Latest posts

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
22 Sept, 18:54
Табигатьнең яңа фасылы – тормышта корган яңа планнар гына түгел. Яңа сезонны үзгәрешләрдән түгел, үзеңә булган мөнәсәбәттән башларга да мөмкин. Үзеңә, үз теләкләреңә игътибар итүдән! Үз-үзеңә «мин бу көздә менә боларны һичшиксез эшлим» дип менә нинди вәгъдәләр бирергә (һәм үтәргә!) мөмкин – безнең карточкалардан укыгыз.
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
22 Sept, 16:12

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
22 Sept, 15:28

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
22 Sept, 14:00
Климакс чорына кергән ханымнарга горчица яфракларын, горчицадан салкын килеш сыгылган майны һәм горчица орлыкларын күбрәк кулланырга киңәш ителә.Бу үсемлекнең һәр өлеше магний һәм кальцийга бик бай. Ә бу ике элемент сөякләрнең челтәрләнүеннән – остеопороздан сакланырга булыша. Климакс яшендәге хатын-кызлар өчен остеопороз зур куркыныч тудыра торган авыру.
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
22 Sept, 07:08
«Рәхмәт сиңа, әти...» подкастының чираттагы кунагы - Татарстанның халык артисты Лилия Мәхмүтова«Әтигә мин 21 яшемдә генә якынайдым», - ди ул. Лилия ханым белән әтисе Хәлил Мәхмүтовның балачагында Александр исемле булуы, аның иң зур үкенече, Лилия ханымның бүген әтисенә әйтергә теләгән сүзе турында сөйләшәбез.Әңгәмәнең тулы видеосын ВКонтактеда карагыз
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
22 Sept, 04:05
Наил КасыймовКүңелемдә нурлар, дәртле моңнар, Йөрәгемне дөрес аңла да, - Гомер язым шау чәчәктә әле — Сөйгән ярым, кил син, соңлама!Яфрак үбә эзләр… Җитте көзләр, Мәхәббәт ул көздә сынала. Көзләрдә дә язлар кабатлана, — Сөйгән ярым, соңлама, соңлама!Ак карларның төсе чәчләремдә - Кыш җиткәнен миннән сорама. Чал кышларның аклыгында сер бар, — Сөйгән ярым, кил син, соңлама!#Хәерлеиртә
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
21 Sept, 18:44
Әнинең бер сүзе дә баланы гомере буе озата барырга мөмкин. Кайчак гади генә менә шушы сүзләр аның үз-үзенә ышанычын ныгытырга, авыр вакытларда бирешмәскә һәм үз юлын табарга ярдәм итә. Бу тылсымлы сүзләр – безнең карточкаларда.
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
21 Sept, 17:21
Тиреңнең проблемаларына карап, крем сайлыбызТүбәндәге кечкенә шпаргалканы саклап куегыз — тиренең билгеле бер проблемасын хәл итәргә теләсәгез, косметика составында нинди компонентларга игътибар итәргә икәнен белерсез 👇Ниацинамид — тиренең майлылыгы, ялкынсынулар, киңәйгән поралар, постакне һәм саклагыч барьерның зәгыйфьләнүе вакытында. Ретиноидлар — вак җыерчыклар, тигез булмаган тире рельефы һәм пигментация белән көрәшүдә, шулай ук тиренең фотокартаю билгеләрен кисәтүдә иң яхшы өйрәнелгән актив компонентларның берсе. AHA-кислоталар — тигез булмаган рельеф, тонык тире, коры һәм кабырчыкланган урыннар өчен. BHA-кислота (салицил кислотасы) — кара нокталар, тыгылган поралар һәм ялкынсынулар вакытында, аеруча майлы тире өчен. Церамидлар — коры һәм сизгер тире, шулай ук бозылган саклагыч барьерны төзәтү өчен. Азелаин кислотасы — ялкынсынулар, постакне, кызарулар һәм тире төсенең
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
21 Sept, 14:58
forwarded from @intertatgazeta
Температура климатик нормадан 5 градуска югарырак булачак. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-sentyabr-axyry-klimatik-normadan-5-graduska-ylyrak-bulacak-5929552
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
21 Sept, 12:37
Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрләрдә хатыны Алия Карачурина белән ничек танышулары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Алия Ришатның Казанда узган концертларының берсен дә диярлек калдырмаган.– «Болгар премиясе»нең гала-концерты иде. Сәхнәгә чыгарга торам. Шул мизгелдә яныма Алия килде. Сәхнәгә тамашачылар арасыннан үтәргә кирәк иде. Алия фотога төшәргә сорады, без бергә фотога төштек. Ул кызыл күлмәктән килгән иде. Аны беренче тапкыр шунда күрдем. Икенче тапкыр конкурста очраштык, анда Алия үзе дә катнашучы иде. Казандагы чыгышларымның күбесендә Алияне очраттым. Берсендә дус кызы белән дискотекада күрдем. Шуннан соң мин аны очрашырга, бергәләп йөреп кайтырга чакырдм. Менә хәзер инде безнең ике улыбыз бар, – дип сөйли Ришат Төхвәтуллин.
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
21 Sept, 10:21

