Latest posts

Татар хәзрәтләре
18 Sept, 06:05
🕌Җомганы дөрес үткәрик✅Җомга көнне иртән торып госел коену, чәчне һәм тырнакларны кисү (сакалны төзәтү), чиста кием кию – күркәм гамәлләрдән.✅Җомгага каршы төндә һәм җомга көндез «Әл-Кәһф» сүрәсен укыйлар, күбрәк зикер әйтәләр, шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһимәссәламгә салават әйтәләр (мисалы: Аллаһуммә салли галә Мөхәммәд вә гәлә әли Мөхәммәд).✅Бу көнне сәдака өләшү, якыннарыңны куандыру, үзең өчен һәм кунакларга тәмле ризыклар пешерү, туганнарыңның, әти-әниеңнең, авыруларның хәлен белү, каберләрне зиярәт кылу да хуплана.Аллаһның илчесе салляллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:«Җомга – иң изге көн. Бу көнне салаватны мөмкин кадәр күбрәк әйтегез һәм ул миңа килеп ирешәчәк».❌Җомга намазына чакырып азан яңгыраганнан соң һәм гыйбадәт беткәнчегә кадәр, сәүдә һәм башка эшләр белән шөгыльләнү тыела. ❌ Мәчеткә соңга калып килү хупланмый.Җомга көне мөбарәк булсын! Кылган
Татар хәзрәтләре
14 Sept, 16:16
Мәүлид аен озатыпМәүлид ае - Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салляллаһу галәйһи вә сәлламнең бу дөньяга килгән вакыты. Мәүлид аен Пәйгамбәребез ﷺ дәрәҗәсен күрсәтә торган ай, җир йөзендәге миллиардлаган мөселманнарның бу айны зикер-тәсбих, салават вә дога, вәгазь һәм нәсыйхәт, изге гамәл вә ярдәм белән уздыра, сөекле Расүлебез ﷺне күп-күп итеп искә ала, Аның үрнәгенә иярергә тырыша. Мәүлид ае узуга карамастан да без тагын бер кат Расул Әкрам ﷺне искә төшерик, дәрәҗәсен аңларга тырышыйк, ихласлыгыбызны тагын да арттырыйк.https://youtu.be/7QqTcH-kBHM?si=SSW7RAed3RileuFPYouTubeМәүлид аен озатып #мавлидМәүлид ае - Пәйгамбәребез галәйһиссәләм дәрәҗәсе #мавлид #пророк #медина #аллах #зикр #молитва
Татар хәзрәтләре
4 Sept, 07:10
🕌Җомганы дөрес үткәрик✅Җомга көнне иртән торып госел коену, чәчне һәм тырнакларны кисү (сакалны төзәтү), чиста кием кию – күркәм гамәлләрдән.✅Җомгага каршы төндә һәм җомга көндез «Әл-Кәһф» сүрәсен укыйлар, күбрәк зикер әйтәләр, шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһимәссәламгә салават әйтәләр (мисалы: Аллаһуммә салли галә Мөхәммәд вә гәлә әли Мөхәммәд).✅Бу көнне сәдака өләшү, якыннарыңны куандыру, үзең өчен һәм кунакларга тәмле ризыклар пешерү, туганнарыңның, әти-әниеңнең, авыруларның хәлен белү, каберләрне зиярәт кылу да хуплана.Аллаһның илчесе салляллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:«Җомга – иң изге көн. Бу көнне салаватны мөмкин кадәр күбрәк әйтегез һәм ул миңа килеп ирешәчәк».❌Җомга намазына чакырып азан яңгыраганнан соң һәм гыйбадәт беткәнчегә кадәр, сәүдә һәм башка эшләр белән шөгыльләнү тыела. ❌ Мәчеткә соңга калып килү хупланмый.Җомга көне мөбарәк булсын! Кылган
Татар хәзрәтләре
1 Sept, 16:35
📝Гыйлем турында төркичә бәетМәңге яшәргә теләсәң, и угыл, Ал гыйлем, чөнки тереклек суы ул. Белмәде һөнәрне гыйлемсез кеше, Булмады аңарда бәхетнең эзе.Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, Баш ияләр һәрвакыт белемлеге. Ал гыйлем, чөнки яшәүнең аслы шул, Хәл итә барлык кыенлыкны тик ул.Кем гыйлемле, бел асылташ дип аны, һич җиңалмас угры яки дошманы. Гыйлемлек — яшерен хәзинә, кем таба, Ике дөнья байлыгы булыр аңа.Шундый байлык ул — гел өстәп тор аны, Ул сарыф иткән саен арта барыр; Дөньяның малы кими тоткан саен,
Татар хәзрәтләре
25 Aug, 06:55
forwarded from @dvmhuzur
Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын! Изге ниятләребез кабул, гамәлләребез хәерле булсын.📲 ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
Татар хәзрәтләре
24 Aug, 17:31
🌌Мәүлид кичәсе мөбарәк булсын!🔰 Мәүлид кичәсе – җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне ул.🔰 Ул рабигыль-әүвәл аеның 11нче көненең ахшамы кергәннән башлап, 12нче көненең ахшамына хәтле дәвам итә.🔰 Бу мөбарәк кичәне без Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм өчен салаватлар әйтеп, зикердә булып, догалар кылып, Раббыбызга шөкер, хәмед-сәналәребезне белдереп үткәрергә тырышабыз.#ислам #дин #Мәүлид
Татар хәзрәтләре
14 Aug, 07:25
🕌 Җомга көнне салават сүзләрен әйтик⚜️ Расүлебез ﷺ: “Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер, ун хатасын сөртер һәм аны ун дәрәҗәгә күтәрер”, – дигән.✨ “Аллааһүммә салли галәә сәййидинәә Мөхәммәд үә гәлә әли сәййидинәә Мөхәммәд” .✨ Мәгънәсе: “Йә, Аллаһым, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне ирештер”.📿🕌 Җомга көне , Мәүлид айлары мөбарәк булсын! Раббыбыз әйтелгән салаватларны, кылган догаларыбызны кабул кылып, безләрдән риза булсын. Ялгышлык белән, белә торып, яисә белмичә кылган гөнаһларыбызны гафу итсен!🤲 Раббыбыз ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрнең белеп вә белми кылган хата-кимчелекләрен, гөнаһларын гафу әйләсен.
