gram news
ИЦ ТеләчеИнформ channel avatar

ИЦ ТеләчеИнформ

@tulinformm

Теләче районы яңалыклары

ProjectsKKNews

1,220subscribers

Open the Channel

Latest posts

  • ИЦ ТеләчеИнформ

    10 Sept, 14:59

    forwarded from @intertatgazeta

    Катлаулы операциягә әзерләнгән пациентның хәле көтмәгәндә үзгәрә. Табиблар аның үңәчен саклап калу өчен уникаль карар таба: https://intertat.tatar/news/unacen-yandyryp-su-da-iota-almagan-rkbda-avyr-xaldage-xanymnyn-unacen-saklap-kalgannar-5880725Интертат МАХта
  • ИЦ ТеләчеИнформ

    10 Sept, 14:41

    Казанда 2025ел йомгаклары буенча «Иң яхшы якташлык җәмгыяте» республика конкурсының бүләкләү тантанасы узды.Чарада Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ибраһимов катнашты.Конкурс лауреатларына мөрәҗәгать итеп, Әгъзам Гобәйдуллин Якташлык җәмгыятьләренең муниципаль җитәкчелек белән республика шәһәр һәм районнарыннан чыккан якташлар арасында нәтиҗәле элемтәләр урнаштыру буенча зур эш алып баруын билгеләп үтте.Конкурс нәтиҗәләре буенча 15 якташлык җәмгыяте лауреат итеп билгеләнде. Алар арасында Теләче «Якташлар» җәмгыяте 4 урында! Җәмгыять җитәкчесе - Ирек Фәрит улы Даутов. Котлыйбыз, киләчәктә дә матур уңышлар телибез!
  • ИЦ ТеләчеИнформ

    10 Sept, 14:02

    Бүген тагын бер тананалы чараның шаһиты булырга туры килде: Теләчене әйләнеп узучы 4 чакрым 700 метр озынлыктагы яңа юл участогы ачылды.Әлеге уңайдан, узган ел һәм быел биредә масштаблы төзелеш эшләре алып барылды. Юл төзелеше эшләрен “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы һәм аның Теләче бүлеге төзүчеләре кыска срокларда башкарып чыкты. Әлбәттә, бу урында узган көздән башлап, грунт эшләренең бер өлешен башкарган подрядчы оешма Ульяновск өлкәсеннән килгән “СтройАльянс” ширкәте егетләренең тырыш хезмәтен дә билгеләп үтмичә булмый.Фәнил Нигьмәтҗанов фоторепортажы: https://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/urtak-tyryslyk-imese
  • ИЦ ТеләчеИнформ

    10 Sept, 13:44

    Җәй дәвамында районыбызда республика программалары нигезендә масштаблы төзү һәм төзекләндерү эшләре барды. Алар арасында сигез ай эчендә төзелеп, сафка бастырылган, Теләчедәге спорт кластерының бер өлеше булган һәм “Алга” дип исемләнгән ябык футбол манежы да бар.Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашында ябык футбол манежын ачу тантанасы булып үтте. Видеоэлемтә аша шундый ук объектларны Алексеевск, Чүпрәле һәм Лениногорск районнарында да ачтылар.Укырга: https://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/sanauly-ailar-ecenda-tozelde
  • ИЦ ТеләчеИнформ

    10 Sept, 13:11

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсеннән 10 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, түбәндәге комбайнчылар соңгы җиде көндә урып-җыюда иң югары нәтиҗәгә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар һәм кызыксындыру премияләренә лаек булдылар.Игеннәрне суктыруда: беренче урында - Архипов Василий Петрович - җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәтеннән; икенче урында - Илфат Нурмөхәммәт улы Габдуллин - җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәтеннән; өченче урында - Илсур Илдус улы Хамидуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән.Җиде көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәте игенче - механизаторы Архипов Василий Петрович иң күп икмәк суктыручы комбайнчы буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
  • ИЦ ТеләчеИнформ

    10 Sept, 12:24

    forwarded from @intertatgazeta

    Кемнәр 350 мең сумга кадәр хезмәт хакы ала? Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-sentyabr-aenda-in-kup-xezmat-xaky-ala-torgan-vakansiyalar-bilgele-5928965Интертат МАХта
  • ИЦ ТеләчеИнформ

    10 Sept, 11:26

    forwarded from @fathullinag

    Сегодня для нашего района — по‑настоящему знаменательный день. Мы стали свидетелями важного события: открылась объездная дорога на окраине села Тюлячи со стороны города Арск по направлению к городу Казань. Протяжённость нового участка составляет 4 километра 700 метров. Это не просто километры асфальта — это новые возможности для наших жителей, это комфорт и безопасность в ежедневных поездках. Новая дорога позволит разгрузить центральные улицы, сократить время в пути и сделать передвижение по нашим дорогам более удобным. От всей души хочу выразить искреннюю благодарность Раису Республики Татарстан Рустаму Нургалиевичу Минниханову, правительству, куратору района -министру транспорта и дорожного хозяйства Республики Татарстан Фариту Мударисовичу Ханифову, а также коллективу АО «Татавтодор» — всем, кто вложил свой труд, знания и силы в реализацию этого проекта. Ваш вклад в развитие нашей
    59video1Open in Telegram
  • ИЦ ТеләчеИнформ

    10 Sept, 11:11

    Бүген хезмәттәшебез Шалахметова Гөлниса Фаесхан кызының гомер бәйрәме - туган көнеХөрмәтле Гөлниса Фаесхановна! Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән тәбрик итәбез! Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!Тынычлыгың булсын күңелеңдә, Эшләрең дә барсын, гөрләсен. Гомер буе синең йөрәгеңдә Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.Хөрмәт белән, хезмәттәшләрең.
  • ИЦ ТеләчеИнформ

