gram news
Хәдис фәннәре channel avatar

Хәдис фәннәре

@usulhadis

Татар телендә хәдисләр: https://t.me/tathadisler Сораулар: @Hadistlgrbot

ProjectsKK

330subscribers

Open the Channel

Latest posts

  • Хәдис фәннәре

    6 Apr 2024, 11:22

    Мөхәммәднәҗип Түнтәри хәзрәтләренең хәдис фәннәре буенча хезмәте хакында мәгълүматhttps://t.me/usulhadis
  • Хәдис фәннәре

    3 Apr 2024, 05:13edited

    Озон Вайлберис Казань экспресс Рамазаннан соң бу китапны укыячакбыз, ин шә Аллаһ. Китапның авторы хакында монда язылган идеhttps://t.me/usulhadis
    2,510141Open in Telegram
  • Хәдис фәннәре

    31 Mar 2024, 10:59

    Китабы хакында мәгълүмат соңрак җибәреләчәк, ин шә Аллаһ
  • Хәдис фәннәре

    31 Mar 2024, 10:58edited

    Ә хәзергә олуг галимебезнең тормыш юлын укып, дәрескә әзерләнә торырга чакырамhttps://t.me/usulhadis
    93483Open in Telegram
  • Хәдис фәннәре

    31 Mar 2024, 10:52

    Аллаһы Тәгалә насыйб итсә, Рамазаннан соң татар галимебез хәдис фәне буенча гарәп телендә язган хезмәтне тәрҗемә итеп, аңлатырбыз
    913522Open in Telegram
  • Хәдис фәннәре

    13 Mar 2024, 07:22

  • Хәдис фәннәре

    13 Mar 2024, 06:02

  • Хәдис фәннәре

    12 Mar 2024, 06:02

    Мәсәлән, гарәпчә китапларда "Раҗәб – (орлык) чәчү ае, шәгъбән – су сибү, ә рамазан – уңыш җыю ае" сүзе Әбү Бәкр әл-Уаррак исемле бер галимнең сүзләре буларак искә алына. Бу бер киңәш - Рамазан аена алдан әзерләнегез, күбрәк гыйбадәтләр кыла башлагыз, үзегезне күнектерегез, Рамазанда шул тырышлыгыгызның җимешләрен күрерсез, гыйбадәт кылу җиңелерәк булыр. Моны киңәш буларак кабул итеп, гамәл итәргә ярый иде дә, татарлар арасында хәдис буларак тарала башлагач, бу киңәш буенча гамәл итәргә дә ярамый башлады мы? Юк, әлбәттә. Мәүдуг хәдис - Пәйгамбәребез ﷺ әйтте дип әйтү рөхсәт ителми, ә эчтәлеге динебезгә туры килә икән, ник гамәл аның буенча киңәш буларак гамәл итү тыелган булсын? #мәүдуг #хәдис_түгел
    88992Open in Telegram
  • Хәдис фәннәре

    12 Mar 2024, 06:02

    Мәүдуг хәдис белән гамәл итү рөхсәт ителә ме? Кайбер очракта берәр кешенең хикмәтле сүзләрен, кыска һәм мәгънәле җөмләләрен кайбер кешеләр, ялгышлык белән, хәдис буларак сөйли башлыйлар, хәтта кайбер китапларга хәдис булып керә. Динебезнең саклануын Аллаһы Тәгалә Үз өстенә алганы өчен, Аның рәхмәте белән, Ислам галимнәре бу сүзләрне хәдис итеп сөйләү дөрес түгел дип китаплар язалар, һәм бу сүзләрне мәүдүг дип атыйлар. Шуның өчен, берәр сүзнең #мәүдуг булуы, #хәдис_түгел икәнлеге - бу сүзне Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ әйтте дип сөйләү дөрес түгеллеген генә аңлата. Ә эчендәге мәгънәсе белән гамәл итү дөрес.
  • Хәдис фәннәре

    12 Mar 2024, 06:01

    Хәдис фәннәрендә (голуме-л-хәдис, мусталах) бу төр сүзләр хәдис дип аталса да, хакыйкатьтә алар хәдис түгел. Аларны тапшыручы кеше бу сүзләрне хәдис дип санаганы өчен генә хәдис дип аталалар. #мәүдуг #хәдис_түгел
  • Хәдис фәннәре

    12 Mar 2024, 06:01

    Мәүдуг хәдис - ул ялганчы кешенең Ислам диненә каршы килгән бер хәдисне тапшыруы. Галимнәр фикеренчә, хәдиснең мәүдуг булып саналуы өчен ике шарт кирәк: хәдис чылбырында ялганчы булуы, һәм хәдиснең Ислам диненә каршы килүе. Мондый хәдисне сөйләү, тарату мәгәр бер шарт белән генә рөхсәт ителә: ялган булганын сөйләү өчен. Башка очракта мондый хәдисне башкаларга сөйләү, аны язу рөхсәт ителми. #мәүдуг #хәдис_түгел
  • Хәдис фәннәре

    12 Mar 2024, 06:00

  • Хәдис фәннәре

    11 Mar 2024, 06:01

    Хәдисне бер генә кеше тапшырса, һәм тапшыручының ышанычсызлыгы, зәгыйф булуында галимнәр бердәм фикердә булсалар, хәдис мәтрүк булып санала. Кешеләр арасында ялган сөйләгән, зур гөнаһ яки кечкенә гөнаһларны дәвамлы эшләгән кешенең, яки артык күп хаталар ясаганның хәдисләре мәтрук була.
  • Хәдис фәннәре

    11 Mar 2024, 06:00

  • Хәдис фәннәре

    8 Mar 2024, 06:01

    Хәдисне бер генә кеше тапшырса, әмма тапшыручының ышанычлылыгы бары тик аның сүзләреннән генә хәдисне кабул итү өчен җитмәсә, хәдис мүнкәр булып санала. Башка сүзләр белән әйткәндә, зәгыйф тапшыручының ышанычлыракка каршы килүче хәдисне тапшыруы.
  • Хәдис фәннәре

    8 Mar 2024, 06:00

  • Хәдис фәннәре

    7 Mar 2024, 06:02

    әл-Мүэтәлиф вә-л-мөхтәлиф - язылышы белән бөртөрле булып, сүзнең укылышы төрле булган исемнәрне өйрәнә торган хәдис фәннәренең бер тармагы. Бу гарәп хәрефләре белән язылган исемнәрнең үзенчәлеге булып тора, чөнки хәрефләргә хәрәкәләр дә куела, ә бу сүзнең төрлечәукыла алуына сәбәпче була. Мәсәлән, سليم сүзе "Сәлим" яки "Сүләйм" дип укылу ихтималы бар. Һәм тапшыручының исеме кайсы икәнен билгеләү зарури.
    74442Open in Telegram
  • Хәдис фәннәре

    7 Mar 2024, 06:00

  • Хәдис фәннәре

    6 Mar 2024, 06:01

    әл-Мүттәфыйк вә-л-мүфтәрыйк - әйтелеше һәм язылышы ягыннан бертөрле булган кеше исемнәрен (адаш исемнәрне) өйрәнә торган хәдис фәннәренең бер тармагы. Мөхәддисләргә моны өйрәнү бик зарур, чөнки кайвакыт берүк исемле ике төрле тапшыручыны бер кеше дип санарга мөмкин.
    49452Open in Telegram
  • Хәдис фәннәре

    6 Mar 2024, 06:00