Latest posts

РӘФИСӘ киңәш итә
15 Sept, 19:08
❤️🥰❤️
РӘФИСӘ киңәш итә
15 Sept, 19:07
Хәерле төннәр🥰👋МЕРЕНГОВЫЙ РУЛЕТ😋Меренга-суфле өчен👇 Йомырка агы - 150 г Шикәр комы - 200 г Кукуруз крахмалы ~ 15 гМиндаль таҗлары яки вакланган чикләвек (сипмәскә дә була ❗️)Әзерлибез👇 Йомырка агын сарысыннан аерабыз. Чиста, коры савытта җиңелчә күпертәбез (пена барлыкка килгәнче). Аннан соң 3 өлешкә бүлеп шикәр комы салып, күпертүне дәвам итәбез.Шикәр комы эреп бетәргә тиеш❗️Вак шикәр комы алыгыз, ул тизрәк эри‼️Миксерның насадкасыннан клювик күренеп (асылынып) торса, формасын яхшы тотса, меренга әзер була (видеода күренә).👇👇👇
РӘФИСӘ киңәш итә
8 Aug, 12:14
МАРИНАДЛАНГАН КЫЯР🥒 Кирәк: Бер литрлы банкага⬇️ Кыяр Хуш исле борыч (душистый) - 3-5 түгәрәк Түгәрәк кара борыч - 7-8 штук Бөртекле горчица - 1 чәй калагы Сарымсак - 3-4 штук Укроп Керән яфрагы Карлыган, чия яфраклары ~ һәр банкага 2-3әр штукМаринад өчен (һәр 1 л банкага салабыз)⬇️ Тоз - 2 чәй калагы Шикәр комы - 2 аш калагы 9%лы уксус - 60 млӘзерлибез: ➡️Банкага кыяр, яфраклар(керән, чия, карлыган), сарымсак, бөртекле горчица, кара һәм хуш исле борычлар салабыз. ➡️Өстенә чыжылдап торган су коябыз, 20 минут тотабыз.
РӘФИСӘ киңәш итә
8 Aug, 12:00
ФИННАРЧА КЫЯРЛАР🥒 Озаклап, мәшәкатьләнеп торасыгыз килмәгәндә, кыяр ябу өчен шушы рецептны сайлагыз👌КИРӘК👇✅Кыярлар - 2,5 кгМАРИНАД👇✅Су - 1,5 л ✅Тоз - 3 аш калагы ✅Шикәр комы - 200 г ✅Горчица орлыклары (семена горчицы) - 2 чәй калагы ✅Дәфнә яфрагы (лавр.лист) - 3 штук ✅6%лы уксус - 250 млӘни❤️1,5 чәй калагы куркума да өстәгән.ӘЗЕРЛӘҮ👇
РӘФИСӘ киңәш итә
29 Jun, 08:49
Кара карлыган һәм кызыл карлыганнан АССОРТИ🍇Узган ел ике порция ясадым😋КИРӘК:🟣Кара карлыган -500 грамм 🟣Кызыл карлыган -500 грамм 🟣Вакланган әчтерхан чикләвеге – 2 стакан 🟣Шикәр комы – 1,5 кг 🟣Су – 1 стаканӘЗЕРЛИБЕЗ:🌸Карлыганнарны чистартабыз, яхшылап юабыз. Тирән кәстрүлгә бушатабыз.🌸Әчтерхан чикләвеген кайнар суда берничә тапкыр юып, духовкада киптереп алабыз, пычак белән ваклыйбыз.🌸Шунда ук бер стакан су салып, әкрен утта карлыганнар йомшарганчы пешерәбез.
РӘФИСӘ киңәш итә
29 Jun, 08:46
Хәерле көннәр!👋Матур һәм тәмле контент белән чыгам бүген яныгызга🍓КИРӘК⬇️ Банан ~ 1 кг Җиләк (виктория) ~ 5 л чиләк Шикәр комы ~ тәменчә, 350 г салдымБананның һәм җиләкнең яртысын турадым, яртысын блендер аша үткәрдем. Чиратлаштырып контейнерларга салдым😋👍Бии-к тәмле!