Татар хәзрәтләре
13 Aug, 07:20
forwarded from @dvmhuzur
🤲 13 нче август кояш баеганнан соң Рабигыль әүвәл — Мәүлид ае башлана!Рабигыль әүвәл ае — кешелеккә иң соңгы һәм иң өстен Илче буларак җибәрелгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган ае.Саклагыз, якыннарыгызга җибәрегез ↪️📲 ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА МАХ-ТА
Татар хәзрәтләре
10 Aug, 08:11
forwarded from @bolgarmascid
«Иннә лилЛәһи үә иннә иләйһи раҗигун»“Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа кайтачакбыз" Аллаһы Тәгалә зыян күрүчеләргә шифасын бирсен, фаҗига корбаннарының туганнары һәм якыннарына әлеге югалту кайгысын күтәрергә ныклык һәм сабырлык бирсен.
Татар хәзрәтләре
7 Aug, 08:20
🕌 Җомга көнне салават сүзләрен әйтик⚜️ Расүлебез ﷺ: “Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер, ун хатасын сөртер һәм аны ун дәрәҗәгә күтәрер”, – дигән.✨ “Аллааһүммә салли галәә сәййидинәә Мөхәммәд үә гәлә әли сәййидинәә Мөхәммәд” .✨ Мәгънәсе: “Йә, Аллаһым, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне ирештер”.📿🕌 Җомга көне мөбарәк булсын! Раббыбыз догаларыбызны кабул кылып, безләрдән риза булсын.🤲 Раббыбыз ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрнең белеп вә белми кылган хата-кимчелекләрен, гөнаһларын гафу әйләсен.
Татар хәзрәтләре
31 Jul, 07:25
🕌 Җомга көнне салават сүзләрен әйтик⚜️ Расүлебез ﷺ: “Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер, ун хатасын сөртер һәм аны ун дәрәҗәгә күтәрер”, – дигән.✨ “Аллааһүммә салли галәә сәййидинәә Мөхәммәд үә гәлә әли сәййидинәә Мөхәммәд” .✨ Мәгънәсе: “Йә, Аллаһым, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне ирештер”.📿🕌 Җомга көне мөбарәк булсын! Раббыбыз догаларыбызны, изге гамәлләребезне кабул кылып, безләрдән риза булсын.🤲 Раббыбыз ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрнең белеп вә белми кылган хата-кимчелекләрен, гөнаһларын гафу әйләсен.
Татар хәзрәтләре
30 Jul, 17:01
📿Атнакич догасыБүген атнакич, җомга көне дә килеп җитте! Әрвахлар - мәрхүм булган якын кешеләребез бездән дога көтәләр!Әрвахларга багышлап догаларны пәнҗешәмбе кояш баеганнан соң - җомга көнне өйдә, мәчеттә килеш тә укырга була.Бисмилләһ"не әйтеп Коръәннән аять-сүрәләр ("Фатиха", "Аят-әл-Көрси", "Йәсин", "Мөлек", "Ихлас") укып багышларга кирәк. Гадәттә "Фатиха", "Йәсин", "Мөлек" сурәләре укыла, аннары кулларыбызны күтәреп, ошбу доганы кылабыз⤵️Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.Йа Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештер. Атабыз Адәм белән анабыз Һаваның рух шәрифләренә ирештер. Шулай ук, атабыз Адәм
Татар хәзрәтләре
16 Jun, 14:01
🌙 Бүген Мөхәррәм ае башланды һәм Һиҗри исәп буенча яңа 1448 ел җитте🌙Нәрсә соң ул һиҗри хисап?Билгеле булганча, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм 13 ел дәвамында Мәккә шәһәрендә халыкны дингә чакырды, әмма иманга килүчеләрнең саны аз иде. Аны рәнҗеттеләр, төрле авыр сүзләр әйттеләр, хәтта үтерергә теләделәр. Аллаһның әмере буенча, 622 елда Расүл әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең якын сәхабәсе Әбү Бәкер (Аллаһ аннан разый булсын!) белән Мәдинәгә күчтеләр. Нурлы Мәдинәгә башка сәхабәләр дә күчтеләр.Менә шул көннәрдән башлап, изге Мәдинә шәһәрендә иң беренче хакыйкый мөселман җәмгыяте төзелә. Мәдинәи-Мөнәввәрәдән иман, ислам һәм Коръән нуры, бөтен дөньяга тарала. Димәк, һиҗрәт, без мөселманнарга гына түгел, ә бәлки бөтен дөнья тарихына, тормышына олы үзгәреш кертә. Һиҗрәт – Раббыбызның олы нигъмәте. Шул вакыйгадан башлап, мөселманнар һиҗри ел
Татар хәзрәтләре
12 Jun, 08:15
forwarded from @bolgarmascid

Татар хәзрәтләре
12 Jun, 08:15
Җомга мөбарәк булсын!
