Latest posts

Теләче мөселманнары
24 May, 10:18

Теләче мөселманнары
24 May, 10:17

Теләче мөселманнары
16 Apr, 17:01

Теләче мөселманнары
13 Apr, 12:45
Мәчеткә барып кайткан саен сиңа җәннәттә нәрсә әзерләнеп куелыр? عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ عَنِ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم « مَنْ غَدَا إِلَى الْمَسْجِدِ أَوْ رَاحَ أَعَدَّ اللهُ لَهُ فِي الْجَنَّةِ نُزُلًا كُلَّمَا غَدَا أَوْ رَاحَ ». Әбу Һурайра (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә: Пәйгамбәр ﷺ болай диде: «Кеше мәчеткә барган һәм мәчеттән кайткан саен Аллаһ аңа җәннәттә һәр барган-кайткан саен сый-хөрмәт әзерләтеп куяр». Сахих Мөслим, №669 Мәчеткә йөрисең икән, димәк, сине җәннәттә, мәңгелек йортыңда көтәләр, һәм анда эләгү ихтималы бик югары дигәнне аңлата бу.
Теләче мөселманнары
1 Apr, 07:14
forwarded from @tathadisler
Шаярганда ялган сөйләргә ярыймы? Ә балага вәгъдә биреп, үтәмәскә ярыймы? عَنِ ابْنِ مَسْعُودٍ، قَالَ: لَا يَصْلُحُ الْكَذِبُ فِي جدٍّ وَلَا هَزْل، وَلَا أَنْ يَعِدَ أحدُكم صبيَّه شَيْئًا ثم لا يُنْجِزه له. Габдулла ибне Мәсгуд (Аллаһ аннан разый булсын) әйтә: «Җитдилектә дә, шаяртуда да ялган рөхсәт ителми. Шулай ук берегез сабый балага берәр нәрсә вәгъдә итеп, аннары аны үтәмәве дә дөрес түгел». Әдәб-үл-муфрад, 387. Искәрмә: Бөтен чыганакларда бу сүзләр Габдулла ибне Мәсгудның (радыяллаһу ганһу) үз сүзләре буларак риваять ителә, ә Пәйгамбәребезнең ﷺ сүзләре буларак түгел #әхлак #гөнаһ #тел_афәтләре #хәдис_түгел #таралганялгышларнытөзәтү https://t.me/tathadisler
Теләче мөселманнары
21 Mar, 21:14
Рамазан аеның соңгы 10 көнендә мәчетебездә балалар бик тырышты! Сүрәләр ятладылар, Пәйгәмбәребезнең тормыш юлы белән таныштылар, бергә намаз укыдылар🤲
Теләче мөселманнары
21 Mar, 09:59
forwarded from @fathullinag
Ураза бәйрәме уңаеннан район ял паркында чара узды. Матур, файдалы очрашу оештырганнары өчен Теләче мөхтәсибәтенә рәхмәт.
Теләче мөселманнары
21 Mar, 09:58
forwarded from @fathullinag
Бүген мәчетләребездә Ураза Гаете намазлары укылды. Бәйрәм вәгазен Республиканың Төньяк төбәге казые, Теләче районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев сөйләде. Гает иртәләренең матурлыгы күңелләребезгә иман нуры булып күчсен.
Теләче мөселманнары
19 Mar, 20:06

Теләче мөселманнары
19 Mar, 18:54
Рамазан аен озаттык👍🏻 Аллаһ Тәгалә кылган барча гамәлләребезне кабул итсен🤲
Теләче мөселманнары
17 Mar, 05:24

Теләче мөселманнары
16 Mar, 12:10edited
💫Хөрмәтле Теләче халкы, дин кардәшләр ❤️🎉 Барыгызныда Ураза гаете бәйрәменә чакырып, көтеп калабыз!🎊🗓️ 20 март көнне 🕐Сәгать 13:30 ✅ Теләче узәк ял паркыПрограммада: ⛳️🎾Балаларга уеннар, ярышлар 🎁 Бүләкләр 🌭 Хәләл тәм-томнар 🍲 Тәмле плов, мич коймагы🥞 Һәм иң шәп бәйрәм атмосферасы сезнең өчен!🎉Туганнарыгызны, якыннарыгызны чакырыгыз, бергәләр бәйрәм итик 🥰
Теләче мөселманнары
16 Mar, 12:10

Теләче мөселманнары
15 Mar, 06:32

Теләче мөселманнары
14 Mar, 12:48
🍃Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тагын бер хәдисендә әйтте: "Кем дә кем рамазан аенда иман белән һәм Аллаһның әҗерен өмет итеп намазларын укыса, (монда сүз нәфел намазлары турында бара), Аллаһы тәгалә аның гөнаһларын гафу итәр"📚(Бохари, Мөслим җыентыгы).Бу хәдис - тәравих намазлары турында. Аларны уку гөнаһларыбыз кичерелүгә сәбәп була. Иман һәм өмет белән уку, димәк, Аллаһының шушы вәгъдәсенә ышанып, Аллаһының савабын өмет итеп, бүтән берни сорамый, берни кушмый... Бу тәравих намазларын калдырмыйча, даими, имам белән мәчеттә укырга тырышуга этәргеч булып тора. Һәм моның өчен Аллаһы тәгалә төне буе намаз укыган әҗер-саваплар бирә. Шуңа күрә тәравих намазының яртысыннан чыгып китмик, ә, бәлки, имам белән укып бетерергә тырышыйк, нәфесебезне тәрбиялик.🍃 Пәйгамбәребез ﷺ әйтте 📚 (Әбу Давыт, Тирмизи җыентыгында):"Кем, имам намаздан аерылганчы, аның белән шушы төнге намазны укыса, Аллаһы
Теләче мөселманнары
12 Mar, 14:09
Ильфар хәзрәт Хасановның бүгенге вәгазен туры эфирда күзәтә аласыз🤲🏻 https://vk.com/club232006697
Теләче мөселманнары
12 Mar, 05:25
🍃Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:"Әгәр берәрегез уразада булса, бозык сүзләр эйтмәсен һәм узен әдәпсез тотмасын. Әгәр аны берәр кеше орышырга тотынса яки сугыша башласа, ул аңа: "Мин уразада", - дисен".📚 Мөслим җыентыкларыннан
Теләче мөселманнары
11 Mar, 09:02
10 март көнне Теләче "Ихлас" мәчетендә балалар өчен ифтар узды. Чарада 137 бала катнашты!
Теләче мөселманнары
11 Mar, 06:40

Теләче мөселманнары
10 Mar, 10:00
forwarded from @tatislam
Тулысынча карагыз 👉 Рамазан аеның соңгы ун көне. Игътикаф, Кадер киче. https://rutube.ru/video/af10f7fa65db3290ca93c548c870edc0/?r=a
Related Channels
Other channels in the same section of the catalogue.
