Latest posts

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
19 Oct, 07:15edited
ЮГАРЫ КАН БАСЫМЫННАН☎️Кызыл чөгендерне пешерегез, пешкәч кабыгын чистартыгыз , банкага салып, өстенә кайнар су агызыгыз. Компот шикелле эчәргә, иртән, 3 көн.☎️Кан басымы күтәрелгән моментта, ашыгыч ярдәм буларак, аякларны мөмкин кадэр кайнар суга тыгып торырга.☎️Балан ашау булыша. Яисә суга, чәйгә салып эчәргә. Ул нормада тота.Гөлшат АтнагуловаСәламәт булыйк 🙏❤️


СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
17 Sept, 06:05
БАВЫРНЫ МАЙ БАССА..."-2стакан суга юып, -ярты стакан кара йөземне юып салып, -сүлпән генә утта 20минут кайнатам һәм иртә беләнгә кадәр калдырам -иртән ач көйгә сөзеп эчеп җибәрәм, ә йөземен ташламыйм, иртәнге овсянка боткасына кушып ашыйм. Бу бавырны жир басудан"Язылучыбыз Зилә Гиматдинова киңәше, рәхмәт яусын ❤️"Сәламәтлек" каналы


СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
19 Aug, 06:57
ИНФАРКТ , ИНСУЛЬТ , СКЛЕРОЗ, СТЕНОКАРДИЯ, ГИПЕРТОНИЯдән үләннәр катнашмасы !Тигез пропорциядә 4 төрле кипкән үлән алабыз:🍃зверобой, 🍃каен бөреләре, 🍃ромашка, 🍃бессмертник (аптекада да бар).Кайнар су салып төнәтәбез: 1 чәй калагы үлән катнашмасына - 1 стакан кайнар су. Кичтән 1 стакан эчәргә, иртән ашарга 20 минут кала 1 стакан. Бал да кабарга була.Организм чистара, колак һәм баш шаулавы бетә, күпләрнең күрү сәләте яхшыра, организм яшәрә!🙏🤲Файдалы булсак - ❤️


СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
17 Aug, 10:09
Бакча сезоны дәвам итә, кышкаВАКУУМНЫЙ УПАКОВЩИК NARRAZIONE белән әзерләнәбез🔥Һәрбер өйдә кирәкле әйбер бу, кызлар😍🙌 Полуфабрикатлар, кыргычтан чыгарылган, туралган ризыклар , сезонлы яшелчә-җиләк-җимешләр , балык яки ит кисәкләрен саклау өчен шәп булачак 👍✔️Ризыкларны саклау вакытын озынайта ✔️Урынга экономия ясарга булыша ✔️Аңлаешлы инструкция, тиз эшләнә 🙌 ✔️Бүләк өчен яхшы идея ✔️Бәясе кулай , сыйфаты менә дигән 👍 ✔️бүләккә махсус пакетлары бар🥇🏆ТОВАР ГОДА 2025 📌ГАРАНТИЯ 2 ел! (минем өчен бу бик мөһим)❗️Вакууматорга түбәндәге сылтама буенча заказ бирегез, чөнки башка сатучыларда 2 ел гарантия юк


СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
17 Aug, 07:08
❓КИШЕРНЕҢ ЯФРАГЫ ИҢ ФАЙДАЛЫ ҖИРЕ ИКӘН😃Кишер яфрагында файдалы матдәләр кишернең үзе белән чагыштырганда 500 мәртәбәгә күбрәк 😳✔️күзләргә файдалы, чөнки анда А витамины күп була; ✔️иммунитетны ныгыта, нерв системасы, ✔️бавыр эшчәнлегенә файдалы, гепатит чире булган очракта алыштыргысыз , ✔️сөякләрне, тешләрне ныгыта, кан басымын җайга сала, ✔️матдәләр алмашын яхшырта, ✔️паразитларга каршы торучанлыкны арттыра, ✔️бәвел кудыру үзлегенә дә ия.Кишер үзе дә файдалы, әмма анда каротин күп һәм ул һәркемгә дә килешми, ә яфраклары бөтен кешегә диярлек бара.Ничек кулланырга: кишер яфрагын чәй кебек эчәргә мөмкин. Бер стакан кайнар суга 1 аш кашыгы кишер сабагы салырга. Аннары 10-15 минут төнәтергә һәм эчәргә.🔥- кулланабыз 👍- кулланган юк иде, рәхмәт
СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
1 Aug, 10:26edited
Холестеринны төшерү өчен халык киңәшләре:✔️Иртэн лимон+ бал белән җылымса су эчәргә;✔️Лимон, сарымсак, балны болгатып куярга, көн дә кабарга (200гр бал, 2 лимон, 200 гр сарымсак иттарткычтан чыгарырга, ашказаны бн проблемалар булмаганнарга);✔️Ашауга игътибар итәргә, файдалы майлар ашарга, су күп эчәргә, күп җәяү йөрергә;✔️Иртэн ач карынга 1а.к. җитен мае эчэргэ, 30минуттан соң ашарга ярый, көнгә бер авокадо яхшы төшерә;✔️Үзең киптергән алма ашарга, көнгә бер уч һ.б.Үзегезгә булышкан ысулларны да языгыз, дуслар 🙌Язма өчен ❤️ калдырсагыз рәхмәтле булам🕊️


СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
28 Jul, 10:19edited
ИММУНИТЕТНЫ НИЧЕК ЯХШЫРТЫРГА? - дип еш сорап язалар. Иң яхшы чара ул- сарымсак1. Иммунитетны ныгыта: көн саен сарымсак ашасаң, төрле ОРВИ лар белән авыру уртача 63% ка кими. 2. Кан басымын төшерә 3. Картайгач акыл зәгыйфьлеге үсешенә каршы тора 4. Кандагы шикәр күләмен киметә 5. Простата яман шеше куркынычын киметә 6. Арыганлыктан дәва булып тора һ.б.Сарымсакны болай гына ашарга яратмаганда: - балга кушарга, -1 стакан суга 1 тырнак салып, төнәтеп эчәргә, -пешереп я кыздырып ашарга мөмкин (Г.Атнагулова)


СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
23 Jul, 07:40
Сез аэрогриль белән кулланасызмы, дуслар? Шундый уңайлы ул миндә NARRAZIONE фирмасыныкы:✔️үзенә күрә кечкенә духовка) юып алырга тиз, май чәчрәр дип куркасы юк ✔️ризыкларны майсыз пешереп була, тышы кетерди торган, эче сусыл була. ✔️вакытка экономия ✔️Wi-Fiы бар. Телефон аркылы, пешү температурасын, вакытын үзгәртеп була. ✔️коплектта рецептлар китабы бар( 100 дән артык рецепт) ✅микроволновка кебек излучение белән эшләми, зыяны юк.Кемнәр аэрогриль алырга уйлап йөри, саклап куегыз 🤗 _________________ Aртикул OZON #1552934291 промокод на скидку NRRZN457E70AАртикул Wb #WW375435ЗАКАЗАТЬ


СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
23 Jul, 07:40
Апам үзенә аш-су бүлмәсенә булышчы алган 🙂⬇️1,940Open in Telegram
СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
23 Jul, 07:36
ГАСТРИТ- ЯЗВАДАН ҮЛӘННӘР✔️Аптека ромашкасы. Ялкынсынуларга каршы һәм спазмолитик тәэсире бар. ✔️Зверобой (сары мәтрүшкә). Антибактериаль үзлеккә ия, шул исәптән хеликобактердан профилактика ✔️Мята перечная. Ашкайнату кислоталыгы югары булганда яхшы булыша: яндыруны киметә, спазмнарны бетерә. ✔️Бака яфрагы. Эчәклекләрне саклый, шулай ук ялкынсыну вакытында ярдәм итә. ✔️Иван-чай (кипрей). Лайлалы саклагыч пленка барлыкка китерә, савыктыра ✔️Календула (тырнаклар). Лайлалы тышчаларга бактерицид һәм ялкынсынуга каршы тәэсир итә.Еш кына бу үләннәрне бергә җыялар. Аптекада да фитоҗыелмалар була. (Г.Атнагулова)Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.


СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
6 Jul, 09:16edited
Бу рецептны күпләр мактый, монда да саклап куйыйк әле✔️1) Бер кызыл чөгендерне шакмаклап турыйбыз 2) Бер литр кайнап суынган су салабыз 3) Бер чәй кашыгы бал салабыз, 2 кисәк лимон мөмкин 4) 8-10 сәгатькә суыткычка куябыз10 көн дәвамында ярты стаканлап эчәргә, иртән һәм көндез.Файдасы :💡гемоглобинны күтәрә (сораган идегез) 💡югары кан басымын төшерәКемнәр безне телеграмнан укый - ♥️


СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
29 Jun, 08:50edited
Сәламнәр, дуслар, ТОП рецептларны монда да куеп барырга тырышам.Нарат күркәсеннән әни яңача варенье ясаган, тәмле һәм файдалы :1.яшь нарат күркәләрен җыйганнар (июнь аенда) 2.күмелерлек су салып, кайнап чыккач 20 минут тирәсе пешерергә 3. күркәләрне сөзеп алырга һәм иттарткычтан чыгарырга 4.суына шикәр комы өстәп сироп ясарга 5.сиропка иттарткычтан чыгарылган күркәләрне кушып тагын бераз кайнатыргаФайдалы тәмлүшкә әзер 😍 Көнгә бер чәй калагы чәй белән эчәргәӘни варенье урынына санамыйча ашый аны, хәл кертә ди һәм күп авырулардан профилактик чара🔥
СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
9 Jun, 14:44
КАЙСЫ САНАТОРИЙ ЯХШЫРАК?Татарстанда якынча 45 шифаханә бар. Мисал өчен, «Ижминводы» шифаханәсе Менделеевскида урнашкан. Якынча бәяләре : 1 көне 5 мең тирәсе тора (1 кешегә) . Ял вакытында ләм белән дәвалау, төрле терапия, массажлар, минераль ванналар һ.б. процедуралар үткәрелә . Моннан тыш "Бәкер", "Здравница" , "Ян", ""Васильевский" шифаханәләре үзләренең минераль сулары бн мактала.Дуслар, үзегез барган-белгән санаторийларны языгыз әле 🥰 Санаторийда булганыгыз булса, отзывлар калдырыгыз, дуслар🙌❤️- санаторийда булганым бар 👍- булган юк


СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
8 Jun, 08:26
Хәерле көннәр телеграм дусларыбызга☺️🙌Бакча җиләге сезоны башлана, файдасын искә төшерик:✔️аппетитны яхшырта, ✔️ашкайнату системасына яхшы йогынты ясый, ✔️матдәләр алмашын тизләтә, ✔️бәвел юлларын чистарта, ✔️авитаминоздан, ✔️кан басымы авыруларыннан, ✔️подагра, атеросклероздан булыша, ✔️иммунитетны ныгытаҖиләк яратучылардан - ❤️


СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
3 Jun, 15:31
ЮГАРЫ КАН БАСЫМЫННАН язылучыбыз киңәше"Кан басымы югары булганда, иртә белән ач карынга лимон һәм бал белән җылы су эчәргә кирәк. Аннары балан суы ясап көнозын эчеп йөрергә . Рационга көн дә чөгендер кертергә: пешереп тә, чи килеш тә, сок ясап та ярый. Дыхательный күнегүләр бик ярдәм итә . Доктор Шишониннан карагыз . Һәм, әлбәттә, кан басысының нәрсәдән күтәрелүен ачыкларга . Мәсәлән, бөердән булса, бөерләрне дәваларга. Нервлар , стресс та күтәрә . Яисә сосудлар тыгылганнан була . Бу очракта кан тамырларын чистарта торган үләннәр, җиләк -җимешлэр ашарга"Автор : язылучыбыз Илсия Ибраһимова, рәхмәт яусын ❤️


СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
29 May, 06:30
ТЕЗЛӘР АВЫРТУДАН КҮНЕГҮ 🦵Тезләр авыртса бик кыен, моны әлеге проблема бн очрашучылар аңлар, көчле авырту активлыкны чикли , тормыш сыйфатын киметергә мөмкин. Шуңа күрә тез буыннарын ныгытучы күнегүләрне эшләргә тырышыйк 🙏Файдалы булсак - ❤️
СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
29 May, 06:29
Хәерле иртәләр белән, дусларыбыз, Изге Җомга көннәре белән🤲Берәр җирегез авыртса, борчыса, менә шушы доганы укып куегыз:«Аллаһуммә Раббин-нәәси, әзһәбил-бәэси, ишфи әнтәш-шәәфии ләә шифә-ә илләә шифәәү-үкә, шифә-ән ләә йүгаадирү сәкамән»(Тәрҗемәсе: «Кешеләрнең Раббысы Аллаһым! Бу авыртуны бетер. Син – шифа Бирүче. Синең шифаңнан башка шифа юк. Бу авырту юкка чыгарлык итеп, дәвала»Сәламәт булыйк🙏


СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
27 May, 06:39edited
✔️Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә.✔️Корбан нисабы быел 100.000 сум тәшкил итә. Кешенең бурычларыннан, чыгымнарыннан тыш шуның кадәр акчасы бар икән, корбан чалырга була. Бурычка кереп корбан чалырга ярамый.✔️Корбанлык сарык 1 яшьлек, сау-сәламәт һәм таза булырга тиеш. Шулай ук алты ай тулып, җиденче ай киткән бәрәнне дә, әгәр ул бер яшьлек сарык шикелле зур гәүдәле булса, корбанга чалырга ярый.✔️Корбан гаете 3 көн дәвам итә, 3 көн дәвамында корбан чалырга рөхсәт ителә✔️Сарыктан башка кәҗә, дөя, ике яшь тулган сыер һәм үгез, гадәттә, 7 кеше исеменнән чалына.ДумРТ сайтыннан


СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
27 May, 06:39
Дуслар, барыгызны да Корбан бәйрәме белән ихластан котлыйбыз! Тәннәребез дә, җаннарыбыз да сәламәт булсын!Изге Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын.Һәрбер гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен🤲🌷


СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
23 May, 16:34edited
ӘРЕКМӘН ТАМЫРЫН ҖЫЯМ язылучыбыз уртаклашты"Мин инде ничэ еллар әрекмәннең тамырын җыям да ,юып , тышыннан чистартып,кискәләп морозильникка тыгып куям. Бик файдалы ,кирәкле дип күрәм . Канның составын яхшырта, жкт, кемнең шикәре югары, поджелудочный, бөер , бавырга файдалы. Быел әле ,иренмичә генә, тузганакны да тамыры бн җыярга дип торам. Әле иптэшем бн тузганакны кайнатып эчәбез. Аны да кышка әзерләп ,кыш айларында 10 кон эчәргә кирәк дип уйлыйм. Әрекмән тамырын кыш коне кайнатып 10 ар кон эчәбез, Аллагашөкер."Зөлфирә апага рәхмәт 🙏❤️

Related Channels
Other channels in the same section of the catalogue.
