Latest posts

«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
21 Aug, 10:27
«Сәләт — Галәм» аланы рәсми рәвештә ябык дип игълан ителде!🤩Иң якты, күңелле 18 көнебез ахырына да килеп җитте 🥹 Сменабыз үзенә күп кенә елмаюлар, шатланулар, кичке чаралар, дискәтүкләр туплады 🐰Рәхмәт, сәлкешләребез, әйдаманнарыбыз, остазларыбыз, башҗитәкләребез! Киләсе елда янәдән бергә җыелырбыз ❤️
«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
20 Aug, 12:20
Сменабыз тәмамланды, тик, сәлкешем, онытма:«Галәм» сиңа ышана ❤️
«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
19 Aug, 13:39
«ГАЛӘМӘТ»ебезне күзәтегез әле! Иң текәләре, уңганнары хәзер сезнең экраннарыгызда 🐰🩵 – афәрин! 🤩 – иң-иңнәрне! ⭐️ – иң башта менә сез, аннары башкалар!
«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
19 Aug, 12:58
Бүген бездә «ГАЛӘМӘТ» — уку-укыту программасына нәтиҗәләр ясыйбыз! 🪐Сәлкешләребез медиа өлкәсендә зур, тирән мәгънәле эш алып бардылар һәм чыгышлар әзерләделәр ❤️
«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
19 Aug, 12:58

«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
19 Aug, 10:52
«Бу минем бала!» дигән сүзләрне ишетсәгез, бу безнең узып киткән чарабыз икәнен белегез 🪐Кичә «Галәм» аланының бердәмлеге янәдән тоелды! Гаиләбез белән җылы, күңелле вакытыбызны үткәрдек ✨
«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
19 Aug, 08:16
📢Игътибар, әти-әниләр өчен мөһим мәгълүмат!🔵Юлга чыгу: 20 август (20.08) 📍 «Фәнсар» базасыннан кузгалу: 10:30 сәгатьтә 🔵Казанга килү: якынча 12:30 – 13:00 сәгатьләрдә, ИТ-Паркка (Петербург урамы, 52 нче йорт)🚙 Әгәр сез баланы лагерьның үзеннән үзегез килеп аласыз икән: Зинһар, аны иртәнге 9:00дан 10:00га кадәр алып китүегез сорала.Тиздән күрешкәнгә кадәр! Сезне бик көтәбез! ❤️—————————————————📢Внимание, важная информация для родителей!🔵Подробная информация об отъезде: 🔵Дата отъезда: 20 августа (20.08) 📍Отъезд из Билярска: в 10:30 🔵Прибытие в
«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
18 Aug, 19:06
«Бу минем бала!» кичке чарасына да вакыт килеп җитте, карагыз әле! 😍Һәр төркемебездә иң сөйкемлеләр, текәләр, уңганнар һәм бүген ул, әлбәттә, янәдән күренәчәк 🧑🚀
«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
18 Aug, 19:06

«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
18 Aug, 15:01
Искиткеч, дулкынландыргыч «Мистер һәм Мисс Галәм» 🔴Кичәге чарабыз исебездә әле озак булачак! Сәләтле шоу карадык, бал уздырдык һәм иң-иңнәрен сайладык ❤️Безнең Мистер исеменә — Сайфеев Мансур, ә Мисс — Решетина Влада лаек булдылар 😍Котлыйбыз, галәмчиклар! ❤️
«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
18 Aug, 11:12
Көнебезне кәефне күтәрүдән башлыйбыз 🧑🚀 Үзеңә ошаган йолдызыңны сайла! ✨ Һәм аның мәгънәсен аскарак төшеп кара ⬇️1 - Галәмгә 2 - кайту 3 - йөрәккә 4 - май, май!Дөрес сүзләрме? 🌟
«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
17 Aug, 21:06
Кичке чараларыбызның көтеп алынганының берсе – «Мистер һәм Мисс Галәм» 🧑🚀Бүген аланыбыздан төзелгән иң текә парлардан иң текәләрен сайладык ❤️Нәтиҗәләре тиздән сезгә дә билгеле булачак! Кулдан ычкындырмагыз 💫
«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
17 Aug, 21:05

«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
17 Aug, 11:29
Кичәге чарада «Могҗиза иле»ндә сәяхәттә булдык! 🪐Сихри китаплар, җирләр, җәнлекләр! Искиткеч һәм кабатланмас мизгелләр 🧑🚀Тс-с, игътибар белән карыйбыз! 🔭
«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
17 Aug, 06:56
Хәерле иртә, Галәм!🧑🚀Безнең көнебез иртәнге зарядкадан башланып китте!⭐️
«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
17 Aug, 06:56

«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
16 Aug, 18:44
«Могҗиза иле»нә рәхим итегез! 🪐Бүген без - 4 дөньяның сихри яшәүчеләре👍Төрле булсак та, бу кичәдә бер тарих язабыз, сәяхәткә чыгабыз!
«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
16 Aug, 18:44

«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
16 Aug, 17:15
Бүген без кәефне күтәрер өчен яңа «Җанлы галәм» чыгарылышын карадык! ⭐️Ә сез аны вакытлыча карар өчен, «Җанлы галәм» каналына язылыгыз! Тиздән бар чыгарылышлар анда да чыгачак 🎬
«ГАЛӘМ» АЛАНЫ
16 Aug, 17:15
Related Channels
Other channels in the same section of the catalogue.
