gram news
Руфик channel avatar

Руфик

@rufiikkk

активистның якты тормышы💥 Теләче районының медиа һәм коммуникация юнәлеше лидеры) лс: @maliishkaa

ProjectsKK

451subscribers

Open the Channel

Latest posts

  • Руфик

    14 Sept, 18:34

    Сәлам, сәлам дуслар!Бүген мин КГАУ колледжының активистлары белән «Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогына» ук ату буенча узган бишенче Бөтенроссия ярышының тантаналы ачылышында булдым! 🏹✨Әлеге спорт төре буенча иң яхшы спортчыларның осталыгын күрдек, шулай ук танылган башкаручылар Клава Кока һәм NILETTO җырларын тыңладык! Миңа барысы да бик ошады!Барлык ярышта катнашучыларга уңышлар телим! Алга, яңа җиңүләргә! 🚀
    375video24833Open in Telegram
  • Руфик

    14 Sept, 16:45

    3748621Open in Telegram
  • Руфик

    7 Sept, 20:14

    минем студент көннәрем менә шулай уза!📒
    65628953Open in Telegram
  • Руфик

    3 Sept, 15:36

    мин хәзер КГАУ ветеринария студенты!🩵
    7413912101Open in Telegram
  • Руфик

    31 Aug, 16:35

    җәйнең соңгы көнен ял итеп үткәрәм ✨
    67316982Open in Telegram
  • Руфик

    30 Aug, 12:25

    Татарстан Республикасы көне белән 💚🩵
    59313611Open in Telegram
  • Руфик

    23 Aug, 19:08

    Юннатлар слеты: 3 көн бер мизгел кебек үтеп китте! 💚Сәлам, дуслар! Бүген Юннатлар слеты тәмамланды, һәм бу өч көн күз ачып йомганчы үтеп китте! Бу юлы мин гади катнашучы гына түгел, ә иң шәп Балалар Дирекциясе составында булдым! Бу минем өчен яңа һәм бик кызыклы тәҗрибә иде.Бу өч көн эчендә слетта ниләр генә булмады: бик оста спикерлар, кызыклы остаханәләр, квизлар һәм әлбәттә кызу дискотекалар! Һәр көн яңа ачышлар һәм якты хис-кичерешләр белән тулы иде.Мин ышаныч белән әйтә алам: бу Юннатлар слеты чыннан да искиткеч һәм онытылмаслык узды!💚🌱
    72316741Open in Telegram
  • Руфик

    15 Aug, 20:46

    Блогерлар Сабантуе 3.0: Баландышта җәйнең иң кайнар чарасы артта калды! 🔥☀️Сәлам, дуслар! Бүген Баландыш авылында «Блогерлар Сабантуе 3.0» һәм «Түгәрәк уен» узды! Бу көнне без табигать кочагында гына түгел, ә 20дән артык танылган блогер белән очраштык, яңа дуслар таптык һәм бик күп кызыклы чараларда катнаштык! Бу Сабантуй безгә онытылмаслык хәтирәләр, позитив эмоцияләр һәм яңа идеяләр бүләк итте. 🌺
    782video28611Open in Telegram