирәкле, файдалы матдәләр күп икән.📍кан басымын көйли 📍йөрәккә уңай тәэсир итә 📍холестеринны киметә 📍кан тамырларын чистарта һәм ныгыта 📍инфаркттан саклый 📍матдәләр алмашын яхшырта 📍гемоглабинны күтәрә 📍иммунитетны яхшырта🍵 Төнәтмәсен ашарга ярты сәгать кала эчәргә киңәш ителә. Шул ук вакытта тәүлегенә 1 литрдан да күбрәк эчәргә ярамый. Имбир тамыры һәм бал да кушып эчсәң, бөтенләй дә авырмыйсың икән.
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
5 Sept, 11:31
Төшләремә керә өч тәрәзә, Ачылмалы иде уртасы. Тик бер генә көнгә кунак булып Шул йортыма килә кайтасы.Уянасым килә таң атканда Мичтә пешкән икмәк исенә. Әни тәгәрәткән бәрәңгеләр, Коймаклары төшә исемә...Күкрәгенә терәп Әти кискән Икмәк тәмен килә тоясы. Рәхмәтләрен әйтә белдек микән - Җылы булган да соң оясы.Дүртпочмаклы өстәл артларында Дөнья булган икән түгәрәк. Түгәрәкләп кабат дөньяларны Эххх, утырасы иде бергәләп...
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
4 Sept, 10:46
🍄🟫 Гөмбә чорыНичек агуланмаска?1. Әгәр гөмбәне танымыйсың, җыя белмисең икән, иң яхшысы - бу эшкә тотынмаска. Җыя белсәң, шул ук көнне төрләре буенча аерып, черекләрен алып атып эшкәртергә кирәк. 2. Аз-азлап кына ашарга. 3. Кулдан сатып алмаска, чөнки кешеләрнең гөмбәне кайдан җыйганын белеп булмый.Агулансаң, нәрсә эшләргә?1. Активлашкан күмер кабырга; 2. Ашказанын юдыртырга; 3. Эчәкләрне чистартырга (клизма ясарга); 4. Күбрәк сыеклык эчәргә. 5. Кичекмәстән, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә!❓Кызлар, ә сез гөмбә җыясызмы? Алардан ниләр әзерлисез? ❤ әйе, җыям, бик яратам 🔥 җыеп бирсәләр әзерлим 👍 без бөтенләй гөмбә ашамыйбыз
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
3 Sept, 09:01
Помидор һәм кыярдан кышка салатБик тәмле салат рецепты.3 кг помидор, 4 кг кыяр кирәк була. Помидорны мясорубкадан чыгарабыз, кыярны турыйбыз. Помидорны чыгарганда 3-4 тырнак сарымсак, ярты әче борыч салабыз. 200 гр сыек май, 3 аш кашыгы тоз салып кайнатырга куябыз. 15 минут кайнагач, 200 гр шикәр комы, 150 гр уксус, 6-10 түгәрәк борыч салып, кыярны да өстәп тагын 15 минут кайнатабыз.🫙Стериль банкаларга тутырабыз.📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
2 Sept, 19:43edited
Гөрәҗдә (груздь) маринадлау«Маринадланганын да көтмичә шунда ук ашарга мөмкин, бик тәмле»...🔻Гөмбәне яхшылап юарга һәм, су салып, кайнатырга куярга. 3 литр суга 4 аш кашыгы тоз салырга. Капкачы ачык килеш 30 минут кайнатырга.🔻Суын түгәргә, агып торган суда юарга. Кәстрүлгә чиста су салырга, шулай ук 3 литр суга 4 аш кашыгы тоз салып, гөмбәне икенче тапкыр кайнарга куярга. Кайнап чыккач 5-6 дәфнә яфрагы, 15 түгәрәк борыч, 4-5 укроп зонтигы, 2 баш сарымсак, 10 карлыган яфрагы, 100 грамм аш серкәсе, 1 бал кашыгы лимон кислотасын 100 мл суда болгатып салырга.🔻Гөмбәне тозлыкта 10 минут пешерергә. Аннары банкаларга тыгызлап тутырырга, 1 литрлы банкага 2 аш кашыгы үсемлек мае һәм өстенә кадәр тозлык салырга. Тимер капкач белән ябарга һәм банкаларны иртәнгә кадәр астын өскә әйләндереп куярга. Кышка салкын урында яки суыткычта сакларга.Замирә РӘҖӘПОВА рецепты
Related Channels
Other channels in the same section of the catalogue.
