gram news
САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ channel avatar

САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

@sarmanimdinleiagim

Сарман районы һәм якын-тирә авыллар, шәһәрләр өчен ислам динебез белән танышу өчен ясалган махсус канал

ProjectsKKReligion

995subscribers

Open the Channel

Latest posts

  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    22 Sept, 01:16

    ☀️ Иртән сине беркем уятмыйча үзең уяну, медицина җайланмаларына мохтаҗ булмыйча аякларыңда йөрү, бернинди ясалма аппарат ярдәменнән башка иркен сулыш алу, көннәреңне авыру белән көрәшмичә үткәрү...➡️➡️➡️ Боларның барысы да — зур нигъмәт.Кайчак без «гадәти тормыш» дип кабул иткән нәрсәләрнең чынлыкта нинди зур бәхет икәнен сизмибез. Шуңа күрә һәр көн Аллаһка шөкер итик. Чөнки син бүген гадәти дип санаган күп кенә нигъмәтләр — кемнеңдер иң зур хыялы.Әлхәмдүлилләһи галә күлли хәл.____ 🕌 Тәүфыйк мәчете
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    18 Sept, 10:03

    🌷Җомга көнебез бәрәкәтле вә имин булсын.✅ Бүген күбрәк Пәйгамбәребезгә ﷺ салават әйтик: Аллаһүммә салли вә сәллим гәләә нәбиинә Мөхәммәд.➡️ Мәгънәсе: Йә Аллаһ, Мөхәммәдкә салават һәм сәлам булсын. ____ 🕌 Тәүфыйк мәчете
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    14 Sept, 09:38

    Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, хөрмәтле авылдашлар!🔴 «Кем Аллаһ Раббыбызны зикер итүне (Аны искә алуны) калдырса, шайтан аның артыннан күләгәсе кебек йөрер».🟢 Аллаһ тәгалә әйтә: “Берәү Коръәнгә ышанудан яки аның белән гамәл кылудан баш тартса, Коръән юлына керергә теләмәсә, ул кешене Без шайтанга тапшырырбыз, ул шайтан аңа якын булыр, һич аерылмас” (Коран 43:36).Кеше үзен шайтаннан бары тик Бөек Аллаһны искә алу, Аны зикер итү белән генә саклый ала.✅ ӘлхәмдүлиЛләһ (Аллаһка мактау булсын)✅ СөбхәнАллаһ (Аллаһы Тәгаләгә бернинди кимчелекләр хас түгел)✅ Аллаһу әкбәр (Аллаһ Бөек)➡️ Кертик бу зикерләрне көндәлек тәртибебезгә, ияләштерик телләребезне Раббыбызны искә алуга, ин шәә Аллаһ, шайтан коткысыннан имин булырбыз🤲
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    24 Aug, 04:51

    🌷🌷🌷Салаватның фазыйләте ﷺӘгәр Аллаһ Тәгалә телеңә Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ гә күпләп салават әйтүне насыйп иткән икән, бел:🤲 кайгыларың җиңеләер, 🌸 ярдәмсез калмассың, 💫 күңелеңдәге борчулардан котылырсың, 🤍 гөнаһларың гафу ителер.Йә Раббым! Мөхәммәд ﷺ гә һәм аның гаиләсенә, Ибраһим галәйхи сәләмгә һәм аның гаиләсенә бәрәкәт биргән кебек, бәрәкәт бир🤲🤲🤲اللهم صل وسلم على نبينا محمد ﷺ 💚____ 🕌 Тәүфыйк мәчете
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    12 Aug, 06:29