Татар хәзрәтләре
26 May, 08:35
forwarded from @bolgarmascid
Корбан бәйрәме (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне) быел 2026 елның 27 маена туры киләБыел корбан чалу өчен нисаб күләме – 100 000 сумТатарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары уза: авыл җирлегендә – кояш чыгып, 30 минут узгач; Казанда:• 02:15 – 03:15 – иртәнге намаз, Коръән укылу;• 03:15 – 03:45 – гает вәгазе укылу;• 03:45 – гает намазын уку;• 03:55 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылуТәкбир әт-Тәшрик көннәре - 26 нчы, 27 нче, 28 нче, 29 нчы һәм 30 нчы майда
Татар хәзрәтләре
26 May, 05:55
forwarded from @bolgarmascid
Бүген Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне – Гарәфә – Тану көне. Корбан бәйрәменнән алдагы изге, мөбарәк көн. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла. Изге Гарәфә көнендә Җир шарының төрле кыйтгаларыннан Ислам диненең бишенче баганасы, терәге булган хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен олы тырышлык һәм ихласлык белән килгән берничә миллион хаҗи Гарәфәт тавында дога вә гыйбадәт, тәсбих вә тәһлил, истигъфар вә тәлбия әйтеп, хаҗ гыйбадәтенең икенче фарызын үти.
Татар хәзрәтләре
15 May, 06:35
🕌 Җомга көнне салават сүзләрен әйтик⚜️ Расүлебез ﷺ: “Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер, ун хатасын сөртер һәм аны ун дәрәҗәгә күтәрер”, – дигән.✨ “Аллааһүммә салли галәә сәййидинәә Мөхәммәд үә гәлә әли сәййидинәә Мөхәммәд” .✨ Мәгънәсе: “Йә, Аллаһым, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне ирештер”.📿🕌 Җомга көне мөбарәк булсын! Раббыбыз догаларыбызны, изге гамәлләребезне кабул кылып, безләрдән риза булсын.🤲 Раббыбыз ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрнең белеп вә белми кылган хата-кимчелекләрен, гөнаһларын гафу әйләсен.
Татар хәзрәтләре
13 Apr, 09:48
🤲🏽Аллаһка тапшыр📖Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә Расул Әкрам ﷺ гә шулай дип мөрәҗәгать итә: “Берәр эшне башлап җибәрергә теләсәң Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кыл, тапшырыл, чөнки Аллаһы Тәгалә Аңа тәвәккәл кылучыларны ярата”.❗️Без дә бу сүзләрне игътибарга алып, яңа эш атналарын Раббыбызга дога кылып, мөрәҗәгать итеп, хәерлесен сорап, тәвәккәлләп башлап җибәрик.Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә хәерле эш атналары насыйп итсен!🤲🏽
Татар хәзрәтләре
3 Apr, 05:15
🕌Җомганы дөрес үткәрик✅Җомга көнне иртән торып госел коену, чәчне һәм тырнакларны кисү (сакалны төзәтү), чиста кием кию – күркәм гамәлләрдән.✅Җомгага каршы төндә һәм җомга көндез «Әл-Кәһф» сүрәсен укыйлар, күбрәк зикер әйтәләр, шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһимәссәламгә салават әйтәләр (мисалы: Аллаһуммә салли галә Мөхәммәд вә гәлә әли Мөхәммәд).✅Бу көнне сәдака өләшү, якыннарыңны куандыру, үзең өчен һәм кунакларга тәмле ризыклар пешерү, туганнарыңның, әти-әниеңнең, авыруларның хәлен белү, каберләрне зиярәт кылу да хуплана.Аллаһның илчесе салляллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:«Җомга – иң изге көн. Бу көнне салаватны мөмкин кадәр күбрәк әйтегез һәм ул миңа килеп ирешәчәк».❌Җомга намазына чакырып азан яңгыраганнан соң һәм гыйбадәт беткәнчегә кадәр, сәүдә һәм башка эшләр белән шөгыльләнү тыела. ❌ Мәчеткә соңга калып килү хупланмый.Җомга көне мөбарәк булсын! Кылган
Related Channels
Other channels in the same section of the catalogue.
