gram news
«Җисем» аланы channel avatar

«Җисем» аланы

@selet_zhisem

«Җисем» аланы — җыр, бию һәм сәхнә аша үзеңне ачу өчен илһамлы мохит. ▫️Катнашучылар яше: 11–17 яшь ▫️Үткәрелү вакыты: 17 июль — 3 август ▫️Үткәрелү урыны: «Сәләт–Батыр» (Чувашия) 🫂 Ишет: гаиләң сине көтә!

ProjectsKK

692subscribers

Open the Channel

Latest posts

  • «Җисем» аланы

    21 Sept, 11:14

    Кайбер очрашулар җәйне көтми, шуңа без сине Көзге «Җисем» аланында көтеп калабыз, балам!🍁1-7 ноябрь Чувашия, Кызыл Чишмә авылы, «Батыр» базасы🍁Иҗат юнәлеше: театр, музыка, бию, кул эшләре һәм дизайнбәясе: 10 750 сумАлтын яфраклар арасында иҗат иленә җыелырга вакыт! Беренчеләрдән булып гаризаңны калдырырга ашык. Без сине көтеп калабыз! 🫂
  • «Җисем» аланы

    21 Sept, 08:21

    🍂🍁🍁✨
  • «Җисем» аланы

    19 Sept, 08:28

    forwarded from @seletofficial

    Сәләт клубы белән күптән кызыксынасың, клуб әгъзалары белән төрле чаралар оештырасың һәм уку-укыту семинарларында катнашасың киләме?Димәк, вакыт килеп җитте. Сәләт клубы яңа сезонга активистлар туплый 🔥Әгәр дә син: 🟣актив һәм креатив, 🟣Сәләт оешмасында үсәргә омтыласың, 🟣яңа дуслар табарга һәм уникаль мохитне тоярга телисең икән,тизрәк гаризаңны тутыр. Сәләт клубының аерылгысыз бер өлеше бул! 🫶
  • «Җисем» аланы

    14 Sept, 17:40

    Ә бит кайбер очрашуларны киләсе җәйгә калдырасы килми… 🤭🍁🍁✨
  • «Җисем» аланы

    5 Sept, 16:45

    Җәй үтә, ә фотолардагы елмаюларыбыз кала ✨Бу кадрларда — безнең иң җылы һәм бәхетле августыбызның соңгы мизгелләре. Көннәр үтсә дә, алар бүләк иткән җылылык күңелләрдә озак сакланыр 🥹🤍Бу онытылмас мизгелләр һәм бергә тудырган хатирәләр өчен мең рәхмәт! 🫂
  • «Җисем» аланы

    4 Sept, 17:15

    Дүрт ел элек безнең уртак тарихыбыз языла башлады! ✨Еллар үтү белән гаиләбез зурая, үзгәрә барса да, аланыбыздагы җылы гаилә атмосферасы һәрвакыт саклана, һәм кешеләр бу урынга елдан-ел тугры кала 💕Рәхмәт сезгә, кадерлеләребез, безнең белән булганыгыз өчен 🫂
  • «Җисем» аланы

    1 Sept, 19:09

    Безнең нурлы йолдызыбыз, сине Белем көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! 💕Бу уку елы сиңа яңа биеклекләр яуларга көч бирсен, һәр таңың яңа ачышлар һәм шатлыклы адымнар белән тулсын. Һәр көнеңдә алган белемнәрең сине үз максатларыңа бер адымга якынлаштырсын, ә кызыксынуларың дөньяның иң матур ишекләрен ачсын ✨Алган белемнәрең күңелеңдә якты маяк булып, сиңа дөрес юлны табарга ярдәм итсен. Без сиңа ышанабыз һәм синең белән горурланабыз! 🫂🤍Яңа уку елың уңышлы, якты һәм онытылмас булсын! 💙
  • «Җисем» аланы

    31 Aug, 19:24edited

    Бу сихри һәм онытылмас җәебез өчен мең рәхмәт сиңа, сәлкешем! 🫂Күз ачып йомганчы үткән бу көннәр күңелебездә тирән эз калдырды. Илһам белән тулы идеяләребез, дәртле кичке чараларыбыз, бергәләп тудырган иҗади мизгелләребез һәм һәрбер җылы очрашуыбыз — барысы да йөрәгебездә иң кадерле хатирә булып сакланырСинең белән үткәрелгән һәр минут — безнең өчен аерым бер могҗиза. Һәр елмаюың, һәр җырың, һәр кечкенә генә мизгелең бу җәйне тагын да матуррак һәм мәгънәлерәк итте! 💙Ихлас күңелдән яратабыз сине! Яңа, якты очрашуларга кадәр! 💕
  • «Җисем» аланы

    11 Aug, 17:55

    Хыял чынга аша торган тылсымлы урында! ✨Безнең җәйнең яңа хитын тыңлап, иң матур җисемле хәтирәләрне искә төшерик әле 💙Кайсы мизгелгә кире кайтыр идегез? 🥹
  • «Җисем» аланы