    🌙🌒 Төн — ул кешеләргә Аллаһка булган мәхәббәтен тирәнтен аңларга, күңел түрендә җан тынычлыгын, Җәннәтнең гүзәллеген һәм Аның рәхмәте аша ирешә торган нигъмәтләрне тоярга бирелгән вакыт.🌷 Күңел тынлыгында уйланып, кеше үзенең эчке дөньясын, ихлас ихтыяҗларын һәм Аллаһка якынлыгын сизә ала.✅ Кайгы һәм борчулар — ул кешене үзе-үзен газаплау өчен түгел, ә күбрәк сабак алу, сабырлык һәм аңлау өчен бирелә торган сынаулар. Кеше моны аңлап, күңелендә тынычлык табарга һәм яхшы нәрсәләр турында уйларга тиеш.🌷Иң мөһиме — яхшы уйлар белән яшәргә, күңелеңне нурландыручы фикерләрне сайларга кирәк.🤲 Аллаһым, йөрәкләребезне тынычлык, күңелләребезне нур һәм мәхәббәт белән тутыр. Безне кайгылардан сакла һәм һәрбер яхшылыкка юл ач. Әмин.____ 🕌 Тәүфыйк мәчете
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    18 May, 19:15

    Фото от Илнур
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    14 May, 17:39

    Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, хөрмәтле райондашлар!✅Мөселман кешесе өчен иң олугъ гыйбадәтләрнең берсе ул — хаҗ гыйбадәте. Хаҗ гамәлен Зөлхиҗҗә аенда үтиләр. Ә бу ай тагын нәрсәсе белән үзенчәлекле, фазыйләтле соң?✅ Иң хәерле көннәр — шушы айның беренче ун көнлеге, бу көннәрдә кылган игелекләр Аллаһ каршында иң сөеклеләре булып тора, бу сүзләргә дәлил итеп: «Изге гамәлләрне көннәрнең кайсысында гына кылсалар да, Аллаһ аларны ул көннәрдә (ягъни Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә) кылуны күбрәк ярата», — дип әйткән пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын) (Бохари риваяте).🌸 Шуңа да бу көннәрдә игелекле, хәерле гамәлләр кылуда тагын да ныграк тырышырга кирәк. ➡️ Коръән уку ➡️ сәдака бирү ➡️ туганлык җепләрен ныгыту ➡️ тәсбих (сөбхән Аллаһ),
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    28 Apr, 06:18

    6432Open in Telegram
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    25 Apr, 13:40

    Гали ибн Әбу Талибның: «Иң яхшы байлык — башкаларда булган нәрсәләргә битараф булу» дигән сүзләре тирән мәгънәгә ия. Бу сүзләрдә кешенең байлыгы мал-мөлкәт белән генә үлчәнмәве, ә аның күңел халәте белән бәйле булуы аңлатыла.Кеше табигате буенча үзен башкалар белән чагыштырырга ярата. Ул башка кешеләрнең байлыгына, уңышларына карый һәм кайчак көнчелек (хәсәд) яки канәгатьсезлек хисе кичерә. Әмма мондый халәт күңелне тынычлыктан мәхрүм итә, кешене Аллаһ биргән нигъмәтләр өчен шөкер итүдән ераклаштыра. Шуңа күрә Гали ибн Әбу Талиб безгә мөһим хакыйкатьне искәртә: чын байлык — ул күңел байлыгы.Башкаларда булганга битараф булу — ул максатсыз яшәү дигән сүз түгел. Киресенчә, бу — йөрәкне көнчелектән чистарту, Аллаһ биргәненә канәгать булу (канагатьлек) һәм һәркемнең үзенә билгеләнгән ризыгы (ризк) барлыгын аңлау. Мондый кеше башкаларныкына кызыгып яшәми, ә үзенең тормышын яхшыртуга,
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    22 Apr, 12:26

    59941Open in Telegram
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    13 Apr, 15:14

    🌷Кунакларны еш каршы алучы йорт — Аллаһ Тагәләнең яраткан йортыдыр...🟢 Кечегә дә, олыга да ишеге ачык булган йорт нинди күркәм йорт! Мондый йортка Аллаһының рәхмәтләре һәм бәрәкәтләре ява...🟣 Расулуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Әгәр Аллаһ Тагәлә бер кешегә изгелек теләсә, аңа бүләген җибәрер». Сәхәбәләр: «Нинди бүләк ул?» дип сорадылар. Расүлебез: «ул кунак, Кунак үз ризыгын алып килә һәм ул йорт әһелләренең гөнаһларын сөртеп алып китә», дип җавап бирде.🟢 Әнәс ибн Мәлик рәхмәтуллаһи галәйһ: “Кунак кермәгән йортка фәрештәләр дә керми”, диде. Кабат Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Кунак, җәннәткә алып керүче юлчыдыр».🟣 Әбу Һүрәйра радыяллаһу ганһудан риваять ителә, Расулуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кем Аллаһ Тагәләгә һәм ахирәт көненә иман китерсә, кунагын хөрмәт итсен”, диде. Имам Әхмәд риваят итте.🌷Кунакчыл булыйк дуслар!
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    12 Apr, 16:14

