Latest posts

Ачык Университет
20 Jul, 11:12
Яңа курс!Икътисад һәм мәдәният: чынбарлык һәм хыяллар1. Заманча татар мәдәниятендә милли тәңгәллек 👩🦰Гөлназ Бәдретдин, сәнгать белгече, «Печән базары» фестиваленә нигез салучы 2. Татарлык һәм упкын: милләт вә миллияткә бер караш 🧑🦰Илдар Шәфыйков, бәйсез тикшерүче, үзэшчән 3. Татар музыкасын ничек үзгәрткәннәр һәм тәкъдим иткәннәр: 1970-2020 нче еллар тәҗрибәсе 🧑🦰Рәдиф Кашапов, «Реальное время» интернет-газетасының баш мөхәррир урынбасары, «Yummy Music» лейблының креатив директоры 4. Дискуссия. Татар кешесе базарда: сатып алучы нәрсә өчен түли? 👩🦰🧑🦰Катнашалар: Илдар Әюпов, Гөлназ Бәдретдин, Резедә Әгълиуллова, Регина Ягъфәрова. Модератор — Рәдиф Кашапов.VK ВидеоКУРС: Икътисад һәм мәдәният: чынбарлык һәм хыяллар - Ачык Университет | VK ВидеоАчык Университет — 4 видео. Смотрите онлайн VK Видео
Ачык Университет
14 May, 12:51edited
Иртәгә Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) узачак лекторийга чакырабыз!🙂Икътисад һәм мәдәният: чынбарлык һәм хыяллар ПРОГРАММА: 11:00 Заманча татар мәдәниятендә милли тәңгәллек 👩🦰Гөлназ Бәдретдин сәнгать белгече, «Печән базары» фестиваленә нигез салучы 12:00 Татарлык һәм упкын: милләт вә миллияткә бер караш 🧑🦰Илдар Шәфыйков, бәйсез тикшерүче, үзэшчән 13:00 Татар музыкасын ничек үзгәрткәннәр һәм тәкъдим иткәннәр: 1970-2020 нче еллар тәҗрибәсе 🧑🦰Рәдиф Кашапов, «Реальное время» интернет-газетасының баш мөхәррир урынбасары, «Yummy Music» лейблының креатив директоры 14:00 Дискуссия. Татар кешесе базарда: сатып алучы нәрсә өчен түли? Катнашалар: Илдар Әюпов, Гөлназ Бәдретдин, Резедә Әгълиуллова, Регина Ягъфәрова. Модератор — Рәдиф Кашапов.Кайчан һәм
Ачык Университет
30 Jan, 16:00
forwarded from @yaz_tatar
💙 «Фәттах фест» фестиваленә чакырабыз! 💙7 февраль көнне Татарстан Язучылар берлегендә язучы Нурихан Фәттах истәлегенә багышланган «Фәттах фест» фестивале узачак.Чара әдәбият, кино, музыка, тарих һәм заманча татар мәдәнияте белән кызыксынучы яшьләр өчен оештырыла. Аның максаты - яшьләрне татар әдәбияты, Нурихан Фәттах иҗаты, татар тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру.🤩Кайчан: 7 февраль, 10:00–21:00 🤩Кайда: Татарстан Язучылар берлеге, Казан, Мөштәри ур., 14🤩 Керү ирекле ТЕРКӘЛҮ/РЕГИСТРАЦИЯ@yaz_tatar
Ачык Университет
23 Jan, 13:49
forwarded from @tatforum
Татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) тапшыру өчен гариза бирүгә 8 көн калды!11нче сыйныф укучылары татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) тапшыра ала. Имтиханга 2026 елның 1 февраленә кадәр сыйныф җитәкчесе аша язылырга мөмкин.Интертат язуынча, 2025 уку елында татар теленнән Бердәм республика имтиханын 32 укучы тапшырган. Аларның күбесе (19 укучы) Казан мәктәпләреннән. Шулай ук Яр Чаллы, Түбән Кама, Биектау, Кайбыч, Мөслим, Актаныш, Әтнә, Чистай һәм Бөгелмә районнарыннан укучылар бар.2024 елда татар теленнән бердәм республика имтиханын нибары 7 укучы тапшырган. Азмы-күпме үсеш булса да, Татарстанда 11 сыйныфны тәмамлаучылар саны белән чагыштырганда, бу — аяныч күренеш.ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстан мәктәпләрен 2025 елда 15 060 укучы тәмамлаган.