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
21 Sept, 09:56
forwarded from @intertatgazeta
Татарстан Рәисе узган сайлаулар турында нәрсә әйтте: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-tatarstanlylarga-sailaularda-aktiv-katnasulary-ocen-raxmat-belderde-5929524
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
21 Sept, 08:23
Итле умачУмач дигәч, күпләрнең күз алдына шулпалы аш киләдер. Ә менә «Татар» ресторанының шеф-повары Ринат Шакиров аны икенчегә бирелә торган кайнар ризык итеп әзерли.Кирәк 1 кг сөяксез ит / 140 г суган / 50 г атланмай / 20 г тоз / 20 г соя соусы / 20 г бал / бер тармак тимьян / кара борычКамыр өчен 3 йомырка / 100 г майлылыгы югары булган сөт / 800 г пешкән кишер / 1, 5 кг он / 8 г тоз / 4 г кара борыч / 4 г куркума / 4 г шикәр комы.Эш барышыВидео: Лилия Гәрәева#Аш_су #Саклапкуй
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
21 Sept, 04:34
Асия ЮнысоваКөйсез, дисең мине, иркә, дисең. Булса ни соң, синең иркәң бит! Иркәләнәм синең янда гына, Ышанычын тоеп җилкәңнең.Син барында гына тәвәккәл мин, Куркынычның керәм күзенә. Салмас әле димен утка-суга, Тартып алыр димен үзенә.Җылы учак - якты күзләреңне Югалтудан куркам мин бигрәк. Чыдап арган көйсез йөрәгемә Иркәләнер өчен син кирәк.#Хәерлеиртә
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
20 Sept, 20:10
forwarded from @rustamminnikhanov
Завершились выборы депутатов Государственной Думы. Татарстанцы вновь продемонстрировали единство и гражданскую активность! Спасибо вам! Мы - вместе! 💪Бүген Татарстан - Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе. Бу уңышларда һәр татарстанлының өлеше бар. Бары тик уртак тырышлык белән генә без барлык авырлыкларны җиңеп чыгачакбыз, илебезнең һәм республикабызның үсеш курсын саклап калачакбыз. Бергә булыйк! Бердәм булыйк! Бик зур рәхмәт сезгә!Подписывайтесь на мой канал в МАХ
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
20 Sept, 18:38
Менә алар - #ВсейСемьейнавыборы #ТатарстанАлга фотоконкурсы суперпризлары ияләре!Sollers ST8 автомобильләрен Наталья Роль (Бөгелмә районы) һәм Ольга Хәмитоаа ( Түбән Кама шәһәре) отты.Котлыйбыз!
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
20 Sept, 11:47
Салават Фәтхетдинов: «Сайлауга гаилә белән йөрү – безнең матур традиция»Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда Казандагы 107 нче гимназиядә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Ул бирегә хатыны Ләйсән ханым һәм кечкенә оныгы белән килде.Мәктәп укучылары Фәтхетдиновларны җырчының «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән каршы алды. Салават Фәтхетдинов сайлауның һәр кеше өчен мөһим вакыйга булуын әйтте. «Язмышыбызны сайлыйбыз. Безнең язмыш – безнең кулда. Шуңа күрә сайлауга теләп киләбез. Ә инде гаилә белән йөрү – матур традиция. Һәрвакытта да балалар белән йөрдек. Аларның да күреп, белеп үсүләрен теләдек. Хәзер исә оныклар белән киләбез. Әле тагын озын-озак еллар бергәләп йөрергә насыйп булсын», – диде ул.
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
20 Sept, 11:29
forwarded from @intertatgazeta
Кыска эш көннәренең күпчелеге кайсы айларга туры киләчәк: https://tatar-inform.tatar/news/2027-elda-rossiya-xalkyn-ide-kyska-es-atnasy-kota-5929443
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
20 Sept, 10:23
Бүген РФ Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлауның өченче көне. Казанның 107 нче гимназиясендә сайлап алу процессы зур тамашага әверелде: тавыш бирергә килүчеләрне яшьләр җырлы-биюле флешмоб белән каршылый. Гимназия мәйданында урнашкан ярминкәдә тәмле ризыклар сату оештырылган. Балалар өчен остаханәләр дә эшли: анда рәсем ясау һәм пластилиннан әвәләп ясау буенча мастер-класслар уза. Тавыш бирүчеләр исә гимназия бинасында грипптан прививка да ясата ала.Видео: Фәгыйлә Шакирова
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
20 Sept, 09:54
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде. Ул Казанның 80 нче мәктәбендә урнашкан 46 нчы сайлау участогына тормыш иптәше Лола ханым белән килде. «Гражданнарга сайлау хокукы бирелгән. Алар бу мөмкинлектән файдаланып, үз фикерләрен белдерергә тиеш», – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Related Channels
Other channels in the same section of the catalogue.
