gram news
ык channel avatar

ык

@yqelga

ясалма интегү ләхете элемтә: @yqelga_bot

ProjectsKK

409subscribers

Open the Channel

Latest posts

  • ык

    18 Sept, 15:25

    Гаяз Исхакыйның Кытай Маньчжуриядәге Чәңчүңнән (җапон идарәсе) Харбинга ("ак" урыслар идарәсе) паспортсыз сәяхәте вә кайбер хисләре харитасы. Конференциягә доклад әзерлим.
    116211Open in Telegram
  • ык

    15 Sept, 17:11edited

    Гаяз Исхакыйның Кытай Маньчжуриядәге Чәңчүңнән (җапон идарәсе) Харбинга ("ак" урыслар идарәсе) паспортсыз сәяхәте вә кайбер хисләре харитасы. Конференциягә доклад әзерлим.
  • ык

    30 Aug, 18:48

    Татарстан җөмһүриятенең суверенитет көне котлы булсын, кардәшләр ❤️
  • ык

    27 Aug, 21:46edited

    госманлы басма телен укый торган бик яхшы нейромодель тәрбияләп бетердем. хәреф хатасы CER: 3-12%, гәҗиткә карап.нигезе (CV+RNN) кечкенә генә, өй санагына җайлы куеп була, зур бер битне (200гә якын юл) 40-50 секундта укый дүртенче макминида!өстәмә буларак махсус тәрбияләнгән LLM адаптер өлеше бар, аның белән тагын да яхшырак укый (CER: 2-10%). аны да өйдә куеп була (мак өчен тикшердем), ләкин уку вакыты озыная: 47 сек. урынына 442 секундка әйләнә. серверга куйсаң күпкә тизрәк, тулаем уку вакыты 2 тапкыр гына арта.тиздән шул ук ысуллар белән иске татарча имляны укый торган модельны ясыячакмын.бөтенесе open source булачак, теләгән кеше куллана алачак. ___ басма дигәндә: чынбарлыкта кулъязма булган авыр литографик басманы да укый, конкрет кулъязмага да килештереп булачак, бераз маташтырып.
  • ык

    10 Aug, 18:05

    forwarded from @x_azia

    Татар бистәсендә банер концепты. 2026.
  • ык

    10 Aug, 18:05

    Нияз остаз гений инде
  • ык

    28 Jul, 16:59

    Башкортстан турында гел бәхәсләшәләр, ләкин гомуми манзара да бер дә шатландырмый. Урыслардан үрнәк алырга кирәк 😏
    43163Open in Telegram
  • ык

    25 Jul, 13:23edited

    беренче татар әдәби телле LLMны ясадык — TATlit. нульдән, башка модельга таянмаган, телнең морфологиясен күздә тоткан чи татарча модель. кардәш казах башкорт кыргызларның датасетларын бераз кулландык, аларга рәхмәт яусын күп иттереп. әнгәмә кору мөмкинчелеге әлегә юк, аның өчен аерым рәвештә тәрбияли башладым. яңа тест ясадым, беренче җаваплары мондый чукынчыкның:И: Син роботмы, әллә кешеме? TATlit : Мин — робот.И: Татар мәдәнияте өчен иң мөһим әйбер нәрсә? TATlit: Иң мөһиме – ул татар теле.И: Син татарчадан башка тел беләсеңме? TATlit: Юк, белмим.И: Кояш кайдан чыга? TATlit: Җирдән.И: Филләр оча аламы? TATlit: Юк.И: Иртәгә яңгыр явармы? TATlit: Җылы, кояшлы көн булыр.
    huggingface.coyasalma/TATlit · Hugging FaceWe’re on a journey to advance and democratize artificial intelligence through open source and open science.
    1,7901811Open in Telegram
  • ык

    15 Jul, 16:21edited

    кайбер миңгерәүләр хаман "татар теле чәчәк ата, әнә күпме пыраект бар, грантлар, чәкчәкөчпочмаккыстыбый" ди. дуслар, пыраект булуы — телнең бетүенә иң зур дәлил. чәчәк атучы телгә пыраект кирәк түгел, ул уңай шартларда — ысул, максат түгел.әгәр кайсыдыр (элек татарча сөйләшелә торган) шәһәрдә/авылда ТАТАРЧА СӨЙЛӘШҮ КЛУБЫ ачыла икән — димәк анда татар теле үлемгә таба чаптыр-чоптыр җөгерә. ие — кызганычка каршы. ләкин диагноз куймыйча дәвалаү мөмкин түгел.ә дәүләт хаман халык акчасына/тире/каны хакына ясалган архивларны (китап/ТВ/радио/кино һ.б.) киң җәмәгатьчелеккә интернетка чыгармый.
    1,1301811Open in Telegram
  • ык