Ачык Университет
20 Jan, 08:01
⚡️«Шанлы татар музыкасы» дип исемләнгән яңа онлайн курс тәкъдим итәбез!⚡️Татар музыкасы – күп гасырлар дәвамында шомартылган традицияләрдән тупланган хәзинә ул. Бүгенге көндә аның бихисап күп төрләре мәгълүм. Борынгы музыкадан килгән кагыйдәләр төрле заман әсәрләре аша бүгенге көнгә кадәр үрелеп бара. Курста Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы мәдәнияте, милли музыка кораллары, җырлау сәнгате, заманча музыка һәм татар музыкаль сәнгатенең башка күп яклары турында сөйләнәчәк.👤Лектор: композитор, музыка белгече, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы Фәрһад БәхтияриКурсны тыңларга👇 VK Video RUTUBE
Ачык Университет
11 Jan, 14:29
forwarded from @tatarinformtatar
Муса Бигиевның 150 еллыгына багышлап Казанда экскурсия үткәрелдеhttps://tatar-inform.tatar/news/musa-bigievnyn-150-ellygyna-bagyslap-kazanda-ekskursiya-utkarelde-5917066
Ачык Университет
10 Jan, 17:08
forwarded from @islammuseum
Сегодня наш музей стал частью маршрута мероприятия «По казанским следам Мусы Бигиева», организованного Национальным музеем РТ и «Ачык университет».Поскольку сейчас у нас проходит выставка «С надеждой на Божественное милосердие», посвящённая 150-летию великого богослова, мы с радостью приняли гостей и провели для них экскурсию по экспозиции.Участники увидели личные вещи Мусы Бигиева, архивные документы, фотографии и прижизненные издания его трудов. Особый интерес вызвала визитная карточка, на обороте которой мыслитель написал предложение руки и сердца своей будущей супруге — Асьме Камаловой.Благодарим Национальный музей РТ, «Ачык университет» и всех гостей за возможность стать частью этого важного события!Выставка продлится до 31 марта — ждём каждого, кто хочет ближе познакомиться с наследием Мусы Бигиева!
Ачык Университет
8 Jan, 08:35edited
Муса Бигиев ислам дөньясында һаман да бәхәсле шәхес булып кала. Сәяхәттә без аның турында гына сөйләшербез дип уйламагыз. Бәхәсле фактларны читкә куеп, аның тормышы һәм эшчәнлеге аркылы халкыбызның интеллектуаль мирасы белән дә танышырбыз.Шул исәптән түбәндәге сорауларга да җавап табарга тырышырбыз:🔴Ислам дөньясында Казан элек нәрсә белән дан тоткан? 🔴Муса Бигиевның хезмәтләре хәзер дә актуальме? 🔴Казандагы иң данлыклы мәдрәсәдә кемнәр укыган һәм аның белән Муса Бигиев ничек бәйле?📎 Фото Ясалма фәһем ярдәмендә ясалдыЧара турында тулырак
Ачык Университет
7 Jan, 12:14edited
ТР Милли музее һәм Ачык университет «Муса Бигиевның Казандагы эзләреннән» дип аталган сәяхәткә чакыра!🌷Яңа 2026 елны без Муса Бигиевның тууына 150 ел тулуга багышланган махсус сәяхәт белән башлап җибәрергә булдык. Сәяхәттә без галимнең Казан белән бәйле кайбер әһәмиятле урыннарына тукталырбыз һәм ХХ гасыр башындагы татар дини-интеллектуаль тормышы белән танышырбыз.🕌Шулай ук 13:00 сәгатьтә теләүчеләр белән Ислам мәдәнияте музеена Муса Бигиев тормышы һәм мирасына багышланган күргәзмәгә бару да планлаштырыла. Анда Бигиевның тормыш юлына кагылышлы кызыклы фактлар, архив документлары һәм китаплар белән танышырбыз.🗂Кайчан: 10нчы гыйнвар (шимбә) көнне 11:00 сәгатьтә 🔍Очрашу урыны: Габдулла Тукай музее янында (Г. Тукай урамы, 74)
Ачык Университет
22 Dec 2025, 10:53
forwarded from @tatbookhouse
Бүген татар әдәбиятының классик язучысы Шәриф Камалны искә алу көне.Язучы 1942 елның 22 декабрендә Казанның Островский урамы, 15 нче йортында урнашкан фатирында вафат була.Шәриф Камалның кызыклы тормыш юлы турында сез көн саен музеебызда уза торган экскурсияләрдә белә аласыз. «Ачык университет» өчен әзерләнгән видеолекциядән исә Ш.Камалның татар мәдәнияте тарихында урынын күзалларга мөмкин.📆 Сегодня день памяти классика татарской литературы Шарифа Камала. Писатель скончался 22 декабря 1942 года. Ему было всего 58 лет.О жизни и творчестве писателя мы рассказываем ежедневно: приходите на наши обзорные экскурсии. А еще вы можете послушать запись лекции Айдара Шайхина в ЦСК «Смена» о том, как Шариф Камал создавал татарский соцреализм.