    ✍️"Дөнья тормышы – [кешеләрне дәвамлы гыйбадәттән читкә юнәлдергән] бер уен һәм күңел ачудан башка берни түгел. Әмма соңгы йорт [булган җәннәт] тәкъвалык ияләре өчен [дөньядан] яхшырак" (Әл-Әнгам сүрәсе, 6:32)✅Дөньядагы акча да, дан да – барысы да вакытлыча. Алар безнең белән ахирәткә бармый. Безнең белән бара торган бердәнбер нәрсә – гамәлләребез.✅Әгәр бүген: - Намаз укысак; - Әти-әнигә ярдәм итсәк; - Балаларга яхшы тәрбия бирсәк; - Кешегә авыр сүз әйтмәсәк; - Күңелгә катылык кертмәсәк - иртәгә, ахирәттә, шул гамәлләребез җәннәткә юл ачар✅Бүген кылган һәр яхшылыгыбыз иртәгә безнең өчен яктылык. Бүген эшләгән һәр гөнаһыбыз иртәгә безнең өчен авырлык.
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    11 Apr, 19:39

    Мәчеткә барып кайткан саен сиңа җәннәттә нәрсә әзерләнеп куелыр? عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ عَنِ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم « مَنْ غَدَا إِلَى الْمَسْجِدِ أَوْ رَاحَ أَعَدَّ اللهُ لَهُ فِي ‌الْجَنَّةِ ‌نُزُلًا ‌كُلَّمَا ‌غَدَا أَوْ رَاحَ ». Әбу Һурайра (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә: Пәйгамбәр ﷺ болай диде: «Кеше мәчеткә барган һәм мәчеттән кайткан саен Аллаһ аңа җәннәттә һәр барган-кайткан саен сый-хөрмәт әзерләтеп куяр». Сахих Мөслим, №669 Мәчеткә йөрисең икән, димәк, сине җәннәттә, мәңгелек йортыңда көтәләр, һәм анда эләгү ихтималы бик югары дигәнне аңлата бу. #намаз https://t.me/tathadisler
    4752Open in Telegram
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    11 Apr, 04:15

    ✅ Районыбызда мохтаҗларга, авыр хәлдә калучыларга ярдәм итү йөзеннән рәсми рәвештә теркәлгән «Бәрәкәт» хәйрия фонды эшләп килә. ✅ Фондның социаль челтәрләрдә каналлары, махсус ачылган банк счеты, шуңа ялганган. QR-коды бар.https://qr.nspk.ru/AS1A0047DSDI4NVQ9CVAGMTN8HM7VE5U?type=01&bank=100000000006&crc=C471➡️ Фонд үзенең эшчәнлеген даими рәвештә яктыртып һәр ай ахырында кергән/тотылган суммаларны күрсәтеп отчет формалаштыра.✅ Дагестан кардәшләребезгә ярдәмне шулай ук «Бәрәкәт» фонды аша оештырабыз. Читтә калмыйк кардәшләр, өлешебезне кертик.https://bf-barakat.ru/ https://t.me/+hZ879vOpSqc2ZTAy
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    11 Apr, 04:15

    Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, хөрмәтле җәмәгать!✅ Бүгенге көндә Дагестан кардәшләребез зур ярдәмгә, безнең ярдәмгә мохтаҗ! Әз генә өлешебезне кертсәк тә, Аллаһ Раббыбыз әҗәтле калмый!✅ Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Сездән берәү дә иман китермәс, хәтта үзенә теләгәнне үзенең кардәшенә дә теләмичә».Камил иманлы, чын мөселман кеше үзе турында гына уйлаучы эгоист була алмый. Кардәшеңә яхшылык теләсәң, бу яхшылыкка ирешергә аңа булдыра алганча ярдәм ит. Менә шуңа чакыра безне Пәйгамбәребез ﷺ : "Кем мөэминне бер дөньяви хәсрәтеннән арындырып шатландырса, Аллаһ аның Кыямәт көнендәге берәр хәсрәтеннән арындырыр. Кем авырлык кичерүчегә ярдәм итсә, Аллаһ аңа дөньяда һәм Ахирәттә дә ярдәм итәр. Кем мөселманның бер гөнаһын яшерсә, Аллаһ аның да бу дөньяда һәм Ахирәттә гөнаһларын яшерер. Аллаһ кешегә ярдәм итәр, әгәр дә ул кардәшенә ярдәм итсә..." (Мөслим).
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    10 Apr, 16:48

    Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, хөрмәтле җәмәгать!✅ Бүгенге көндә Дагестан кардәшләребез зур ярдәмгә, безнең ярдәмгә мохтаҗ! Әз генә өлешебезне кертсәк тә, Аллаһ Раббыбыз әҗәтле калмый!✅ Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Сездән берәү дә иман китермәс, хәтта үзенә теләгәнне үзенең кардәшенә дә теләмичә».Камил иманлы, чын мөселман кеше үзе турында гына уйлаучы эгоист була алмый. Кардәшеңә яхшылык теләсәң, бу яхшылыкка ирешергә аңа булдыра алганча ярдәм ит. Менә шуңа чакыра безне Пәйгамбәребез ﷺ : "Кем мөэминне бер дөньяви хәсрәтеннән арындырып шатландырса, Аллаһ аның Кыямәт көнендәге берәр хәсрәтеннән арындырыр. Кем авырлык кичерүчегә ярдәм итсә, Аллаһ аңа дөньяда һәм Ахирәттә дә ярдәм итәр. Кем мөселманның бер гөнаһын яшерсә, Аллаһ аның да бу дөньяда һәм Ахирәттә гөнаһларын яшерер. Аллаһ кешегә ярдәм итәр, әгәр дә ул кардәшенә ярдәм итсә..." (Мөслим).
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    10 Apr, 16:48

    ✅ Районыбызда мохтаҗларга, авыр хәлдә калучыларга ярдәм итү йөзеннән рәсми рәвештә теркәлгән «Бәрәкәт» хәйрия фонды эшләп килә. ✅ Фондның социаль челтәрләрдә каналлары, махсус ачылган банк счеты, шуңа ялганган. QR-коды бар.https://qr.nspk.ru/AS1A0047DSDI4NVQ9CVAGMTN8HM7VE5U?type=01&bank=100000000006&crc=C471➡️ Фонд үзенең эшчәнлеген даими рәвештә яктыртып һәр ай ахырында кергән/тотылган суммаларны күрсәтеп отчет формалаштыра.✅ Дагестан кардәшләребезгә ярдәмне шулай ук «Бәрәкәт» фонды аша оештырабыз. Читтә калмыйк кардәшләр, өлешебезне кертик.https://bf-barakat.ru/ https://t.me/+hZ879vOpSqc2ZTAy
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    2 Apr, 09:45

    Һәрбер Адәм баласы хаталы, әмма шуларның иң хәерлесе - Раббысыннан гафу үтенүче!
    54221Open in Telegram
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    1 Apr, 10:04

    🌷Безнең сөйкемле Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:«Үзеңнән түбәнрәк кешеләргә кара. Үзеңнән өстенрәк кешеләргә карама. Бу сезгә Аллаһның нигъмәтләрен кимсетмәскә ярдәм итәр» (Бохари, Мөслим)✅ Әгәр үзебездән түбәнрәк кешеләргә карасак: - күңел тынычлана; - булган нигъмәтләргә шөкер итү хисе барлыкка килә;✅ Әгәр үзебездән өстенрәк кешеләргә карасак: - күңелебездә ризасызлык туа; - барга шөкер итү урынына, башкада булганга көнләшү хисе барлыкка килә.Булганыбызга шөкер итик, Раббыбызга рәхмәтле булып яшик, Аллаһ — күрүче, бүләкләүче 🤲
  • САРМАНЫМ-ДИНЛЕ ЯГЫМ

    1 Apr, 07:36

    Фото от Илнур