    9 Aug, 12:03

    Безнең белән бергә быел «Кызыл Чишмә» фестивалендә 18 ышанычлы һәм гаҗәеп партнер эшләде! 😍🔵 БАКЛАЖАН антикафесы 🔵 _yafrak_ 🔵 От Юлии 🔵 «Идел» журналы 🔵 a.zigsnshina_collection 🔵 Kruchok_rk 🔵 larebella 🔵 Altynay_art 🔵 estebrand.22 🔵 Madilama 🔵 Tatardrink.ru 🔵 Guzellek 🔵 Украшения от Guzel 🔵 Baylam.tatar 🔵 Элми желевери 🔵 Ag_jewelry
  • «Җисем» аланы

    6 Aug, 18:46

    Безнең белән булганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! 💕Бу елгы фестиваль чын мәгънәсендә истәлекле һәм искиткеч мизгелләргә бай! Фестивалебездәге барлык бүләкләр дә безнең ышанычлы һәм йөрәк җылысын кызганмаган партнерларыбыз ярдәме белән оештырылды. «Стилига» бренды безнең өчен махсус итеп шундый үзенчәлекле, кабатланмас брендлы футболкалар әзерләде ✨Бу футболкалар сезнең күңелләрегездә фестивальдән калган иң җылы һәм якты хатирәләрне озаграк саклап калсын! 🫂
  • «Җисем» аланы

    5 Aug, 14:20

    Безнең искиткеч бүләкне кабул итегез! 💫Быелгы, илһамландыручы «Канатланган күңел» дип аталган төп җырыбызны инде барлык музыкаль мәйданчыкларда да тыңларга мөмкин 😍✨Бу көйләр күңелләрегезне канатландырсын һәм яхшы кәеф бүләк итсен 🫂
  • «Җисем» аланы

    5 Aug, 14:20

  • «Җисем» аланы

    4 Aug, 16:25

    Сменабызның соңгы көненең мизгелләре✨Көннәрнең һәрбер мизгеле, шатлыклы очрашу, бергә үткәргән һәрбер минут безнең хәтердә мәңге сакланыр.Бу смена чын мәгънәсендә безне бер гаилә итте. Рәхмәт сезгә, кадерле сәлкешләребез, бу якты һәм истәлекле көннәр өчен 🫂
  • «Җисем» аланы

    2 Aug, 18:42

    Кайту буенча мәгълүмат:Иртәгә сәгать 10:30 автобуслар белән Казанга кузгалабыз. ИСКЕ IT ПАРККА (Петербургская урамы, 52) кайтабыз 🫂Якынча 13:30-14:30да Казанда булачакбызӘгәр сез баланы базадан алырга телисез икән, моны 9.00 сәгатькә кадәр эшләргә кирәк булачак _____________________________________Информация по приезду:Завтра в 10:30 выезжаем в Казань, в СТАРЫЙ IT ПАРК (ул. Петербургская, 52)🌸Примерно к 13:30-14:30 будем в КазаниЕсли вы хотите забрать ребенка с базы, нужно будет сделать это до 9.00
  • «Җисем» аланы

    2 Aug, 17:09

    Сәләт «Җисем» 2026 аланы ябык дип игълан ителде! 🌸Бу 18 көн күз ачып йомганчы узып та китте. Әмма аның якты мизгелләре, күңелле хатирәләре безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр 💕
  • «Җисем» аланы

    2 Aug, 16:01

    Бүген бездә бик күңелле «МузЛото» көндезге чарабыз узды! 🎶Барлык катнашучылар да музыка дөньясына чумдылар, күңел ачтылар һәм онытылмас мизгелләр кичерделәр 🎀
  • «Җисем» аланы

    2 Aug, 15:59

  • «Җисем» аланы

    2 Aug, 12:25

    forwarded from @seletofficial

    Фирдүс Тямаевтан Сәләтчеләр өчен шәп бүләк! 🤩Сәләт Биләр Форумда танылган җырчы бүләк ясарга вәгъдә иткән иде, һәм ул үз сүзендә торды: Фирдүс Тямаев Сәләтчеләргә Татнефть аренада узачак зур тамашасына билетлар бүләк итә! 📣Әлеге акция бары тик сәлкешләр, әйдаманнар һәм башҗитәкләр өчен. Билетларны шушы сылтама аша алып куй (форманы бүген 22:00 гә кадәр генә тутыру мөмкин) һәм дусларыңны да шушы чарага чакыр 🙌Бу кабатланмас хисләрне янәдән бергәләшеп кичерик 😉
  • «Җисем» аланы

    2 Aug, 10:50

    Бүген сәлкешләребез бик кызыклы һәм файдалы остаханәләрдә булдылар! 🌸Яңа белемнәр алдылар, осталыкларын арттырдылар һәм күңелле вакыт үткәрделәр ✨