    25 Jun, 14:50edited

    монда да ❤️ куяр өчен бераз бустларга кирәк, бай пыремиум дусларым! https://t.me/boost/yqelgaапдейт: булды, куеп була!
    TelegramыкBoost this channel to help it unlock additional features.
  • ык

    25 Jun, 14:46edited

    вот так теперь выглядит в строке меню / и когда около курсора языки выходят, тоже так показывает, просто кайф!
  • ык

    25 Jun, 14:44edited

    TatPC_4mac.bundle.zip
  • ык

    23 Jun, 17:27

    2026 футбол дөнья чымпейанатында тарихта беренче тапкыр (барлыгы 48дән) ике төрки халык такымы уйный — төрекләр һәм үзбәкләр. моңынчы төрекләр ике тапкыр узганнар иде, 1954 вә 2002дә (3нче урын).
    42342Open in Telegram
  • ык

    18 Jun, 13:57

    Тагын бер татар гәзите ябыла ахры… киләсе ел каталогында Юлдаш гәзите юк.
  • ык

    28 May, 14:05

    матур афиша ясаганнар. алай-болай 2нче июнь Парижда булсагыз, килегез!"Аталык" — Илшатның чит илгә күченгәннән соң әтисен, тамырларын һәм үзен эзләве турында язган документаль пьеса. Француз бюрократиясе белән язышмалардан, әни, әби, апаларының татарча тавышларыннан, хатыны, уллары белән сөйләшүләрдән һәм үткәнне "терелткән" санлы омтылышлардан өч телле (татарча, русча, французча) хәтер монтажы туа. Шәхси тарих анда сүзләр, география һәм буыннар аша үсеп чыга.
    741122Open in Telegram
  • ык

    19 May, 11:36edited

    пьесам өчен татарча укый торган хатын-кыз табарга авыр булып чыкты Парижда. кемдер шәһәрдә булмый, кемдер кыенсына. ярый мәйтәм мин бу ЯИне маташтырам ич, шуннан укытыйм, әни/әби тавыш клоннарын ясап. ярыйсы гына чыга, охшаш. берничә кызык момент: 1) кайбер сүзләр өчен каты "к, г" өчен башкорт "ҡ, ғ" хәрефләрен куллану ярдәм итә 2) "а"ны кайчак "о" буларак язу әйбәтрәк, мәсәлән, "Амин" сүзендә. 3) яздырылган тавыш нинди хис белән яздырылган булса, клонга да шул чагыла. 4) ни хәтле чиста яздырылган булса, шуның кадәр оригиналга якынрак чыга.
  • ык

    2 May, 16:07

    татар сөйләме синтезы өчен беренче ясалма интеллект моделемне өйрәтәм
    5481863Open in Telegram
  • ык

    30 Apr, 15:49edited

    Татарский добавили в DeepL https://www.deepl.com/en/translator (Оригинал: Я сегодня проснулся в прекрасном настроении, но, несмотря на это, мироздание сделало все возможное, чтобы к вечеру я был в состоянии побитой собаки.) Перевод от DeepL: Мин бүген иртән
    698105Open in Telegram
  • ык

    29 Apr, 20:03

    логотипны татарчага "логотип", "фирма билгесе/тамгасы" я "сәүдә тамгасы" дип тәрҗемә итәләр. "тамга" дөрес, шәп, ләкин "лого" — ул "логос"тан, ягъни "сүз"дән. иң ямьлесе һәм чыганак мәгънәсенә якыны "тамга-сүз" була, минемчә. "сүз-тамга" дип тә әйтеп була
    TelegramYasalmaяңа тамга-сүзебез ⢡⣈⡤⡄⡠⢉⠉⠍⣠
    398321Open in Telegram
  • ык

    23 Apr, 16:39edited

    логотипны татарчага "логотип", "фирма билгесе/тамгасы" я "сәүдә тамгасы" дип тәрҗемә итәләр. "тамга" дөрес, шәп, ләкин "лого" — ул "логос"тан, ягъни "сүз"дән. иң ямьлесе һәм чыганак мәгънәсенә якыны "тамга-сүз" була, минемчә. "сүз-тамга" дип тә әйтеп була, ләкин безнең телебез рәттән ике тартык аваз ошатмый, ритмы да юнәлеш килешендәге сүз шикелле.
    54395Open in Telegram