    10 Sept, 10:58

    Яңа юлда исән - сау йөрергә язсын!
  • ИЦ ТеләчеИнформ

    10 Sept, 10:17

    10 сентябрь көнне Теләче авылында яшәүче ХАҖӘР МӘҮЛИ КЫЗЫ ЗАКИРОВАның юбилееКадерлебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлый Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык -сөенечләр телибез. Балаларның, оныкларның,оныкчыкларның игътибарын, хөрмәтен тоеп, хәерле, тыныч тормыш итәргә язсын. Синең төпле киңәшләрең тормышта безгә зур терәк. Гел шулай киң күңелле, изге җанлы булып кал!Изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән тормыш иптәшең Шәкүр.
  • ИЦ ТеләчеИнформ

    10 Sept, 09:51edited

    Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов районыбызда ябык «Алга» футбол манежын ачу тантанасында катнашты. Әлеге бинада ике душ бүлмәсе, тренерлар бүлмәсе, көтү зонасы, медицина кабинеты, янгын сүндерү-саклау посты, спорт инвентаре һәм махсус техника саклау бүлмәләре бар.Спорт инфраструктурасын үстерүгә ярдәм иткәннәре өчен ил, республика һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
    88video111Open in Telegram
  • ИЦ ТеләчеИнформ

    10 Sept, 09:50

    forwarded from @rustamminnikhanov

    Сегодня в нашей республике открылись сразу семь новых спортивных объектов. Четыре футбольных манежа в Лениногорском, Алексеевском, Дрожжановском и Тюлячинском районах и три крытых катка с искусственным льдом в Аксубаевском, Тукаевском и Новошешминском районах. А это значит - еще десятки тысяч татарстанцев в районах смогут круглый год играть в футбол и хоккей, кататься на коньках и заниматься спортом!Без киләчәктә дә республика халкына спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыруны дәвам итәрбез. Заманча объектларда балалар да, профессиональ спортчылар да күнекмәләрен ныгыта алырга тиеш. Егет-кызларыбыз Татарстан данын Россия һәм дөнья дәрәҗәсендәге ярышларда лаеклы рәвештә яклый алсын өчен барысын эшләрбез!Подписывайтесь на мой канал в МАХ
  • ИЦ ТеләчеИнформ

    10 Sept, 09:04

    Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Теләче районында эш сәфәрендә. Ул районыбызда ябык футбол манежын ачу тантанасында катнашты 👍
    99video111Open in Telegram
  • ИЦ ТеләчеИнформ

    10 Sept, 08:02

    forwarded from @tatmediaofficial

    ⚽️🔝Рустам Минниханов: «Футбол – самый популярный вид спорта. В Татарстане им занимаются порядка 68-ми тысяч человек»Раис Татарстана находится с рабочей поездкой в Тюлячинском районе. Он принял участие в торжественном открытии крытого футбольного манежа «Алга». По видеосвязи такие объекты открыли также в Алексеевском, Дрожжановском и Лениногорском районах.В здании футбольного манежа предусмотрены две раздевалки с душевыми для спортсменов, тренерская, зона ожидания, медицинский кабинет, помещения охранно-пожарного поста, спортинвентаря, а также для хранения спецтехники.Открывая объекты Рустам Минниханов напомнил, что Татарстан занимает лидирующие позиции в стране по развитию физической культуры и спорта.@tatmediaofficial | Telegram замедлен, читайте Татмедиа в MAX
  • ИЦ ТеләчеИнформ

    10 Sept, 06:18

    «Татарстанда Әкият көне» проекты кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында «Г.Тукай әкиятләре буенча сәяхәт» дигән тематик чара узды. Балалар һәм педагоглар «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә һәм сарык» әкиятләреннән театральләштерелгән спектакльләр күрсәттеләр. Балалар спектакльләр карап кына калмадылар, квест-уенында да катнаштылар. Аларга урманнан чыгу юлын табарга, уңышны кәҗәдән коткарырга һәм Су анасын тотылган балыкны җибәрергә күндерергә кирәк иде. Уен аша балалар әкиятләрнең күңел ачу гына түгел, ә тормышның акыллы дәресләре дә икәнен белделәр. Төрле халыкларның әкиятләре белән кызыксыну туган тел турындагы белемнәрне киңәйтә һәм тирәнәйтә, балаларны театральләштерү, иҗат итү һәм уртак эшчәнлек аша татар халык мәдәнияте дөньясына чумдыра.
  • ИЦ ТеләчеИнформ

    10 Sept, 06:17

    8 сентябрьдә, илебездә беренче тапкыр Россия Федерациясе халыклары телләре көне билгеләп үтелде. Ул Россия халыклары бердәмлеге елының төп вакыйгаларының берсе булып кереп калачак.Россия халыклары телләре көнен бәйрәм итү уңаенан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы да “Әкият көне” республика акциясенә кушылды. Әкият көне балаларга күңел ачу гына түгел, дуслык, ярдәмчеллек һәм игелеклелек кебек сыйфатларның мөһимлеген дә тагын бер кат искә төшерде. Әкият дөньясы аша алар яхшылыкның һәрвакыт явызлыкны җиңүенә тагын бер кат инандылар.– Шүрәле остаханәсендә әниләр тарафыннан үткәрелгән осталык дәресләре бәйрәмебезгә тагын да җылылык өстәде, бу тылсымлы көн һәр баланың күңелендә якты һәм онытылмаслык бер хатирә булып уелып калды, – ди тәрбиячеләр.