РӘФИСӘ киңәш итә
2 Jun, 15:37
Хәерле кичләр! 🌹Әле дә Телеграмда калучылар бармы безнең арада, дуслар❔Бер-беребезне сәламләп алыйк әле, күпме икән сез монда🥰👋 Үзем күбрәк МАКСТА ⬇️ матур итеп аралашабыз, тормыш кайный анда👌сезне дә шунда чакырып калам. Барлык рецептларны да монда кертеп булмыйhttps://max.ru/Raizar1813
РӘФИСӘ киңәш итә
18 May, 10:50
Банан белән ВЕНСКИЕ ВАФЛИ☕️📝 КИРӘК: Банан - 1 шт Ак май - 100 г Он - 180 г Йомырка- 3 шт Разрыхлитель - 1 чәй калагы Тоз ~ бер чеметем Корица - чәй калагы очында🍳 ӘЗЕРЛИБЕЗ: 1. Бананны чәнечке белән изәбез. Шуңа ак май эретеп салабыз. Бераз күпертелгән йомырка, тоз, корица өстибез. Болгатабыз.2. Онны разрыхлитель белән бергә илибез һәм бананлы массага кушабыз, болгатабыз.3. Махсус форманың һәр өлешенә 1,5 аш калагы камыр салып, ике ягы да кызарганчы вафлилар пешерәбез. Бал, джем яки куертылган сөт белән табынга бирәбез.Чәйләрегез тәмле булсын🥞☕️Саклап куярга онытмагыз📌
РӘФИСӘ киңәш итә
18 May, 10:50
Чишеләсе мәсьәләләр күп...ә безгә бирелгән тормыш берәү генә.🙏Тормыштан ямь табып, матурлыкны күреп, юкка да сөенеп яшәргә өйрәник❤️
РӘФИСӘ киңәш итә
17 May, 10:58
Тиз кабара һәм шиңми торган ОЛАДУШКИ 🥞(коймаклар инде безнеңчә)Кирәк: Йомырка - 2 штук Тоз ~ 1 чәй калагы Шикәр комы - 3 аш калагы Кефир -500 мл Он - 460 г Сода -1 чәй калагы өймичәӘзерлибез: Йомыркага шикәр комы, тоз кушып болгатабыз. Җылы кефир, аннан соң он өстәп төерләре беткәнче болнатуны дәвам итәбез. Сода кушып тагын бер болгатып куйганнан соң 10 минут ⏰ ял иттерәбез.Бүтән болгатасы түгел❌Әзер камырны кызган майга калаклап салып, коймакның ике ягын да пешереп алабыз.Бик йомшак һәм тәмлеләр🤩
РӘФИСӘ киңәш итә
12 May, 08:20
❗️❗️❗️ Дуслар🌹ТОРТЛАР 🍰 курсына ташлама ясыйм⤵️Скидка бары тик 24 сәгать (1 тәүлек) дәвам итәчәк🔥ДОСТУП гомерлек🔥Видеодәресләрне уңайлы вакытта кереп карый аласыз☑️Курсларга керү өчен комментарийларда +++ куегыз🌷 яки үземә языгыз⤵️@Rafisa41
РӘФИСӘ киңәш итә
1 May, 05:44
🔝ТОП ~ 4 ИРТӘНГЕ АШКефирлы беленнәрhttps://max.ru/Raizar1813/AZs2yb1zPccТворогтан запеканкаhttps://max.ru/Raizar1813/AZs2-eFsGjsСырникларhttps://max.ru/Raizar1813/AZs2zE-GFAQТары беленнәреhttps://max.ru/Raizar1813/AZs2zE-GFAQИртәнге чәйләрегез тәмле булсын!☕️🥞
РӘФИСӘ киңәш итә
1 May, 05:43
☀️Һәр иртәне сөенеп каршы алам, Һәр яңа көн — яңа бер өмет. Күзләремне ачып җибәрүгә, Көн яктысы тула бөркелеп. Күкрәгемне тутырып бер суласам, Киңәйгәндәй була сулышым. Бәлки, бу көн бәхет пәрдәләрен Ачып куяр димен тормышның.🥰 Шулай булсын, юлчы юлдан уңсын, Эштәгеләр эштән уңсыннар. Һәр кешегә бәхет капкаларын Фәрештәләр ачып куйсыннар.🙏 Уйларының очын җуючылар Эзләгәнен табып сөенсен. Мәхәббәтне юк дип йөрүчеләр Олы мәхәббәткә тиенсен.💞 Һәрбер көннең яңалыгы була, Охшаш булмый көннәр көннәргә. Көчсезләргә көч өстәсен бу көн Гомер баскычыннан менәргә.
