Latest posts

Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
26 Apr, 07:41edited
Бәйрәм белән!🤍 Тукайга 140 ел!🤍Роберт Миңнуллинның "Тукай гасыры» шигырен Сафия укый🤍 Курайда "Тәфтиләү" көен Нәргизә уйный🤍Роберт Миңнуллин оныклары.. Тукай оныклары..
Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
4 Mar, 08:37
forwarded from @teatrkarieva
Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Без сезгә киләбез 😍✨10 март - МИНЗӘЛӘ✨11 март - ИЛЕШ РАЙОНЫ ЮГАРЫ ЯРКӘЙ АВЫЛЫ✨12 март - АКТАНЫШ➡️Билетлар сатып алу өчен: https://tickets.karievteatr.ru
Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
3 Mar, 13:00
Кадерле дуслар!⚡️ "Гомер моңы" спектакле гастрольләр белән Минзәлә, Яркәй, Актанышта⚡️ 🚩Минзәлә 10.03 🚩Яркәй 11.03 🚩Актаныш 12.03Рәхим итегез! Билетлар Кариев театры сайтында һәм кассаларда⚡️
Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
26 Jan, 12:04
forwarded from @teatrkarieva
«Гомер моңы» спектакле «На Благо мира» профессиональ бәйгесенең премиясендә катнаша! 🔈Безгә җиңәргә ярдәм итү – тавыш бирү өчен: 1️⃣ сайтка керергә; 2️⃣ «Гомер моңы» («Мелодия жизни») спектакленә басарга; 3️⃣ теркәлү узарга һәм тавыш бирергә кирәк.Сезнең тавыш безгә мөһим 👍
Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
25 Jan, 11:40
forwarded from @teatrkarieva
Яхшы яңалык 📰😍 Акция в честь Дня студента!Всего один день – 25 января через промокод «КАРИЕВ» можно приобрести билеты со скидкой 20% на все спектакли, которые будут сыграны в феврале (кроме гастрольных спектаклей).Успей приобрести билеты 🎟️
Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
25 Jan, 11:11edited
"Гомер моңы"...💫Тормыш вакыйгалары шәхес формалаштыра, нәтиҗәдә безнең кем булуыбыз - тормыш юлында ниләргә юлыкканнан тора.. Югалтулар, борчу-кайгылар, шатлык-табышлар, Әнкәй назы, туган җир, мәхәббәт, кеше сүзе, мәшәкатьләр..Сорау бары шунда: син бу юлда нәрсәгә таяначаксың?💫Бернигә карамастан күңелеңдәге яктылыгыңа, балалыгыңа, сафлыгыңа, мәхәббәткә таян! 💫 Синең җиңүең шунда булыр!💫 Ул сине дә, дөньяны да коткарыр!💫“ Гомер моңы” спектакле шагыйрь Роберт Миңнуллинның иҗаты һәм гомер юлы буйлап моңлы сәяхәт. Ләкин ул Роберт Миңнуллин үрнәге аша һәрберебез турында, гомереңне моңлы итеп, якты итеп үтү серен эзләүдә..💫Спектакльга рәхим итегез!💫Спектакльнең премьерасы 2025 елның 30 октябрендә тәкъдим ителде.Спектакль Г.Кариев ис. татар дәүләт яшь тамашачылар театры репертуарында.
Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
25 Jan, 11:06edited
Роберт Миңнуллинның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган "Гомер Моңы" спектакленә рәхим итегез!Казан, Г.Кариев театры 01.02.2026 17:00 12+БИЛЕТЛАР🎫tickets.karievteatr.ruКупить билеты на мероприятиеКупить билеты онлайн на ближайшие мероприятия. На сайте можно посмотреть афишу события и узнать расписание ближайших матчей, лучших концертов и спектаклей.
Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
25 Jan, 11:04
forwarded from @teatrkarieva
Игътибар, каз тәннәрен, сагыну хисен һәм күз яшьләрен тудыра торган видео!Ахырга кадәр карагыз 💔ГОМЕР МОҢЫ 1 февраль, 17:00
Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
9 Jan, 12:44
❄️ Яратам мин ап-ак төсне,Бөтен дөнья ап-ак төсле.Куяннар да ак тун кигән,Каеннар да ак туннан.Бүреккә дә керфеккә дә,Борынга да ак кунган.Шундый якты, шундый нурлы,Бөтен дөнья ак кына…Ап- ак була белә шулайБезнең туган як кына ❄️
Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
30 Dec 2025, 15:58
Якынлашып килүче Яңа Ел белән! Бәхетле булыгыз!✨ РМ✨
Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
30 Dec 2025, 15:56
forwarded from @sabantuyj
Ява карлар, яңа карлар – Кышның ак гөлләре. Якты булсын, ап-ак булсын Илемнең көннәре. Ишетелеп торсын җирдә Балалар көлгәне. Ява карлар, яңа карлар, Ак – гомер юллары, Дәвам итсен гомер буе Тынычлык еллары. Яңгырасын җир өстендә Тынычлык җырлары. (Роберт Миңнуллин)
Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
30 Nov 2025, 14:36edited
Картәтәсенең төпчекәе Нәргизәдән бәйрәм күчтәнәче❤️
Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
30 Nov 2025, 14:35

Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
26 Apr 2025, 12:45
forwarded from @vatantat
Роберт Миңнуллинның оныгы Сафия Сабирова үзе язган «Ант» шигырен укый 😍
Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
28 Nov 2024, 10:20
https://tatar-inform.tatar/news/robert-minnullinnyn-bis-torle-balalar-kitaby-kabatlap-basyldy-5896590Татарстан, Россия, дөнья яңалыклары татарча - «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыРоберт Миңнуллинның биш төрле балалар китабы кабатлап басылды
Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
28 Nov 2024, 10:20
https://vk.com/wall-96200034_7816VKТатарское книжное издательство. Запись со стены.”Кеше китә, китаплары кала”. Халык шагыйре Роберт Миңнуллинның берьюлы биш китабын тәкъдим иттеләр.< Смотрите полностью ВКонтакте.
Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
28 Nov 2024, 10:19
forwarded from @rdb_rt81
20 ноябрь көнне Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә балаларның яраткан шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның «Күчтәнәч», «Малай-шалайлар», «Мөгезборын белән озынборын», «Энекәш кирәк миңа», «Әни, мин көчек күрдем» китапларын тәкъдим итү кичәсе узды.Чара Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халыкара Г-Х. Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның иҗатына багышланды.Китапларны тәкъдим итү, танылган язучыларның, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләренең, туганнарының һәм балаларының Роберт Миңнуллин турында җылы истәлекләре, балалар чыгышлары чараның төп асылы булды.Кичә бик җылы һәм җанлы узды, иң якты хис-кичерешләр һәм онытылмаслык мизгелләр калдырды.Зур чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.🎉
Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
28 Nov 2024, 10:19

Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
28 Nov 2024, 10:19
20 ноябрь көнне Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган шигырьләре тупланган 5 китабын яңадан нәшер итү уңаеннан тәкъдим итү кичәсе узды!Әлеге китаплар Роберт Миңнуллин исемендәге Фонд инициативасы белән Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, шәхсән Марат Готыф улы Әхмәтов ярдәме белән, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителде.Китапларны чыгарырга ярдәм иткән һәркемгә үзебезнең олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!Китап бәйрәмендә катнашкан һәр кунакка аерым рәхмәтләребез!Китапларны Татарстан китап нәшрияты сайтыннан һәм китап кибетләреннән сатып алырга мөмкин.
Роберт_Миңнуллин_шагыйрь
23 Nov 2024, 22:31
Related Channels
Other channels in the same section of the catalogue.