Ачык Университет
16 Dec 2025, 12:22
«Шүрәле — урман хуҗасы: фольклор, фән һәм хыял чигендә» дип аталган лекция-әңгәмәгә чакырабыз!Шүрәле чынлыкта кем ул? Куркыныч затмы, мифик образмы, әллә халык хыялыннан туган символ гынамы? Бу сорауларга җавапны Камал театры уздырачак лекция-әңгәмәдә табарсыз!🔣Шүрәле образының килеп чыгышы һәм аның татар мәдәниятендәге урыны 🔣Фольклорның фәнгә һәм иҗатка йогынтысы 🔣Ни өчен бу образ бүген дә язучыларны һәм рәссамнарны илһамландыра?Катнашучыларны лектор белән турыдан-туры аралашу, кызыклы фикер алышулар һәм фольклор дөньясына тирән сәяхәт көтә.🗓 18 декабрь, 19:00 📍 Камера залы 🧑🦰 Лектор: Галимҗан Гыйльманов — язучы, шагыйрь, әдәбият белгече, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесеЛекция Резеда Гобәеваның Сәлимә Әминова һәм
Ачык Университет
9 Dec 2025, 19:47
Дуслар, ПЕЧӘН БАЗАРЫ кысаларында узачак лекцияләргә чакырабыз!🚩13 ДЕКАБРЬ 13:00.Татар халкының традицион кышкы уеннары һәм күңел ачулары 👩🦰Лектор: Фәнзилә Җәүһәрова — баш фольклорчы, «Татар ядкәрләре» проекты авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Теркәлү: https://wfty.timepad.ru/event/3714341/15:00.Совет бистәсе Иске Татар бистәсенең тарихы 1917 елдан соң да дәвам итә: үзгәрә, яңара, шаккатыра. Югалтулар, табышлар, индустриализация, күп катлы йортлар, мәчетләр язмышы һәм яңа шәһәр коды — лекциябез нәкъ менә шул хакта булачак. 🧑🦰 Лектор: Рәдиф Кашапов — «Реальное время» интернет-гәзите баш мөхәррире урынбасары, режиссер, төбәк тарихын өйрәнүче. Теркәлү: https://wfty.timepad.ru/event/3714355/🚩14 ДЕКАБРЬ 16:00.Совет чорында татарлар
Ачык Университет
8 Dec 2025, 07:09
«Каюм Насыйри хезмәтләре» онлайн-курсын тәкъдим итәбез!📒Әлеге курс XIX йөзнең күренекле тел галиме, тарихчысы, тәрҗемәчесе, язучысы, фольклорчысы Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйровның күпкырлы мирасын өйрәнүгә багышланган. Лекцияләр галимнең тарих һәм этнография өлкәсендәге эшчәнлеген, туган авылы белән элемтәләрен һәм көнкүреш мәгълүматларын җыю үзенчәлекләрен ача.🤩Курс Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиалы Каюм Насыйри музее белән берлектә әзерләнде.🤩RUTUBE 🤩VK ВИДЕОТехник сәбәпләр аркасында Ачык университетның сайтына һәм YouTube каналына дәресләр соңрак урнаштырылачак.
Ачык Университет
7 Dec 2025, 12:19
Дуслар, бездә шәп яңалык! 📒Инде иртәгә «Ачык университет»ның социаль челтәрләрендә «Каюм Насыйри хезмәтләре» дип аталган онлайн-курс дөнья күрәчәк!✨📹Курс XIX йөзнең күренекле тел галиме, тарихчысы, тәрҗемәчесе, язучысы, фольклорчысы Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйровның күпкырлы мирасын өйрәнүгә багышланган.📚Дәресләр Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиалы Каюм Насыйри музее белән берлектә әзерләнде!Яңа курсны беренчеләрдән булып күрәсең килсә, безнең социаль челтәрләрне күзәтеп бар! ❤️
Ачык Университет
18 Nov 2025, 13:00
forwarded from @kamalteatr
Камал театры чираттагы премьерасына әзерләнә. 28, 29, 30 ноябрь көннәрендә Зур залда "Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт" музыкаль драмасы тәкъдим ителә.✔️Шул уңайдан Камал театры һәм тарих фәннәре докторы Лилия Габдрәфыйкова «Үзгәреш заманы һәм татар яшәеше» дип аталган әңгәмәгә чакыра.🔵Татар психологиясенә тарихи сәяхәт 🔵Яңарышка омтылабызмы, әллә традицияләрне саклыйбызмы? 🔵«Шайтан әйберләрен» ияләштерү 🔵Кем ул тәрәккыйпәрвәр татар? 🔵Фотография татар тормышын ничек үзгәрткән?22 ноябрь, 16:00, Кече залСпектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев; Композитор - Эльмир Низамов; Рәссам - Геннадий Скоморохов; Дирижер - Данияр Соколов
Ачык Университет
5 Nov 2025, 08:17
Ниһаять! «Татарча журналистика» курсын тәкъдим итәбез! ⚡️Әлеге курс, исеменнән аңлашылганча, татар журналистикасы белән кызыксынучылар һәм шул өлкәдә эшләүчеләр өчен әзерләнде. Бу курста журналистика жанрлары, бигрәк тә интервью язу осталыгы, медиада актуаль форматлар һәм тенденцияләр, татар журналистикасында спорт, мәдәният, җәмгыятьтәге феноменнар темасы яктырлышы һәм башка кызыклы темалар күтәрелде. Шуңа күрә әлеге курс үзен журналистикада сынарга теләгән студентлар, хәзерге көндә үз юлын тапкан журналистлар һәм медиаконтент кулланучы аудитория өчен файдалы булачак.Курсның кураторы: «Идел» журналы журналисты Рәфидә Галимҗанова👇🏻 КУРСНЫ ТЫҢЛАРГА 👇🏻📌RUTUBE 📌VK ВИДЕОТехник сәбәпләр аркасында Ачык университетның сайтына һәм YouTube каналына дәресләр соңрак урнаштырылачак.