РӘФИСӘ киңәш итә
30 Apr, 06:35
Агыла да болыт агыла Туган-үскән җирләр ягына…🌱🌾
РӘФИСӘ киңәш итә
30 Apr, 06:35
Хәерле иртәләр☀️Тиздән язның соңгы аена керәбез. Ялларны көтмичә, бетмәс~төкәнмәс эшләр турында уйламыйча, яз аеның ямен, 🌸🌱рәхәтлеген тоеп калырга өлгерегез, дуслар!Галәмдәге салкынча һаваны туйганчы сулагыз🙏 Рәхәт, ичмасам...Бүген күк йөзе дә башкача, тирәнрәк, чистарак, матуррак сыман💕Язның иң матур көне БҮГЕН диярсең...🥰 күк йөзебез аяз, илләребез генә тыныч булсын🤲
РӘФИСӘ киңәш итә
29 Apr, 16:46
ТВОРОЖНЫЙ СЫР 🥪Ветчина, укроп, гөмбә һәм башка тәмләткечләр салырга була.✔️КИРӘК⤵️ Творог - 1 кг Йомырка - 2 шт Йомшак ак май - 100 г Тәменчә тоз Кипкән сарымсак ~ 1 чәй калагыЭре творогны блендерда ваклатабыз. (пачкалысы булса, ваклатмыйбыз❗️) Барысын бергә кушып яхшылап болгатабыз. Су мунчасында куе сметана хәленә килгәнче, уртача утта 25 минут тирәсе пешерәбез. Ара-тирә болгатып алырга онытмыйбыз.✅P.S.Озак тотмагыз, кибәӘзер творожный сырга тоз, кипкән сарымсак кушып болгатабыз. Ике савытка бүлеп, тәмләткечләр өстибез (бер өлешкә укроп, берсенә вакланган ветчина салдым).Бик тәмле творожный сыр әзер😋
РӘФИСӘ киңәш итә
29 Apr, 16:34
🍫ШОКОЛАДЛЫ МУССКирәк: Сөт - 120 мл Желатин - 6 г Су - 40 г Шоколад -160 г (молочный, темный яки горький) Сливки 33% - 250-260 мл✔️Желатинны су белән болгатып, алдан әзерләп куябыз. (минеке тиз эшли торган, iL bakery, хәләл). Ул куерган арада, сөтне кайнау хәленә җиткерәбез, кайнар сөткә шоколадны салып, эреп беткәнче болгатабыз. ✔️Желатинны микроволновкада 1-2 минут җебетеп шушы массага кушабыз. ✔️Сливкины 20 минут алдан морозилкага куеп торабыз. ❗️Бик суык булса, тизрәк куера һәм күперә. ✔️Сливкины миксер чашасында куерганчы күпертәбез, 2 -3 минут вакыт узар. Артык күпертмәгез❗️ эремчекләнә ✔️Күерган сливкига шоколадлы массаны кушып болгатабыз. Алдан әзерләнгән савытларга агызабыз. Фантазияне эшкә җигеп, бизибез.👌1-2 сәгать холодильникта суытабыз.Бик тәмле десерт әзер!😋 Саклап куярга һәм ❤️калдырырга онытмагыз!Рәфисә Әхмәтҗанова әзерләде📝
РӘФИСӘ киңәш итә
14 Apr, 08:56
Исеме җисеменә туры килгән бик матур исемле Айгүзәлнең ✨ МАХ~каналына чакырам сезне, дуслар!Биредә, яшьләр күзлегеннән чыгып ⤵️🌮 тәмле һәм үзенчәлекле ризыклар 🏡Авыл тормышыннан матур мизгелләр 🏢Алабуга шәһәренең матур, истәлекле урыннары белән таныштыру 🧸Декреттагы әнинең күңелле минутлары һ.б. 🌱Дачадан бакча мәшәкатьләреРәхим итегез⬇️⬇️⬇️https://max.ru/join/G_M5jZzfGW80s6gO5yAkVdiHTQN0cBdAaggXtGMH-q8
Related Channels
Other channels in the same section of the catalogue.
