Latest posts

Татар ядкарьләре
22 Sept, 16:50
"Күк дөнья". Рания Хәйруллина картиналары.Рәссам 1966 елның 22 сентябрендә Казанда туа. Чаллы сәнгать училищесын һәм Чаллы пединститутын тәмамлый. Роза Хөҗҗәт кызы авангард юнәлешендә иҗат итә. Аның картиналарында күк һәм зәңгәр ләртөс өстенлек итә, рәссам моны "су һәм күк йөзе күңелне тынычландыра" дип аңлата. Аның картиналарындагы сурәтләр мираж, пыяладагы чагылышлар сыман, саксыз кагылсаң, югалыр кебек. Рәссам картиналарына тирән фәлсәфә бирергә омтыла.Рания Хәйруллина 20 ел балалар сәнгать мәктәбендә укыта, аннары 10 ел Чаллы татар театрында баш рәссам булып эшли, утыздан артык спектакльнең бизәлешен эшли. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында укыта. Хәзер ирекле рәссам.
Татар ядкарьләре
22 Sept, 13:50
#сөмбелә #бәйрәм
Татар ядкарьләре
22 Sept, 11:36
Телебездән төшеп калган сүзләрне бүген дә барлыйсы иттек. Бүгенге сүзебез бик күп сөйләшләребездә моңарчы шактый актив кулланылышта йөргән булса да, соңгы вакытта төшеп кала баручы сүзебез чолка /чөлкә турында. Әлеге сүз - оекны белдерү өчен кулланылган гомумтөрки тамырлы лексик берәмлегебез. Аның килеп чыгышын телебездәге чолгау сүзе белән бәйлиләр һәм "Рус теленең этимологик сүзлеге"н төзегән танылган лингвист Максимилиан Романович Фасмер рус телендәге чулки, чулок сүзләренең килеп чыгышын да без бүген тәкъдим иткән чолка/ чөлкәдән килеп чыккан дип исәпли.Бу сүзебез дә бик йомшак яңгырашлы, әйтергә җайлы Бәлки аны да ипләп кенә искә төшерә башларбыз? #архаик_сүз #тарихи_сүз
Татар ядкарьләре
22 Sept, 08:57
1929 елның 23 сентябрендә Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында язучы Шамил Рәкыйпов туа.Ул татар каһарманнары турында әсәрләр язып таныла. Аның Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллиннар батырлаган кабатлаган Бари Шәвәлиев турында “Чәчәкләр сөйли белә”, Мәгубә Сыртлановага багышланган “Кызлар-йолдызлар”, Иван Кабушкин турында “Кайдан син, Жан?” әсәрләре бар. Ул шулай ук Советлар Союзы герое исеменә лаек булган татарларны ачыклау белән шөгыльләнә һәм аларның 173 икәнен ачыклый.Шулай ук Шамил Рәкыйпов татарлар арасында беренче булып Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Гыйльфан Батыршин турында “Таңнар һаман матурмы?” дигән роман да яза.Казандагы Батыршин урамы нәкъ менә шушы каһарман исемен йөртә. Язучының һәм Батыршинның тормыш юллары беркадәр бер-берсен кабатлый. Шамил Рәкыйпов та Донбасс шахталарында эшләп ала. Әти-әниләре Биектау районы Ямаширмә авылыннан булган Гыйльфан
Татар ядкарьләре
22 Sept, 05:13
Кунак аз утырыр, күп сынар.#татар_акылы
Татар ядкарьләре
21 Sept, 17:33
📌Халкыбызда мәетне өйдән алып чыгу, зиратка озату белән бәйле нинди гореф-гадәтләр бар? Аларны башкару нинди ышануларга нигезләнгән? Бүгенге чыгарылышыбызда шушы сорауларга җавап бирербез. #йолаларыбыз #йола_гадәтләребез
Татар ядкарьләре
21 Sept, 16:29
Пермь крае, Барда районы, Күчтәнти авылы йортлары тәрәзәләре, аларның йөзлекләре.1. Таразова Әлфия Хәниф кызы йорты, 1990 елларда тәрәзә йөзлекләрен күрше Сараш авылыннан Ким Айтаков ясаган. 2 фотодагы тәрәзә йөзлеге 1980-1990 елларда шушы авыл остасы Тякин Кәлим Шакир улыныкы. 3,4 фотолар - күрше Яңавылдан Дускаев Муллахмәт Гарәфетдин улы эше. 5 фото Гузаиров Госман Зарифгәрай улы эше (бу йортның элекке хуҗасы). 6,7 нче фотолардагы матур бизәлешләр- балта остасы Тякин Төхфәт Гафур улы хезмәте.Тагын кайсы авылларда мондый матурлык бар?"Татар ядкарьләре" виртуаль альбомына көтеп калабыз.
Татар ядкарьләре
21 Sept, 11:21
Өй түрендә үскән, бөртек бер төптә. Сезнең белән утырганны Онтасым юк .Төшеп калган сүзләр урынына нинди вариантлар язар идегез?#тел_чарлагычлар
Татар ядкарьләре
21 Sept, 09:02
Сез дә шалкан үстерәсезме? Шалкан пчинкәсе пешерәсезме?
Татар ядкарьләре
21 Sept, 05:57
Тормыш матур була, Матур яши белсәң, Гөлләр, чәчәкләрдә Сафлык күрә белсәң. Күңелгә ямь керсен, Һәрбер сулышыңда. Һәркөннең үз урыны Газиз тормышыңда. Булат Ибраһим#татар_акылы
Татар ядкарьләре
20 Sept, 17:44
Киров өлкәсенең Малмыж районы Татар Кумбашы авылында балан бәлешен "балан ипие" дип атыйлар. Шушы авылда яшәүче Нәсимә Заһидуллина балан ипие пешерүнең серләре турында сөйли.
Татар ядкарьләре
20 Sept, 11:14
Әлеге исемнән ничә сүз ясап була?
Татар ядкарьләре
20 Sept, 08:51
Рәссам Ильнур Сираҗиевтан картиналар сериясе.Без яраткан татар әбиләре бит бу, шулаймы?
Татар ядкарьләре
20 Sept, 06:13
#табышмак
Татар ядкарьләре
19 Sept, 14:18
#бу_ни_бу?
Татар ядкарьләре
19 Sept, 11:10
Елмаю символы булган “Смайлик”ның туган көне, Барыбызга да таныш ул, Шуны белгән идеңме?Инглиз теленнән алынган, Тәрҗемәсе – “Елмаю”, Төрле эмоцияләрне Җиңел генә белдерү.Әйтергә сүз тапмаганда Смайлик ярдәмгә килә, СМС хәбәрләр белән Хәбәр тиз барып җитә.Смайлик куеп җибәрәм мин, Белдерергә хисемне, Шуннан аңлап белерсез сез Әйтми калган сүземне.
Related Channels
Other channels in the same section of the catalogue.