Ачык Университет
1 Nov 2025, 13:22
forwarded from @kamalteatr
🔖Кадерле тамашачылар! "Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт" спектаклендә вакыйгалар XX гасыр башында бара. Спектакльне тагын да яхшырак аңлар өчен, сезгә әлеге лекциягә килергә тәкъдим итәбез. 22 ноябрь 16:00, камерный зал Тема: Үзгәреш заманы һәм татар яшәеше (XIX гасыр ахыры -XX гасыр башы) Спикер: Лилия Габдрафикова, тарих фәннәре докторы, "Татар-йорт" телеграм-каналы @tatar_gabdrafikova авторы🔖Дорогие зрители! 22 ноября в 16.00 приглашаем в Камерный зал на лекцию Лилии Габдрафиковой "Эпоха перемен и татарская повседневность (конец XIX - начало XX века)".▶️Лекция состоится в рамках премьеры спектакля "Джаудат и Зубаржат" Ильгиза Зайниева.Лекция пройдет на татарском языке📌Купить билет
Ачык Университет
18 Oct 2025, 14:28
forwarded from @nasiyri
🤩АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ - Бөтендөнья татар яшьләре форумының проекты. Ачык университет - татар телле онлайн белем бирү платфомасы.Бүген Татар китабы йортында чираттагы лекцияләрдән backstage төшердек. Каюм Насыйрига багышланган лекцияләр курсы тиздән Ачык университет платформасында булачак.
Ачык Университет
14 Oct 2025, 12:08
forwarded from @dulqin_media
Сәлам, дуслар! Озакка сузылган тынлыктан соң, без кабат сезнең белән. Хәзер бу гади генә блог түгел, ә чит илләргә күченгән татарларга багышланган медиа. Алар яңа урынга ничек ияләшкәннәр? Үз мәдәниятләрен һәм телләрен ничек саклыйлар? Уңышлары, очраткан авырлыклары һәм шатлыклары турында язачакбыз.🌊 Безнең максат - татар диаспорасының төрлелеген күрсәтү, яңа гына күченүчеләрне рухландыру, аларга ярдәм итү, һәм бөтен дөнья буенча татарлар арасындагы элемтәне ныгыту. Безгә кушылыгыз, һичшиксез, кызык булачак!Сәлам, дуслар! После долгой паузы наш блог возвращается, чтобы задышать новой жизнью. Теперь мы целая медиа-вселенная, посвященная историям татар, разлетевшихся по всему миру! Здесь будем делиться историями их адаптации, успехах и неудачах, трудностях и радостях. Вы узнаете, как они обустраиваются на новом месте, сохраняют свою культуру и язык, и
Ачык Университет
8 Oct 2025, 08:59
forwarded from @nasiyri
🤩Тиздән…Олуг галимебез, мәгърифәтчебезнең фәнни хезмәтләренә, аның яшәешенә багышланган онлайн-лекцияләр курсы төшерүе башланды!Татфорумның "Ачык университет" проекты белән Каюм Насыйри музее берлектә проект башланып китте. Каюм Насыйриның тирән эчтәлекле фәнни хезмәтләрен яңа яктан карап, аларның хәзерге көндә кайда һәм ничек сакланганнарын беләчәксез.Яңалыкларны карап барыгыз🔣 🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩 Совсем скоро совместно с проектом Форума татарской молодёжи «Ачык университет» начнётся курс, посвящённый просветителю Каюму Насыри!Следите за новостями, чтобы
Related Channels
Other channels in the same section of the catalogue.
